поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.02.2021 Киңәш-табыш

“Үзем авызландырдым, холкы яхшы”: балаларга бәйле йолалар

Бүгенге язмабыз бала авызландыру һәм аны төрүгә багышланачак Бала тугач та башкарыла торган эшләрдән, беләсезме әле тагын нәрсә бар? Авызландыру!

Күпләрегез белә торгандыр бу йола гадәте турында. Бу йола гадәте татар халкы яшәгән барлык төбәкләрдә дә билгеле. Олы яшьтәгеләр, һичшиксез, ишетеп булса да белә бу хакта. Яшьләр дә әби-бабаларыннан ишеткәне бардыр дип уйлыйм.
 
Яңа туган баланың авызына бал-май тидерү ул авызландыру дигән нәрсә. Моны элек кендек әби эшли торган булган, өйдәге башка кеше дә башкара ала, әлбәттә. Бал-май тидергән вакытта салават әйтелә, матур теләкләр теләнә.
 
Мәсәлән:
“Авызың ризыклы булсын,
Гомерең озын булсын,
Юлың тигез булсын,
Саның сан булсын,
Йөзең ак булсын,
Күңелең пак булсын!”
Яисә мондый:
“Пар канатлы булсын,
Алтын канатлы булсын,
Ата-аналы, бәхетле-тәүфиклы,
Тәмле телле булсын!”
 
Күп кенә җирдә моның өчен махсус әлбә дигән ризык та әзерләгәннәр. Онга бал йә шикәр кушып, майда кайнатып әзерләнгән ризык ул әлбә дип атала. Казан арты татарларында бик киң таралган булган. Хәзер аны бик белүче юктыр инде.
 
Моның икенче варианты – кара икмәкне чәйнәп, шуны чүпрәккә төреп, балага каптырганнар. Башкача моны имезлек дип тә атыйлар әле. Кайбер якларда баланы имезгәнче аның авызына сак кына әйбәтләп чәйнәлгән хөрмә җимешен тидерү гадәте бар. Бу шулай ук шул авызландыруның бер төре.
 
Авызландыруның да үз ышанулары, кагыйдәләре булган. Кем авызландырса, бала шуңа охшый – шуңа күрә, бала озын гомерле булсын дип, моны олы яшьтәге кешеләргә эшләткәннәр. Соңыннан сынап та караганнар: “Үзем авызландырдым, холкы яхшы”, йә киресенчә: “Шул гына авызландырды, кире беткән, үҗәт булды”, – дип сөйләшкәннәр.
 
Менә мин материал җыйган вакытта авызландыруның хәзерге заманда да яшәп килүен белдем. Кайбер бала тапкан хатыннар үзләре белән бала табу йортына бал алып киләләр һәм баланы беренче тапкыр имезер алдыннан аның иреннәренә сак кына шул балны тидерәләр.
 
Менә шулай итеп, гореф-гадәтләр яшәвен дәвам итә, кем дә булса аларны саклый, куллана, башкара.
 
Баланы тугач та төрү турында бер йола белән бүлешәсем килә. Нәрсәсе бар инде ул баланы төрүнең диярсез сез. Бар икән шул, бар... Гадәти төрү турында әйтмим әле мин, үзенчәлекле төрү турында сөйлим.
 
Баланы тугач та, әтисенең күлмәгенә төргәннәрен белә идегезме сез? Һәм ни өчен болай эшләгәннәрен ишеткәнегез бармы? Шулай эшләсәң, бала атасына якын була, атасы баланы ныграк ярата дигән ышанудан килгән бу гадәт. Әле аннары кайбер якларда баланы әбисенең күлмәгенә дә төрәләр. Монысы бала озын гомерле булсын дип эшләнә.
Зәлия Брусько.
Фото: https://pixabay.com/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»