|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2021 Җәмгыять
Салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле булдыБу көннәрдә Татарстанда нормадан 10-15 градуска түбәнрәк аномаль суык һава хөкем сөрә, дип хәбәр итә республика гидрометеорология үзәге. Салкыннар 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Синоптиклар фаразы буенча, бүген төнлә -21-26 градуска, урыны белән -31 градуска кадәр суытачак, кар явачак. Көндез явым-төшемсез, -15-20 градус. Ял көнне һәм дүшәмбедә республикада төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы -24-31, урыны белән -37 градусны күрсәтәчәк.
Көндез -17-24 градус булачак. Бәйрәм көнне – 23 февральдә тагын да салкынайту көтелә: төнлә -30-35, урыны белән -38 градуска кадәр. Көндез -22-27. Шул ук вакытта көчле җил аркасында тагын да суыграк тоелачак. Шуңа күрә өшү куркынычы зур.
--- |
Иң күп укылган
|