поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
  • 08.08 "Беренче мәхәббәт", Тинчурин театры, 18:30
  • 15.08 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18:30
  • 18.08 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры,17:00
  • 20.08 "Назлы кияу" Тинчурин театры,18:30
  • 21.08 "Полиөионер" Тинчурин театры,18:30
  • 22.08 "Алай түгел, болай ул", Тинчурин театры
  • 23.08 "Гомер буе сине көттем" Тинчурин театры, 18:30
  • 25.08 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 27.08 "Хыялый" Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 "Кияу урлау"Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 Кариев театрында-ПРЕМЬЕРА! "Тау битендә Сабантуй". Башлана:18:30
  • 29.08 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры,18:30
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
22.02.2021 Мәдәният

“Яңа татар җыры”: нинди ул?!

Татар җыры турында күп яздык инде без. Галиҗәнап Татар җыры турында Корьән сүрәләре дәрәҗәсендәге әтрафлы сүзне халык язучысы Марсель Галиевтән дә уздырып берәү дә әйтә алмады. Шәмаил сыйфатында һәр өй түренә элеп куярлык соклангыч та, мәгънәле дә ул җөмләләрне кабатлауны көтмәгез.

Җырчы Георгий Ибушев сүзләрен дә күңелдән генә яңартам. Талантлы җырчы җырласа җырны, сүз аша көйнең матурлыгы ачыла, сүз аша көйнең мәгънәсе зурлана дип тә әйткән иде ул. “Җыр кешене бишек җыры белән каршы ала, көчлеләр җанын үлем аша үлемсезлеккә алып чыга”. Бу сүзләр дә аныкы.

“Яңа татар җыры” дип исемләнгән конкурсны йомгаклау алдыннан матбугат конференциясенә җыелган татар җырын сөюче гамьле кешеләр гомумән дә конкурсны оештыру нечкәлекләре турысында сөйләштеләр. Мин үзем генә монда лирик чигенүләрдән тайпыла алмый йөдим. Чөнки затлы “Ривьера”ның 24 нче катында татар җыры турында мәҗлес кору нәзакәтле өслүбтә сөйләшүне шарт итеп куя кебек.

Залга килеп кергән һәр каләм әһле иң әвәле тәрәзә янына килеп баса: “ Менә бу ичмасам, Татар җырына лаек биеклек!”– дип аһ итә.
Биеклектән ачылган манзарадан иксез-чиксез аклык мәйданы ачыла. Ихлас күңелле татар җаны кебек аклык! Әнә анда берәү япан аклык дөньясында сукмак ярып, еракка китеп бара. Татар кешесе гомер бакый юл ярып, каядыр барган да барган бит инде ул. Һәм... үзе белән җырын алган. Кире әйләнеп кайта калса, яңа җыр ияртеп кайткан. Сугышка киткәндә дә гармунын ала киткән бүтән халык баласы бар микән ул! Әнә бит итальяннарның гармуны да татар иленә “тальянка” булып ияреп кайткан.

Җыр хакында сөйләшүгә Италиянең Венеция каласыннан ук кайткан һәм гала-концертта җырлаячак та Рәфис Хөснетдинов бу турыда уйлана микән?! Ул әле бүген Италия кешеләренең безнең инде мәрхүмә Хәмдүнәбез моңыннан, Зөһрә Сәхәбиева аһәңнәреннән хәйран калуларын олы бер куаныч белән уртаклашып утыра. Әйе шул, анда бар безнекеләр. Миланның “Ла Скала”сында да җырлыйлар.

Рафисның гына түгел, “Яңа татар җыры” конкурсы турында әтрафлы сөйләшүгә юнәлеш бирү өчен җыелышкан әһелләрнең һәркайсының йөрәктә йөрткән сүзе бар, әлбәттә.

Казанны зурлап, кыш уртасында, Уфадан ук, Британия премьер министры Маргарэт Тэтчер кебек, биек үкчәләрдән килгән композитор-шагыйрь Зифа Нагаева җурналистларны җыр сүзләренә игьтибар итәргә өндәде. Дөрес өнди. Кайбер һәвәскәрләрнең “иҗат җимешләрен”тыңлаганда татарда җырга салып җырлау өчен сүз беткәндәй тоела бит кайвакыт. Югыйсә мәшһәр Дәрдмәнд тә әйтеп калдырган безләргә:
“Урамнан һәм базардан эзлә сүзне.

Алар бетмәс борын – барма еракка!
Тупаста булса тел илнең колагы,
Уеңны уйдырып сал шул колакка”.

Хәлбуки, җыр текстлары турында ачынулы фикерләр күп санлы җырлар авторы, халык шагыйре, жюри рәисе Разил Вәлиев йөрәген дә өтә икән. Бер заман көйдергеч сүзләрнең, күкрәк ярып ташып чыгуы да ихтимал. Һәвәскәр шагыйрьләр, уяу була торыгыз, дип кисәтүем. Түзүнең бер чиге була аның. Мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин да килеште бугай бу зарлы сүзләр белән.

Инде төп темага күчсәк тә вакыттыр. Татар җыры соңгы елларда бер иркә халәт кичерә. Бәхеткә, Хөкүмәтебез, Президентыбыз тарафыннан һәрдаим игътибар тоеп торган көне бу иркә баланың. Иркә дисәм дә, Җыр гасырлар аша татар җанын исән калдырган бөек көч иясе, тере җисем бит ул!. Инде кадер күрер заман җиткәндер аңа. Әмма бу кадерне чама хисен җуймыйча, милли аһәңне, мили моңны югалтмыйча, капрон чәчәкләр белән бизәмичә, җилләрдән кактырмыйча күрсәтү тиешле!

Халкым, татар җырына сыенып, таулар кичкән, кара урманнарны ярган. Бая 24 нче кат биеклегеннән дөньяны манзара кылганда ук башыма килгән фикерне онытканчы әйтеп калыйм әле. Нигә микән татарның байтак җырларында Идел-дәрья булса, байтаганда – тау-кыя? Суга карап моңлана да татар кешесе, “Әдрән диңгез”не җырлап, иңнәрен турайта. Сере ни? “Таулар юлын җырсыз уза алмыйм”, ди. Шул икән аның сере. Тауларга карап тау була торган халык шул ул! Сөйләшүгә килгән Башкортстан егете, композитор Морат Гайсин мине аңлый булыр. Гала-концертта аның җырларын да ишетербез. Әлбәттә, җиңүчеләр арасында булыр ул җыр.

Конкурста җиңүче дип табылган җырлар алдан вәгъдә ителгәнчә, 14 кенә түгел икән. “Йөзләп кенә җыр килер инде дип көтеп торганда, – ди, “Яңа татар җыры” конкурсын оештырып, көн-төн бу проектны куәтләп йөргән Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов, – 347 яңа җыр килеп төшмәсенме! Ходайның рәхмәте, бар икән ул бездә талантлар, бар икән ул бездә байлык. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич киң күңелле безнең, юмартлыгы да бар. 14 саны тиз арада 28 гә әйләнде дә куйды. Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та бу тәкъдимне отышлы дип тапты. Мәдәният министры Ирада Әюпованың ярдәмен һаман тоеп торабыз. Ярдәмсез булмый. Ваһапов исемендәге фестиваль дә Хөкүмәт ярдәмендә канат ныгытты лабаса. Әлеге конкурс та буш урында тумады. Без дистә елдан артык яшь башкаручылар белән бәйгеләр үткәреп, яшь талантларны таба, сәхнәгә күтәрә тордык. Тагын бер нәрсә сөендерә: безгә килгән җыр авторларының байтагы Башкортстаннан. Халык санын алу башланырга торганда ике республиканың бер сулышта булуы - шулай ук куанычлы күренеш. Ә бит әле шунысы да бар: Ваһапов фестивале конкурсның ярымфиналы 25 мартта Уфада узачак. Аннары гына Казанда. Ә без сезне 27 февральдә “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә узачак “Яңа татар җыры” гала-концертына чакырабыз. Әлбәттә, журналист халкы нинди яңалыклар булыр икән, бу проект кыйбатка төшә микән дип тә кызыксына торгандыр. Бер сер дә юк.”

Акчага бәйле серне министр урынбасары үзе ачарга атлыгып тора икән: “ 2 миллион 300 мең сумлык премия фонды бар безнең. Җиңүчеләр 50 меңнән 200 мең сумга премиягә өметләнә ала.”

Шулай, олы проектлар олы суммалар сорый. “Үзгәреш җиле” проекты, мөгаен, кыйммәткәрәк төшкәндер дип фаразлыйм. Аннары бит әле чыгымнарны каплау ягы да бәхәсле. Каһәр төшкән ковид сәбәпле инде– залларны тутырып утырасы түгел. Хәтта ки, оркестр да артистлардан ераграк, халыкка якынрак, ягъни залга төшеп утырачак. Төшсеннәр. Яратабыз без “Казан нуры” оркестрын.

“Тагын да олырак проект турында хыялланабыз дигән”, - җөмлә әйтелде. “Славяннар базары” , “ Төньяк халыкларының сәнгать фестивале” барлыган беләбез. Рифат Фәттаховка җыр текстлары турында гына борчылу ваграк мәсьәлә инде ул. Мөгаен, “Төрки халыкларның эстрада фестивале” турындагы хыял аның баш казанында кайный башлагандыр. Ил башында милли җанлы шәхесләр утырганда олыдан кубып хыяллансаң да ярый ул! Әнә бит, министр урынбасары да, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев тә дәррәү җанланып киттеләр. Кайда үтәр икән ул бәйрәм? Болгар тирәсендә – шанлы дәверләрдә ярминкәләр гөрләгән төбәктә ничегрәк булыр икән, ә?! Чулман буенда?!
Элгәре заманда татарның беренче җырчылары ярминкәләрдә җырлап танылган. Беренче патефоннар шунда яңгыраган.Совет чорындагы опера җырчыларын Ектеринбург ярминкәсенә барып сайлап алу йоласы да әле кайчан гына гамәлдә иде бит. Димәк, безгә дә 27 февраль “Пирамида”га үзебезне җырчылар ярминкәсенә баргандай хис итеп җыйналырга кирәктер. Гөрләсен әле безнең җыр! Бу беренче “Яңа татар җыры” конкурсы яңа исемнәр, яңа җырлар калдырып китсен! Затлылыгы белән сокландырсын!

Лауреатларның исемнәрен башкалардан алданрак ишетәсе килгән кешеләр игътибарына: әлегә 80 билет бар икән!

Алсу ВАХИТОВА


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»