|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2021 Язмыш
“Әллә үләме бала, тынсыз калды бит?!”Мин туарга ике ай кала ил башлыгы Сталин вафат булган. Аның үлеменнән соң, бөтен совет халкы кебек үк, әнкәй дә кайгырып алган. Ник дигәндә, ул чорда яңа туган балаларга ничәдер метр ситса тукыма, ничәдер сум акча биргәннәр бит. Сталин үлгәч шуларны бирмәсләр дип борчылган инде әнкәй. Үлгән иң олы абыемны да исәпләсәң, мин әнкәйнең алтынчы баласы. 1939 елгы олы апам белән 1944 елда туган абыйның яшь арасы биш яшь. Монысы инде 1941 елда сугыш башлану һәм әткәйне сугышка алулары белән бәйле. Ә менә сугыштан соң инде безнең гаиләдә һәр өч ел саен ир, кыз балалар чиратлашып туып килгәннәр. Шушы чират буенча мин кыз булып туарга тиеш булганмын. Әнкәй дә шуны көткән. Тик туарыма өч көн кала әнкәй төш күргән: имеш, янына актан киенгән ике хатын килгәннәр һәм: “Кыз көтмә, өч көннән улың туачак, исемен Җәүдәт куш, үзегезгә дәүләт (игелекле, ярдәмче мәгънәсендә) булыр”, — дигәннәр. Минем туганнарның өчесе июнь башында, икесе августта туган. Мин генә ашыкканмын, май ае башында ук туганмын. Шуңадырмы, гомерем буе ашыгып яшим.
Тууга килгәндә, чыннан да, әнкәй төш күргәннән соң өч көн узгач, малай булып туганмын бит! Сугыштан соңгы елларда әле балаларны авылда өйдә генә тапканнар. Мин дә абыйларым, апаларым, энем кебек үк өйдә генә туганмын. Урта урамдагы Гыйлемдазә әби — кендек әбием. Фәрештәләр әйткәнчә өч көннән малай булып туганлыктан (әнкәй төшендә күргән хатыннарны фәрештәләр булгандыр дия иде), миңа урысчага әйләндергәндә әллә ничәгә төрләндереп, Джавдат та, Яудат та, Завдат та, Жавдат та дип әйтелә торган шушы Җәүдәт исемен кушканнар. Әнкәй төш күргәнче минем ул исемне ишеткәнем дә юк иде дия иде. Сталин вафат булды дип тормаганнар тагын: бала тугач бирелә торган ситсага, акчага өстәп медаль дә биргәннәр әле. Әлеге медальне хәзер кадерле ядкарь итеп үземдә саклыйм.
Миңа өч яшь тә өч ай чагында Зөфәк энем туды. Хикмәт, менә шул ул туган көннән башлап балачагым кино тасмасына төшерелгән кебек. Балачак күренешләре онытылмыйлар да, хәтердән дә җуелмыйлар.
Энекәш туган көнне төшке аштан соң без үземнән өч яшькә олырак Рамазан абыем белән гел кар базы түбәсендә диярлек утырдык. Әткәй безне өйгә кертмәде. Үземчә бик гаҗәпләнәм, әнкәй кая киткән дә, әткәй нигә өйгә кертми икән дим. Рамазан абый ул көнне ныграк хәтерли: әнкәй төшке ашка кадәр басуда борчак чабып кайткан булган икән бит. Шулай инде, ул елларда хатын-кызның хәленә кереп тормаганнар, эшкә мәҗбүри чыгарганнар.
Август кояшы урман артына төшә башлаганда, ниһаять, әткәй безне өйгә алып керде. Менә нәрсәдә булган икән хикмәт: ике әби олы ләгәндә бала юындырып яталар, әнкәй хәлсез генә елмаеп кече яктагы сәкедә ятып тора.
Озакламый энекәшкә исем куштылар. Әнкәй аш-су әзерләде. Исем куярга дип, мулла вазыйфасын үтәүче Гариф бабай килде, картлар җыйналды. Гариф бабай мендәргә яткырылган баланың баш очына утырып нәрсәдер укыды, колагына исемен әйтеп дога кылды да, вәссәлам. Энекәш исемсез иде, хәзер Зөфәк булды. Энекәшкә сигез айлар чамасы булгандыр, өйгә сөннәтче бабай килде. Чаршау артында бабайның нишләгәне безгә күренмәде күренүен. Теге кисеп ташлана торган артык җирне әллә мич башына чынлап ыргытты, әллә ыргыткандай гына кыланды, белмәссең. Мөхәррәм абыем аны мич башыннан эзләп-эзләп тә, таба алмый төште.
Ул арада энекәш агарындымы икән, белмим, әнкәйнең борчылган тавышы ишетелде: “Бабай, әллә үләме бала, тынсыз калды бит?!” Сөннәтче бабай үзе дә куркуга калгандыр, күрәсең, энекәш тынычлангач ул безгә — кечкенә балаларга, хәер өләште. Миңа да шытырдап торган кәгазь берлек эләкте. 1947 елгы акча реформасыннан соң чыккан ул кәгазь берлеккә байтак кына печенье тия иде әле ул заманда.
Менә кыш та җитте. Мин беренче тапкыр үзем генә кышкы урамга чыгып йөри башладым. Гаҗәп тоелды ул чакта миңа дөнья. Урамның ике-өч җиренә капка түбәләре белән тигезләнеп биек кар көртләре өелгән. Сирәк-мирәк атлылар узып тора. Шунда капка төбендә басып торганда кечкенә чана белән шуып төшүче бер малай яныма килеп туктады. Аның миннән бер генә яшькә олырак, ике өй аша гына яшәүче Васиф исемле күрше малае икәнен белми идем әле. “Әйдә, чанада шуарга”, — ди бу. Чанада шууның ни икәнен бик ачык белеп бетермәсәм дә, чанасына барып утырдым. Безнең капка төбендәге көрттән шуып төшеп китеп, Ямай тавына барып җиттек (Ямалетдин дигән кешеләр хуҗалыгы янындагы чана шуардай урам булганга шулай дип атаганнар икән аны). Бик ерак җиргә барган кебек хис иттем үземне ул чагында, ә Ямай тавы исә безнең өйдән нибары 150 метр чамасы ераклыкта гына бит. Васиф белән утырып күпме шуганмындыр, мине Илгизә апа килеп алды.
Шул көннән башлап чана җене кагылды да инде миңа. Өйдә тота алмый башладылар. Хуҗалыктагы вак-төяк эшкә йөртә торган кечкенә чана минеке булды. Агач чанага күп кирәкме инде, шул ук кышта тузып та чыкты бугай.
Бу кышта мин үземә тагы дуслар таптым. Күршедә генә миннән бераз гына олырак Хаҗип, үзебезнең урамда ук Фирдәвес, Азат, Гыйльмегали исемле яшьтәшләр бар икән. Шулай итеп, бергәләп чана шуабыз.
Ямай тавыннан да биегрәк таулар була икән. Көтмәгәндә-уйламаганда менә шундый ачыш ясадым. Ямай тавында пыр туздырып шуып ята идек, каяндыр олы чана таккан трактор килеп чыкты. Малайлар шуның чанасына ябырылдылар. Мин дә калышмадым. Трактор чанасының тирән карны ярып баручы киң табаннары куркытса да, кызыксыну җиңде. Шулай итеп, “Олы кое” тавына барып эләктем. Ул инде шактый текә тау. Тау астында мул сулы чишмә агып ята. Чишмә буенда суга килгән көянтәле хатын-кызлар гөрләшә. Чана, чаңгы юллары чишмә артыннан уза. Их, белсәгез иде ул биек таудан чана шууның ничек рәхәт икәнлеген! Аягың белән этеп җибәреп түбән таба кузгалып китсәң, мин сиңа әйтим, колак төбеннән җил генә сызгыра. Шуа торган юлы да бер генә түгел, күңелеңә кайсы ошый. Кар өеп, трамплин кебек итеп ясалганы зуррак малайлар өчен дә бит, шуып карамый ничек түзәсең. Чана әйбәт сикерә, аның белән бергә син дә...
Яз да җитте. Әнкәй киез итек өстеннән галуш кигезә дә, мин көне буе урамда. Әткәй белән әнкәй койма буеннан ике-ике ярым метр калынлыктагы карны казып, язгы сулар агарга канау әзерлиләр. Ул елларда кар шундый күп ява иде шул! Әткәй кайбер елларны өйдән абзарга, мунчага бара торган юлларны да кар астыннан гына казый иде. Миңа кызык, әткәй белән әнкәй янында йөрим. Күрше Хаҗип белән бәхәсләшәбез, имеш безнең канау тирәнрәк. Хаҗип юк, безнеке ди. Бәхәс кызгач, әүмәкләшеп тә алабыз.
Берзаман канауга су төште, гөрләп ага да башлады. Әле күптән түгел генә беренче килгән кара каргаларны күзәтеп йөри идек, сизми дә калганбыз, иртәләрнең берсендә капка янәшәсендә үсүче тупыл агачында сыерчыклар күренде. Ояларына бер кереп, бер чыгып чут-чут сайраган кошларга, аларның язгы кояш нурларында җемелдәгән кара-зәңгәрсу каурыйларына исебез китеп, сәгатьләр буе күзәтәбез үзләрен.
Без кечкенә чакта машиналар бик аз иде әле, булганнары да җәй көне генә йөриләр. Шуңа да су урамның бөтен киңлеген биләп ага. Су ерганакларында ак, кызыл, сары, яшел, зәңгәр ташчыклар була иде. Урамда яшәүче һәр бала шул ташларны җыя, шулар белән уеннар уйныйбыз. Яз сулары озак акмады. Урамның уртасы соры төскә керде. “Җир кибә”, — диделәр олылар. Без анда кереп, аяк киемнәрен салып йөгерешеп уйнарга ашыктык.
Тора-бара урам читләрендә сукмаклар да пәйда булды, безгә авылыбыз тирәсендәге яланнарга юл ачылды. Без үскәндә авылның тирә-ягындагы чирәм үләнле яланнар шундый иркен иде әле. Яргаланып, чебиләп беткән ялан тәпиләребез белән күп чаптык без ул яланнарда. Уйнарга бала-чага да күп, өй саен бишәү дә, алтау.
Уйный торгач сизми дә калганбыз, казларның бәбкә чыгарыр чаклары җиткән икән. Иллә дә мәгәр кызык инде бәбкә борынлый башлагач. Башта йомырка башы бәләкәй генә чатный, аннан соң тишелә дә, бәбкә томшыгы килеп чыга. Әкренләп баш, ярты гәүдә йомырка кабыкларыннан арына. Ниһаять, әле ана каз үзе, әле әнкәй ярдәм итә торгач, бәбкә йомыркадан чыгып бетә. Бераздан аларны әнкәләре белән ишегалдына алып чыктык. И-и, ата казның шатлануын күрсәң! Йөгереп килеп ана каз белән сәламләшкәч, бәбкәләрне барлагач, ата казның муены горурлык-мактанудан тагын да озыная, куанычыннан берничә тапкыр биеп тә ала. Үзе биесә дә, якыная башласаң ыслап, канатларын җәеп, сиңа каршы төшәргә онытмый тагын.
Кара карга — бәбкәләрнең иң явыз дошманы. Шуңа күрә, үзем әле кечкенә булсам да, әнкәй мине казлар белән бергә бакчабыз артындагы чирәмле сазлыкка төшереп куя. Баштагы көннәрне ямь-яшел бәбкәләрне кара каргадан саклап утыру кызык тоелса да, тора-бара ялыктыра икән. Бигрәк тә якындагы чишмә буенда малайлар уйнап ятса. Алар янына китеп булмый шул, карга, каһәр суккан нәрсә, синең киткәнне генә чамалап тора, шундук бәбкәләр тирәли йөри башлый.
Казлар үсә төште, бәбкә саклаучы малайларга бераз эш җиңеләйде. Хәзер Чәмәк буасы янына йөрибез. Без бәләкәйләр әлегә суга керергә куркабыз, карап кына торабыз. Монда авылның барлык малайлары җыела. Атка атланып килеп ат йөздерүче егетләр дә була әле монда. Чәмәк буасы ул авылның чиге дә, чөнки аның яныннан Актаныш—Пучы юлы үтә. Юл аркылы авыл капкасы куелган, аның ике ягына да читән үрелгән. Малайлар буада су коеналар, яр буенда куыш ясап ял итәләр, уйныйлар, юлдан үтүче атлыларга, арбасына кешеләр төялгән машиналарга капка ачалар. Капка ачучыларга юлчылар хәлләреннән килгәнчә тиенле акча, перәннек-кәнфит ыргыталар. Билгеле инде, капка ачу олырак малайлар кулында, алар чиратлашып ачалар. Әйбер бирмәгән машиналарның номерларын малайлар истә калдыралар, икенче юлы инде ул капка аша җиңел генә үтеп китә алмый.
Көз җитте. Икмәк урып-суга башладылар. “Сталинец” комбайннарын тракторлар тартып йөри. Алар йөри алмаган авыш урыннардагы игенне хатын-кызлар урак белән ура. Комбайннардан икмәкне ат арбасына утыртылган олы тартмаларга тутырып ташыйлар. Ындыр табагында эш гөрли. Зернопультлар бертуктаусыз икмәкне аттырып җилгәрәләр, хатын-кызлар озын саплы себеркеләр белән чүп үләннәре орлыкларын өем читләренә себереп төшереп торалар. Яшь балалы хатыннарның сабыйлары яткан, фанерадан бөгеп ясалган каплавычлы кечкенә арбалары да шунда гына. Урып-җыю вакытында берәү дә өйдә ята алмый, эш күп. Без — кечкенә малайлар да көшелләр янында бөтереләбез. Ындыр табагы мөдире безне куып чыгарып та карый, әмма бераздан тагын шунда кереп тулабыз.
Үзенең мәшәкатьләре белән көз дә үтеп китте. Җиргә тагын кар ятты. Кышны көтеп алдык. Чаналар сагындырган. Бу кышта без кызлар белән дә танышып дуслаштык. Безнең малайлар компаниясенә яшьтәшләр Дүнә белән Гүзәлия дә кушылды. Хәзер инде без “кыз алышлы” да уйныйбыз. Аллы-артлы ике чананы берсе өстенә берсен куябыз да, уртага парлап берәр малай белән берәр кызны утыртабыз, аннан соң җырлый-җырлый шуып төшеп китәбез. Хәзер Ямай тавы, Олы кое таулары белән генә чикләнмибез, иң биек булган Шәйморат бабайлар, Мирзаһит абзыйлар тавыннан да шуабыз. Олырак малайларга кушылып партизанлы да уйнаштыргалый башладык. Көнбагыш курасына приклад итеп агач ботагы чатын, уртасына патроннар магазины сыйфатындагы агач кисәген тыгып куябыз да, аны автомат итәбез. Окоп ясыйбыз дигән булып кар көртләрен тишеп бетерәбез, өс-башларыбыз кичкә боз булып ката. Сәгатьләр буе карга чумып уйнасак та, салкын тигезеп авырып ятучылар булмады. Безнең буын чыныкканрак булган күрәсең.
Балачак кышлары хәзер дә онытылмый, сагындыра. Урамга чыксам, үзем яшәгән йорт тирәсендәге карлы тау битләренә күз салам, юк чана шуучылар. Үзгәрде шул, дөньясы да, кешеләре дә.
Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы
--- |
Иң күп укылган
|