|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2010 Дин
МӘҖЛЕСТӘН КАЙТЫШЛЫЙ15-19 сентябрьдә Казанда “Милли тормыш һәм дин” дип аталган дини мәҗлес-форум узды. Анда Россия федерациясенең 40 регионыннан 700гә якын мөфтиләр, имамнар, хөкүмәт эшлеклеләре, мәдәният, фән өлкәсе вәкилләре катнашты. Форум эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов, Россиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин, Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин катнаштылар. Түбән Новгород өлкәсеннән форумга 35 кеше барды. Делегацияне диния нәзарәте рәисе Гаяз Закиров җитәкләде. Пашат авылы мәчете имам-хатыйбы,имам-мөхтәсиб Марат хәзрәт САЛАХЕТДИНОВ (фотода) форумнан кайткач редакциягә килеп тәэсирләре, җирле дини тормышыбыз турында фикерләре белән уртаклашты.
– Әлбәттә, зур әһәмияткә ия булган дини-мәдәни чара иде бу. Равил Гайнетдин татар телен, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауда дин әһелләренең олы ролен билгеләп үтте, бу өлкәдә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездән үрнәк алырга кирәк дигән сүзләре дә хәтердә уелып калды.
РФ президенты администрациясе вәкиле Алексей Гришин диния нәзарәтләренең эшчәнлегенә кыскача анализ ясады. Татарстан мөфтие Усман Исхаков спорт cарайларында, зур сату үзәкләрендә мөселман яшьләре күпләп җыелган урыннарда намаз уку бүлмәләре кирәклегенә басым ясады.
Төрле регионнардан килгән дин әһелләре үз өлкәләрендәге мөселманнарның тормышы, аларның җирле автономияләр белән файдалы хезмәттәшлеге турында сөйләделәр.
– Марат хәзрәт, бу форумнан нинди яңа фикер-идеяләр алып кайттыгыз?
– Миңа калса, зур файда китерерди чара булды ул. Ләкин барысы да алдан әзерләнгән, кемнең нәрсә сөйләячәге алдан билгеләнгән иде, безгә үз фикеребезне әйтергә, зар-моңыбызны белдерергә мөмкинлек булмады, шунсы кызганыч. Дөрес, акыллы сүзләр күп сөйләнде, әмма ниндидер конкрет проблеманы ничек хәл итәргә – бу хакта киңәш ишетмәдек. Иң мөһиме – үзара әйбәтләп аралаштык, фикер алыштык, авыл имамнарыбызның күз күреме киңәйде. Бәлки шуның өчен генә дә мондый чараны ел саен уздырырга кирәктер.
– Мәктәпләрдә дин дәресләре кертү хакында сүз булдымы?
– Әйе, Татарстан моңа үзе әйбәтләп әзерләнгән, кирәкле әсбаплары да, мөгаллимнәре дә бар инде. Шулай да әлегә дин дәресләрен укыту һәр җирдә гамәлгә кертелмәгән. Минемчә, моны тормышка ашыра башларга вакыт, факультатив рәвештә генә булса да, балаларга дини белем бирергә кирәк. Ә без әлегә җәй айларында кайбер авылларда мәчет каршында дини укулар оештырабыз һәм шуның белән чикләнәбез. Анда да 20 баланың унбише, гадәттә, шәһәрдән килгән була.
Имамнарыбызга мәҗлесләрдә, җомга вәгазьләрендә динебезнең күркәм яклары турында сөйләп яшьләрне дингә тартырга кирәк. Әлбәттә, һәр кеше мулла булмый, әмма дин начарлыкка өйрәтми, ә яманнан саклый. Барыбыз да изге нияттә булсак, Аллаһы үзе безне ярлыкар.
– Марат хәзрәт, тиздән халыкны исәпкә алу башлана, бу турында форумда ни сөйләделәр?
- Минемчә, исәпкә алу бик кирәкле акция. Дөрес, авыл советларында, шәһәр мэрияләрендә халык исәбе бар. Ләкин бу исәпкә алу күп кырлы, тормышыбызның күп ягын ачыклау өчен оештырылган.
Дөрес, безне хәзер берничә төргә бүләргә тырышалар – башкорт татары, пензә татары, мишәр татары... Милләтебез бүленмәсен өчен сорау документының җиденче пунктына “татар” дип язарга кирәк. Балаларыбыз кайда гына яшәсә дә шул сүзне язарга тиеш.
– Муллаларга алмаш темасына килсәк, мәдрәсәләрдә укучы җирле шәкертләребез бармы, мәчетләрдә, мәхәлләләрдә кадрлар проблемасы ничек чишелә?
- Әлегә авыллардан тик ике генә шәкерт белем ала. Аларның да белем алып авылга кайтуы икеле. Кадрлар кытлыгы зур, әлбәттә. Беренчедән, имамнарыбыз картая, икенчедән, белемлеләре чамалы гына. Имам сорап заявка бирсәң, ул яшь дин әһелен торак белән тәэмин итәргә, кимендә ун мең сум хезмәт хакы түләргә кирәк, ә бүгенгә мәчетләребезнең андый мөмкинлеге юк. Аннары, бу мәсьәләгә, минемчә, өстән дә игътибар азрак. Динебезнең тамыры мәхәлләләрдә икәнне онытырга кушмады мөфти Равил Гайнетдин. Бик хаклы сүзләр.
– Марат хәзрәт, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Н.ЖИҺАНШИНА |
Иң күп укылган
|