поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.02.2021 Хәвеф-хәтәр

Хирурглар бер яшьлек баланың ашказаныннан 117 магнит шары чыгарган

Мәскәүдә Сперанский исемендәге 9 нчы балалар хастаханәсе хирурглары бер яшьлек баланың ашказаныннан 117 магнит шарын чыгардылар, дип хәбәр итә башкала сәламәтлек саклау департаменты матбугат хезмәте.

"Бер яшьлек малайны Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының Г. Н. Сперанский исемендәге 9 нчы балалар хастаханәсенә ашыгыч рәвештә китергәннәр - сабый магнит конструкторындагы шарларны йоткан икән. Югыйсә, малай апасы янында уйнап торган. Һәм әниләре уенчыклар җыя башлагач кына, магнит конструкторы җыелмасының өлешләре җитми булып чыккан", - диелә хәбәрдә.
 
Билгеләп үтелгәнчә, әти-әниләр кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырткан, һәм фельдшерлар ике баланы да стационарда тикшерергә карар кабул иткән. Рентген тикшеренүен уздырганнан соң кызны шунда ук өйләренә кайтарып җибәргәннәр, аңарда берни дә табылмаган. Ә аның кече энесен ашыгыч рәвештә операция бүлмәсенә китергәннәр - малайның ашказанында магнит шарлары җыелуы күренгән.
 
"Махсус инструментлар белән без пациентның ашказаныннан 117 вак чит предметларны чыгардык. Бәхеткә, магнит шарлары бер-берсенә тартылып ашказаны функциясен бозарга өлгермәгән. Операциядән соң сабыйны антибактериаль, инфузион терапиясе билгеләгәннәр. Хәзер бала белән бар да тәртиптә, ул савыкты", - дип сөйли хирургия бүлеге мөдире Нодари Зурбаев.
 
Сперанский исемендәге балалар хастаханәсе белгечләре кечкенә балаларны өлкәннәр контроленнән башка гына вак предметлар белән уйнарга рөхсәт итмәскә киңәш итә.
Фото: http://pixabay.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 18.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»