поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.02.2021 Шоу-бизнес

Айдар һәм халык. Яки бер мәхәббәт тарихы

Бу мәхәббәт тарихы моннан өч дистә ел чамасы элек языла башлады. Мөлаем генә елмаеп сәхнәгә килеп чыккан яшь егетнең махсус музыкаль белеме дә, исеме дә, репертуары да юк иде. Сәнгать белгечләре, танылган җырчылар аның сәхнәдәге гомере озын булырына шик белән карады.

Вокал мөмкинлекләренә ышанып җитмәделәр бугай. “Тавышы куелмаган” диештеләр. Ләкин халыкка аның тавышының куелганлыгы-куелмаганлыгы мөһим түгел иде. Гади кеше ул төшенчәнең мәгънәсен дә аңламый бит инде. Ул бары тик ишетә, тоя.
 
“Тыйнак малай”
 
Йомшак ягымлы тавышы, үзенә генә хас моңы белән яшь Айдар көтмәгәндә эстрадага килеп чыкты да, беренче җырлары белән үк күңелләргә тирән үтеп керде. Җырлары белән иркәләде, юатты, сагышландырды... Өстәвенә, сәхнәдә ул үзен бик тәртипле, тыйнак тотты. Һәм бу тамашачы алдына киеп чыга торган костюм кебек махсус булдырылган имидж кына түгел иде. Ихласлык аның табигатеннән киләдер. Юкса, бер булмаса, бер концерт тәмамлануга йөзе сытылыр, автограф алырга тезелеп торган тамашачы янына чыкмый калыр өчен “арыр” яки “авырыр” иде. Шул авылча гадилеге өчен дә яратты халык аны. Якын итеп “үзебезнең Айдар” диде.
 
- Дөресен әйткәндә, сәхнәгә ничек килеп чыкканымны үзем дә аңламый калган идем мин, - дип елмая җырчы. -Хобби дип кенә кабул иткәнмендер. Үзем студент, үзем җырлап йөрим. Халык кабул итә, концертларга килә - миңа шул җитә кебек тоелды. Шулай бер-ике ел йөрермен дә, эшли башлармын дип уйлаган идем. Ә юк. Бу язмыш кушкан эш булып чыкты.
 
Айдар Галимовның гына түгел, меңнәрнең бәхетенә язмыш шулай хәл иткәндер.
 
Әлбәттә, сәхнәдә кинәт пәйдә булган тыйнак малайдан (урысча әйткәндә “пай-мальчик”тан) тиз ялкырлар дигән фикер дә булды. Кинәт кабынган йолдызлар кинәт сүнүчән була. Тик Айдар Галимов сәнгать күгендә кабызган үз йолдызының озын гомерле икәнен исбатлады.
 
- Ераграк барган саен авыррак икәнен аңлыйсың. Үрләр яулау – бер эш, шул үрләрдә кала белү – икенче. Еллар үткән саен без үзгәрәбез, тамашачы үзгәрә, тәлапләр, кыйммәтләр үзгәрә. Күп инде ул төрле факторлар. Иң авыры - үз-үзең булып калуыдыр. Ләкин бирешкән юк әле. Аллага шөкер, - ди җырчы.
 
Чыннан да бирешми ул. Инде “азрак җырлыйм да, эшли башлыйм” дип йөргән бер мәшәкатьсез егет түгел, фәлән еллар үз студиясен җитәкләүче, зур-зур гастрольләр оештыручы артист булса да, ихласлыгын саклап кала алган. Шул ук “Өмет”тә 18 ел элек популярлыгы әкияттәге кебек ай үсәсен көн үскән яшь башкаручыдан: “Сезгә “йолдыз чире” янамыймы?”- дип сораганнар.  Ул: “Ачык итеп әйтә алам: мин беркайчан да андый чир белән авырмаячакмын, чөнки яшьтән авылда үстем, анда тәрбияләндем. Әле дә авылга гел кайтып торам. Кешеләр белән аралашып, печән, утын әзерләп киләм. Минем башкалардан бер артык әйберем дә юк”, - дип җаваплаган. Шунысы кызык, ул чакта аның чыннан да бер артык җире дә булмаган. Ә хәзер рекламага да мотаҗ түгел исеме бар, тик чир йокмаган.
 
Мәхәббәтле Айдар
 
Аңардан соң сәхнәдә дистәләгән яңа йолдыз кабынды. Әмма халык Айдарны элеккечә ярата. “Халык” дип әйтүем дә юкка түгел. Һәр җырчының үз аудиториясе була. Берәүләрне яшьләр тыңлый, икенчеләрне өлкәннәр якын күрә. Ләкин бик сирәкләрне генә яше-карты, ир-егетләре һәм хатын-кызлары бертигез яратып кабул итә.
 
- Мин моңа бик сөенәм һәм бәхет икәнен аңлыйм, кадерлим. Бу безнең өчен зур стимул. Дөрес аңлагыз, ул ярарга тырышудан килеп чыккан әйбер түгел. Төрле чаклар буладыр инде ул. Кайбер репертуар белән бәлки өлкәннәрне читләштергәнбездер, кайберсе белән яшьләрдән ераклашканбыздыр. Бу дөньяда барысына да ярап булмый. Шулай да тырышырга кирәк. Беренчедән, концертка килгән һәр кешене яратырга кирәк. Яшь кызларны гына яратып, егетләрне читләтергә, апаларны хөрмәт итеп, абыйларны онытырга ярамый. Балалар турында әйтеп торасы да юк. Алар алдында ясалма кыланып булмый. Ихласлыкны тоялар кечкенәләр, - ди Айдар Галимов.
 
Хәер, әлеге язманы укып утырганнар арасында да “Барысы да ярата, имеш, мин яратмыйм, мәсәлән” дигән кешеләр очрар. Бу Айдарны башка җырчылардан аерып торган тагын бер кызыклы үзенчәлек. Аны я яраталар, я яратмыйлар. Урталыкта калучылар - битарафлар юк диярлек. 
 
- Бик кызык булыр иде ул мине барысы да яратса. Бу үзе үк битарафлыкка китерер иде, мөгаен. Яратмыйлар икән алар барыбер минем иҗатым, поступокларым белән кызыксынып торалар дигән сүз бит. Миңа җырчы гына итеп карамауларыннан киләдер ул. Җырлап кына йөрелмәгән бит. Нәрсәләрдер эшләнгән, нәрсәләрдер эшләнми калган. Күп җирләргә барылган, интервьюлар бирелгән, сүзләр әйтелгән... Берәүләргә ошый, икенчеләргә ошамый. Юктан гына барлыкка килгән күренеш түгел, моңа да еллар аша килергә кирәктер. Һәм шулай булсын инде ул.  Яратмасалар яратмасыннар, битараф кына булмасыннар.
 
Сәхнә осталарының бар тормышы кеше күз алдында үтә шул. Айдар турында да нинди генә сүзләр сөйләнмәде дә, нинди генә гайбәтләр таралмады. Танылуының икенче көнендә үк “Казанга китә икән... Инде киткән икән” дигәне алар арасында иң “гөнаһсызыдыр”. Милли эстрада йолдызларын “кавыштыру-аеру” исә – тамашачының иң яраткан уены. Әлбәттә, артист халкының үзендә дә гаеп бар. Утсыз төтен чыкмый, дигәндәй. Озак гастрольләр, концертлар, банкетлар аркасында аерылышкан парлар бар. Һәм аларны халыктан яшереп булмый. “Бер чыбыктан куылганнар” дип Айдар турында да гыйшык-мыйшыкка кагылышлы имеш-мимешләрне “мулдан чәчтеләр”.
 
- Гайбәтләр белән яшәргә өйрәндем мин. Алар да минем язмышымның бер кисәге бит. Бөтен һөнәр кешеләре арасында да төрле эшләр бар, төрле кылыклар, уңышлар-уңышсызлыклар, матурлык-ямьсезлек бар. Әмма бөтенесенеке дә күренми. Завод яки фабрикада эшләүче киң аудиториягә кызык түгел. Ә мин барысының да күз алдында. Минем турда уйлап чыгару кызыграк, чөнки мине беләләр. Ләкин мин дә үземне беләм. Шуңа күрә кемнеңдер мине тикшереп бәя бирүенә әһәмият бирмим. Бары тик өй эченә кермәсеннәр, гаиләмә, балаларыма, якыннарыма кыенлык китермәсеннәр. Ә калганын кабул итәм. Әйе, бар иде борчылган чаклар. Аннан аңладым: бөтенесе өчен дә борчыла башласам, йөрәгем җитмәячәк. Хәзер күбесен ишетми тыныч кына үткәрәм.
 
Айдар бай
 
Милли эстрада җырчылары арасында беренчеләрдән булып Айдар Галимов Америкага гастрольләргә барды. Яңа меңъеллыкка аяк басар алдыннан булды бу хәл. Җырчы үзе аны күпертеп зурдан “гастрольләр” дип атамады. Америкадагы татарларның мәдәни ассоцияциясе чакыруы буенча барды ул анда. Иң зур концертын Нью-Йоркта бирде. 10 көн эчендә Вашингтон, Филадельфия, Сан-Франциско, Атлантик-Сити, Арланд, Майами шәһәрләрендә чыгыш ясады. Ә берничә елдан аны Сан-Францискодагы Төрек-татар ассоциациясе җитәкчеләре кунакка чакырды. Америкага икешәр кат сәяхәт кылуы да, әледән-әле машинасын алыштырып торуы да (кечкенәдән техника белән “мәш” килеп үскәч, бер машинада озак йөрергә яратмавын яшерми) Айдар турында тагын бер гайбәт артуына сәбәпче булды. “Бигрәк бай икән” диештеләр... Әлбәттә, җырчының матди хәле зарланырлык түгелдер. Бигрәк тә зарланып утырырга яратмаган, барысына да үз көче, үз тырышлыгы белән ирешергә өйрәнгән гади авыл малае өчен. Олы бер коллектив тота, аларга хезмәт хакы түли, зур чыгымнар таләп иткән концерт программалары әзерли...
 
Рәхмәтле Айдар
 
Гади генә бер уен бар – ассоциация. Бер сүз яки исем атау белән башыңа беренче нинди уй килә, шуны әйтәсең. Тамашачылар арасында уйнатсаң, күпләре “Айдар Галимов” диюгә “Рәхмәт” дияр иде, мөгаен. Татар эстрадасының иң рәхмәтле җырчысы бит ул. Моңа карата мәзәкләр дә сөйлиләр инде, КВН уеннарында, көлке тамашаларында пародия ясасалар, шул рәхмәттән башлыйлар. Әллә ул аның табигатеннән килә, әллә шулай кирәк...
 
- Мин чыннан да рәхмәт әйтергә яратам. Ата-бабаларым шулай өйрәтте. Рәхмәт әйтергә кирәк бу дөньяда. Ни өчен әйтмәскә? Тамашачы концертыма килгән икән, рәхмәт. Ул килмәскә дә мөмкин иде. Әлбәттә, концертны тоташ рәхмәткә әйләндерергә кирәк түгелдер. Ләкин кеше лаек икән, рәхмәтне кызганмаска кирәк. Мин барысына да рәхмәтлемен: әти-әниемә, туганнарыма, якыннарыма, укытучыларыма, мине дус иткәннәргә дә, дошман күргәннәргә дә. Хәтта гайбәтчеләргә дә. Алрның һәркайсы мәктәп. Шул мәктәпне үтәргә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт аларга.
 
Һәм Айдар Галимов!
 
Башкортстанның Миякә районы Олы Кәркәле авылында яшәүче гади шофер һәм укытучы гаиләсендә кечкенә малай туган чакта күктә бәхетле йолдыз кабынгандыр. Ул аны тормыш һәм иҗат юлында озата киләдер. Юкса, белгечләр “төшәр-төшәр” дигәндә үргә менә баруын, онытылыр дигәндә, балкыбрак януын, чәмләнеп иҗат итүен тагын ничек аңлатасың? Хәер, бәлки максат белән хыялны аерып яши белү шундый нәтиҗә бирәдер?
 
- Мин үз алдыма һәрвакыт реаль максатлар куярга тырышам. Хыяллар да тормышчан булырга тиештер. Айга китәм дип хыялланып кына, иртәгә айга менеп булмый бит. Реальрәк хыялланырга кирәк. Ә максатлар бөтенләй реаль булырга тиеш. Әлбәттә, мин моны эшли алмам дип куркып, планкаларны түбән билгеләргә кирәкми. Мине тормышта максатларны югары куярга өйрәттеләр. Тик шул ук вакытта, барыбер тормышка аша ул дип, әллә нинди булмастай нәрсәләр уйлап та яшәргә ярамыйдыр. Психологик китаплар буенча гына яшәп булмый. Аларда бүген уйлыйсың да, иртәгә уең матдиләшеп, шул алдыңа килеп төшә дип язылган да ул. Максатларга ирешер, хыялларны тормышка ашырыр өчен бик күп тир түгәргә кирәк.
 
Хыялларны тормышка ашырыр өчен аз тир түкмәгәндер җырчы. Ләкин ирешкән уңышының дәрәҗәсен саклар өчен тагын бик күп тирен түгәсе бардыр әле.
 
- Айдар Галимов булуы җаваплы, сүз дә юк. Ләкин Галимов Айдар дисәң, нормально. Мин дә гади адәм баласы бит. Башкалардан аерылып әллә кайда йөргән кеше түгел. Үз милләттәшләрем, үз дусларым, үз тамашачыларым арасында яшәп ятам. Алар өчен иҗат итәм.
 
Җаваплы булса гына, мәхәббәтнең гомере озын буладыр ул. Ә Айдар халык яратуына эчкерсез сөюе белән җавап бирде. Димәк, бу мәхәббәт тарихы дәвам итәчәк әле.
Фото: Ачык чыганак.

Эльмира ИБРАГИМОВА
Өмет
№ --- | 24.02.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»