|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2021 Җәмгыять
Фольклорчы галим Фатих Урманчеев белән иртәгә хушлашачакларФольклорчы галим, филология фәннәре докторы (1989), профессор Фатих Урманчеев вафат. «Фатих абыебыз китеп барган. 85 нче яше белән бара иде», дип шалтыраттылар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан. Фатих Урманче соңгы юлга озату иртәгә булачак. Башлангыч мәгълүматларга караганда, мәрхүмне иртәгә көндезге 12дә Себер тракты, 31 А адресы буенча урнашкан йорттан озатачаклар.
Фатих ага 1936 елның 28 маенда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк татар авылында дөньяга килә. 1992 елдан бирле Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.
Фатих Урманченың гыйльми эшчәнлегендә төп урынны халык авыз иҗаты әсәрләре алып тора.
Фатих Урманче — аерым китап булып басылып чыккан уннан артык фәнни монография, көндәлек матбугатта фольклор, тарих, этнография темаларына, әдәби хәрәкәт, мәдәниятнең аерым проблемаларына, язучы-прозаикларның, шагыйрьләрнең иҗатларына, конкрет әсәрләренә, гыйльми хезмәтләргә багышланган ике йөз җитмешкә якын фәнни мәкалә, очерклар, рецензия һ.б. төр язмалар авторы.
--- |
Иң күп укылган
|