|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2021 Җәмгыять
“Аңа нәрсә дип әйтәчәкбез?!”Төркиядә укыган вакытта безнең мәдрәсәгә вәгазьгә җыелалар иде. Атнасына бер мәртәбә төрле яктан төрек мөселманнары килә иде. Шуларның берсе игътибарымны аеруча җәлеп итте. Бик тә нурлы йөзле, әдәпле, күзендә бер мәгънә бар иде. Эчендәге нуры тышка бәреп чыккан. Беркөнне кыюлыгымны җыеп мин аңа мөрәҗәгать иттем: “Сез каян килдегез? Исемегез ничек?” Таныштык, сөйләшеп тордык. Ул шул мәхәлләнең дәваханәсендә эшләүче табиб булып чыкты. “Сез инде кечкенәдән, яшьтән бирле намаздадыр”, - дидем. “Юк, - ди. – Яшьтән бирле намаз укымыйм. Ун ел элек кенә динне тота башладым”.
Һәм сәбәбен аңлатып китте. “Әти-әнием – намаз әһелләре. Әмма мин үзем намаз укымый идем. Медицина университетын тәмамлаганнан соң дәваханәдә эшли башладым. Нәкъ ун ел элек булган вакыйга тормышымны бөтенләй үзгәртте. Авыр хәлдәге бер егетне дәваханәгә китерделәр. Ике аягы төптән өзелгән иде. Хәл болай булган. Матур бер көнне биш-алты егет җыелып, пикникка барырга чыккан. Юлда барганда каршыларына кинәт бер машина килеп чыккан. Бик көчле авария булган. Бу егет барыннан да аянычлырак хәлгә дучар булган.
Мин аңа кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә, аның белән сөйләшергә, юатырга тырыштым. Әмма ул беребезне дә ишетмичә, шок хәлендә фәкать шул сүзләрне кабатлый иде: “Мин Аңа нәрсә дип әйтәчәкмен?!” Мин исә: “Кемгә, нәрсә әйтергә телисең?” – дип кат-кат сорадым. Ул һаман үзенекен кабатлады да кабатлады. Ахырда минем соравыма җавап биргәндәй: “Аллаһка! – дип иңрәде дә тынып калды...
Шушы хәл мине чиксез тетрәндерде. Күп көннәр буена күз алдымда әлеге егет булды. Һәм мин үз-үземә: “Мин Аңа нәрсә дип әйтәчәкмен?!” – дип кабатлый башладым. Көннәрнең берендә Аллаһ каршына кайтканда мин Аңа нәрсә дип әйтәчәкмен? Аллаһу Тәгалә биргән 24 сәгатьнең берсен намазга бүлә алмасам, мин Аңа нәрсә дип әйтәчәкмен? Атнаның бер көнендә җомгага барырга вакыт тапмасам, мин Аңа нәрсә дип әйтәчәкмен?
Һәм шушы көннән, шушы сәгатьтән алып нинди генә хәлләргә тарысам да, нинди генә вәсвәсәләр күңелемә килсә дә, нинди генә кызыктыргыч нәрсәләр килеп чыкса да, мин үземне шушы сүзләр белән туктаттым. Шушы сүзләр миңа тыелырга, каршылыкларны җиңәргә ярдәм итте”.
Әгәр дә без, мөхтәрәм мөселманнар, үз-үзебезгә шушы сүзләрне әйтмәсәк һәм шушы сүзләргә карата әзерләнмәсәк, без Аңа нәрсә дип әйтәчәкбез? Һәм караңгы гүрдә бер ялгызыбыз торып калганда без Аңа нәрсә дип әйтәчәкбез?
Мәхмүт Шәрәфетдин, Казанның “Шамил” мәчете имамы.
ФОто: primamedia.ru
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|