|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2021 Сәясәт
"Миңа вирус җитмәде": Рөстәм Миңнеханов коронавирус белән ничек авырганын сөйләдеТатарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның гаиләсе дә каһәр суккан коронавирус белән авырган булган. Аерым алганда улы һәм тормыш иптәше. Бу хакта "Матбугат.ру"га Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышыннан билгеле булды. Андагы кичә барышында коронавирус темасы яңгырады. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән, ә якын арада көн саен 10 мең прививка кую дәрәҗәсенә чыгу бурычы тора. Республика Президенты пандемия башлану чорын "фаҗига" дип бәяләде. "Әмма без туктап калмадык диярлек. Күп кенә предприятиеләр шунда ук диярлек ачылды. 1 сентябрьдән мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшли... табиблар эшли", - дип белдерде ул. Республика башлыгы киң җәмәгатьчелек алдында тәүге тапкыр үз гаиләсенең авыр чирне ничек кичерүе турында да сөйләде: — Башта безнең улыбыз авырып китте, аннан хатыным йоктырды, ә миңа вирус җитмәде, — диде Рөстәм Миңнеханов. Фото: инказан
--- |
Иң күп укылган
|