поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.02.2021 Җәмгыять

Ир кешегә тиешлесен артыгы белән үтәгән

Февраль башында хөрмәтле аксакалыбыз Миргарифан ага Галәлетдиновның тууына 90 ел тулды. Самараның Җәмигъ мәчете төзелә башлагач, ул ихлас күңеле белән шушы изге эшкә алына һәм башлап йөрүчеләр арасында була.

Миргарифан Сәйяр улы 1931 елда Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туган. Сугыш вакытында, Совет власте диннәргә йомшаграк карый башлаган 1944 елда, авылда яңадан мәчет ачылуын хәтерли. “Ул елны Гает бәйрәме 27 ноябрьгә туры килгән иде. Таң алдыннан без, малайлар, яңа яуган кар өстендә эзләр салып, мәчеткә килдек. Гомеремдәге беренче Гает намазым бер дә истән чыкмый. Ирләрнең күбесе сугышта булганлыктан, мәчеттә картлар һәм яшүсмерләр генә җыелган иде”, - дип искә ала ветеран.

Миргарифан Сәяр улы гомеренең зур өлеше Куйбышевта үткән. Ул КАТЭК заводына эшкә урнаша, өйләнә, Яблонька бистәсендә йорт салып керә. Ә сиксәненче еллар башында, Приволжский микрорайоны төзелә башлагач, алма бакчасын калдырып, Мәскәү шоссесы буенда төзелгән күпкатлы йортларның берсенә күченергә туры килә.

Бала чагыннан күңеленә салынган ислам дине һәм татарлык рус шәһәрендә дә онытылмый, билгеле. 1967 елда Малый Тупикта мәчет ачылгач та, Миргарифан намазга йөри башлый. Ә үзгәртеп кору җилләре исә башлау белән, татар җәмгыяте эшенә кереп чума - Стара Загора урамында мәһабәт мәчет салу эшләренә кушылып китә. Ул, Харис Гыйниятуллин, Таһир Мамышев, Ләбиб Мостафин, Равил Яһудиннар белән бергә төзелеш өчен акча җыя. Алар эш барышын, материаллар белән тәэмин итүне, проект ясаучыларның һәм төзүчеләрнең ислам кануннарыннан чыкмыйча эшләвен тикшереп, үзенә күрә җәмәгать контроле оештыралар. Үзләренең тәҗрибәләренә таянып, төзү-монтажлау эшләрендә эшлекле киңәшләрен бирәләр. Барысыннан да бигрәк Миргарифан ага тырыша, мәчет төзелә башлаган көннән башлап, ачылган 1999 елга кадәр төзелеш эшләрен үз контроле астыннан бер минутка да чыгармый. Шуңадыр да ул ачылган мәчетнең беренче коменданты, дөресен әйткәндә, завхозы итеп сайлана. Мәхәллә советы җыелышларында чыгыш ясаганда, тәнкыйть сүзе әйтергә дә, үзенең фикерен белдерергә дә куркып тормый, ә андый-мондый хәл килеп чыкса, күңеленә якын алып, озак хафалана иде.
 
Олыгая барган саен йөрәгенә ешрак зарланды, әле бер, әле икенче җире сыкрап, әрнеп, картлык вакыты җиткәнен белдерә иде. Ә беркөнне, 2004 елның 16 сентябрендә, Миргарифан абыйның гомере өзелде.
 
Ир кеше тормышта нәрсә эшләргә тиешлеген барыбыз да яхшы беләбез. Миргарифан ага аңа тиешлене артыгы белән дә үтәде, бугай. Ләкин йорт салу, сад-бакча утырту, ике улын үстерү белән генә чикләнмәде, Самараның Җәмигъ мәчетен төзү эшләрендә башлап йөрүчеләрнең берсе буларак, татарның милли яңарыш эшенә саллы өлешен кертеп калдырды.
 
Шамил ГАЛИМОВ.
 
Автор фотсурәте.

---
Бердәмлек
№ --- | 18.02.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»