поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.02.2021 Киңәш-табыш

Сукбай этләрне атаргамы, юкмы?

Яңа канун нигезендә сукбай этләрне үтерү туктатылды. Хәзер аларны тотып, 20 көн приютта асрагач, колакларына сары тамга беркетеп, кире яшәгән урыннарына җибәрәләр. Шул ук вакытта социаль челтәрләр сукбай этләрнең кешеләргә һөҗүме, паркларда чәйнәп үтерелгән кошлар, төннәрен көтүләре белән йөрүләре турындагы шикаятьләр белән тулган.

«Балаларны урамга чыгарырга куркыныч»
 
Татарстанда да сукбай этләрдән зарланып язылган хәбәрләр шактый. Ноябрь аенда гына “Халык контроле” сайтында шундый алтмышка якын хатны санадык.
 
2019 елда республика башкаласында гына 1727 кешене эт тешләү очрагы теркәлгән. Ягъни көненә биш кеше туры килә. 2020 елның октябрь аена алынган мәгълүматларга карасаң, ел башыннан бирле сукбай этләрнең якынча мең ярым тапкыр кешеләргә һөҗүм итүе исәпләнә. Татарстанда бер ай эчендә генә этләрдән 719 кеше зыян күргән – бу бары тик табибларга зарланучылар гына. 2020 елның гыйнварыннан ноябрьгә кадәр “этләр” проблемасыннан зарланып төрле инстанцияләргә 4400 мөрәҗәгать кергән.
 
Ә рәсми мәгълүматларга карасаң, эш җайланган кебек: сукбай хайваннарны аулау буенча фотоотчетлар басыла. ТР Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе саннарына килсәк, 2020дә 10 айда 2804 сукбай эт тотылып, приютка илтелгән. Аларның 2588ен стерильләштергәннәр, 392се яңа хуҗа тапкан, 20сен юк иткәннәр. Шуннан соң калган этләрне колакларына сары тамга беркетеп, элек яшәгән урыннарына җибәргәннәр. Канунның таләбе шундый, тик моңардан халыкка рәхәт түгел.
 
“Аларның колакларына сары тамга беркетелгән, тик мәктәпкә баручы балаларга куркыныч кимемәде. Урамда сукбай этләр көтү-көтү йөри”, – дип ачуланып язган Буада яшәүче хатын-кыз. “Казанның Киров районы, Пороховой һәм Ягодный бистәләре. Төнге сәгать 3, этләрнең өрүләренә, чинауларына чыдарлык түгел. Мондый хәл инде ике атналап дәвам итә...” – дигән “Эфир” журналисты Елена Горбунчикова үзенең “Фейсбук” битендә.
 
«Ирекле Шариклар» өчен кануннар
 
2020 елдан “Хайваннар белән җаваплы эш итү” турында Федераль канун нигезләмәләре үз көченә керде. Этләрне атып яки башкача үтерү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Аларны хәзер балаларга күрсәтмичә генә тотарга мөмкин. Кулга эләккән сукбай этләрне 20 көн эчендә стерильләштереп, вакциналаштырып, колагына сары тамга беркетеп кире яшәгән урыннарына җибәрәләр.
 
Приютларда асралучы хайваннарны да үтерү тыела. Этләрдә дәваланмый торган чир, яшәргә комачаулаучы имгәнүләр һәм артык агрессив булганнарга гына эвтаназия ясала. Эвтаназияне мал табибы билгели һәм прокуратура аның эшен тикшерергә хокуклы.
 
Колагына сары тамганы юкка гына беркетмиләр. Андый тамгалы этләрне икенче кат ауламыйлар. Билгеле, әгәр дә “ирекле Шариклар” агрессивлык күрсәтмәсәләр. Кешеләргә куркыныч тудыручы агрессив этләр мәңгелеккә приютка ябылырга тиеш: анда аларны ашаталар, эчертәләр һәм кирәк булса – дәвалыйлар. Канунда бу таләпләр күрсәтелмәгән.

Этләргә – 60 миллион
 
Канунны үтәү – төбәкләрнең вәкаләте. Аның үтәлеше белән бездә ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчелек итә, ә акчаны республика бюджеты бүлеп бирә.
 
2020 елда сукбай этләрне аулау, дәвалау-профилактика чаралары, шулай ук аларны приютларда асрау өчен республика 57 миллион сум акча биргән. Бу 2019 ел белән чагыштырганда (27,5 млн сум) ике тапкырга күбрәк диярлек. Районнарга акча нормативка карап бүленә: 1 мең кешегә 2 сукбай эт туры килергә тиеш. Казан, Чаллы, Түбән Камага гына искәрмә, анда норматив буенча мең кешегә 2,8 эт туры килергә тиеш. Баш ветеринария идарәсе мәгълүматларына караганда, Казанга бюджетның зур өлеше – 21 миллион сум каралган.
 
Акчага килгәндә, күрсәтелгән сумма бары тик лимит кына. Аны алу өчен башкарган эшләрне документларда расларга кирәк. Шуңа күрә эшләнгән эшләр ай саен видеоязмаларда заказ бирүчегә күрсәтелә. Казанда бу эшләрне Башкарма комитетның ЖКХ комитеты карый. “Эш алып баручы (подрядчы) күпме сукбай хайваннарны тотканнары һәм вакыты җиткәч кире яшәгән урыннарына җибәрелүе турында мәгълүматларны күрсәтә, – дип аңлатты комитет рәисе урынбасары Андрей Кутырев. – Түләү күрсәтелгән хезмәттән соң гына башкарыла”.
 
Шуны да әйтергә кирәк, былтыр Татарстанда сукбай этләрне яңача аулау яз айларына кадәр барып чыкмады, чөнки приютларның эш тәртибен билгеләүче карар февраль азагында гына гамәлгә керде. Шулай ук сукбай этләр белән эшләргә атлыгып торучылар да әлләни күренмәде. Канун гамәлгә кереп ярты ел узса да, 9 район тендерлар үткәрә алмаган. Күпләр, теләсә дә, ТР Министрлар Кабинетының карарындагы таләпләрне үти алмас иде.
 
Каршылыклар күп
 
Торак-коммуналь хуҗалык комитетында яңа федераль канунны алга китеш, дип саныйлар. Тик әлегә анда каршылыклар күп, ә акча аз.
 
“Канун белән канәгатьме? Безгә килгән шикаятьләр саны буенча фикер йөрткәндә, әти һәм җитәкче буларак та канәгать түгелмен, – дип хис-кичерешләрен яшерми Казан Башкарма комитетының ЖКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.
 
– Канун үз көченә кергәч тә, республика дәрәҗәсендә документларны кабул итү озакка сузылды. Шуңа күрә вакытында конкурс уздыра алмадык. Тагы бер проблема – канунда этләрне яңадан яшәгән урыннарына җибәрү турында язылган. Алар кире җибәрелгәч яңадан көтүләргә тупланалар.
 
“Кот и пес” фонды директоры Галиев районнар өчен күрсәтелгән нормативларга төзәтмәләр кертергә кирәклеге белән килешә. “Формулага карасаң, сукбай хайваннар саны кимергә тиеш. Тик ул статистикада гына! Әлеге нормативны урамдагы сукбай хайваннарны үтерә башласаң гына үтисең. Яшел Үзән районында 166 мең кеше яши. Норматив буенча район территориясендә 332 кыргый эт яшәргә тиеш. Әмма чынлыкта алар әлбәттә күбрәк, – ди Галиев. – Күп кенә районнарда сукбай этләрне атуны кире кайтаруны сораулары гаҗәп түгел. Тик икенче яктан карасак, сукбай этләрне дистәләгән еллар атсак та, аның нәтиҗәсе булмады. Чөнки аның максаты – сукбай этләр проблемасын хәл итү түгел, ә бюджет акчаларын үзләштерү иде”.
 
“Зоозабота” иҗтимагый оешмасы активисты Эвелина Скрипочкина фикеренчә, проблеманың нигезе шунда – дәүләт бу эштә бизнесны гына күрә. “Мондый эшләр белән төрле шәхси эшмәкәрләр, ҖЧҖ кебек оешмалар шөгыльләнә һәм шуның өчен акча алалар. Аларны беренче чиратта табыш кызыксындыра. Әгәр дә программа җиренә җиткереп үтәлсә, сукбай этләр проблемасы 5-6 ел эчендә хәл ителер иде”, – ди Скрипочкина. Ул бу өлкәдә баланслы бюджет оешмалары эшләргә тиеш, дип саный.
 
Бер сукбайга 4,5 мең сум

Бу күпме яки азмы? Дәүләт сатып алулары сайтында прейскурант бар. Анда иң кыйммәтлесе – хайванны асрау. Ул тәүлегенә 108 сумга төшә (Русия колонияләрендә бер тоткынны ашатуга 72 сум тоталар). Этне стерильләштерү – 1 мең, кастрация 769 сум тора. Үтерү һәм үләксәсен юк итү – 773 сум, вакцинацияләү – 538 сум. Сукбай этне тоту – 350, ә транспортлау – 387 сум.
 
Тик бу беренче карашка гына җитәрлек кебек. “Билгеләнгән суммадан чыгып хезмәткәрләргә хезмәт хакы, коммуналь хезмәткә түләргә, хайваннарга азык сатып алырга кирәк. Норматив буенча биш этне берьюлы транспортлау каралган. Ә бит әйтелгән урынга баргач, буш кайткан очраклар да җитәрлек”, – дип сөйли Галиев. Шулай ук конрактта кайбер чыгымнар киметелгән. Әйтик, Казандагы шәхси ветеринарлар стерильләштергән өчен 2 мең сумнан да ким сорамыйлар. Кастрацияләү 2,5 мең сумнан башлана.
 
Ә Скрипочкина сүзләренә караганда, шәхси эшмәкәрләр сукбай хайваннарны стерильләштергәндә акчаны янга калдыру ягын карыйлар. Өстәвенә, аны үткәрүнең бердәм таләпләре юк. Шуңа күрә 100 процент нәтиҗә бирми торган иң арзанлы ысулны сайлыйлар, ди ул.
 
«Эт колонияләре»
 
Ниһаять чыгымнарның иң масштаблысы: этләрне гомерлек асрау өчен приютлар төзү. Яңа Федераль канун этләрне үтерүне “гомерлек төрмәгә” алыштырды. Тик алар өчен “Кара дельфиннар” әлегә юк. Юк икән, димәк федераль законны да тулысынча үтәп булмый. Сүз уңаеннан, бер сукбай этне асрау елына 37 мең сумнан артыкка төшәчәк.
 
Һәрвакыттагыча моны үтәү бурычын төбәкләргә тапшырдылар. Мәскәү шәһәренең зур муниципаль приютлар ачарга хәленнән килә. Әмма төбәкләрдә этләр кайгысы түгел шул, кешеләргә дә акчалары җитми. Татарстанда сукбай хайваннарны вакытлыча тоту пунктлары гына бар. Нигездә алар җәмәгать башлангычларында эшли. Өстәвенә алар хайваннар белән шыгрым тулы.
 
ТР Ветеринария идарәсе исәпләп чыгарганча, республикада приютлар төзүгә 833 миллион сумнан артык акча кирәк. Казан Башкарма комитетында андый учреждение муниципальара булырга тиеш, дип саныйлар. Беренчедән, шәһәрдә буш җирләр юк, ә андый объектлар өчен санитар зона таләп ителә. Икенчедән, зур приютларны контрольдә тотуы күпкә җиңелрәк.
 
Куркыныч
 
Тик гомерлек приютлар төзелсә дә, мәсьәлә тулысынча уңай хәл ителмәячәк. Шул ук вакытта йорт хайваннары хуҗалары мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк.
 
Йорт хайваннары да куркынычсыз түгел дип әйтеп булмый. Быел 30 сентябрьгә кадәр Казанда сукбай этләр кешеләргә 1277 тапкыр һөҗүм иткән. Ә шул ук вакытта йорт этләре 1364 кешене тешләгәне дә билгеле. Әйтик, башкалада йорт этенең 8 яшьлек балага ташлануын Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе Валерий Саматошенков контрольгә алды. Чаллыда эт мәктәп укучысына ташланып, битен тешләгәне өчен аның хуҗасы 250 мең сум түләячәк.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.02.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»