|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2021 Җәмгыять
«Матбугат.ру»да туган көннәр бүлеге үзгәрдеСайтыбызда «Бүген кемнәр туган» дигән бүлек бар. Кемдер аңа игътибар да итмидер, ә кемдер көн дә карап бара. Мәсәлән, Разил абый Вәлиевнең әйткәне бар: бүген кемнәр туганын шуннан гына карап беләм дип. Бу арада әлеге бүлекне бераз үзгәрттек. Моңа кадәр анда 10 исем языла иде. Алдагы көннәрдә туганнарны да кертеп. Хәзер исә көне-көнгә язылып барачак. 18 февраль икән – бары тик 18 февраль көнне туганнар гына. Димәк, кайбер көнне бу бүлек буш та калырга мөмкин, гаеп итмәссез.
Бу бүлек 2008 елдан бирле тулыланып килә. Танылган кешеләрнең туган көннәрен берәмтекләп җыябыз. Укучыларыбыз да ярдәм итә: теге кеше төшеп калган, бу кешене өстәгез, дип даими мөрәҗәгать итәләр. “Мине ник куймадың, әллә өстән кушмадылармы?” – дип әйткәннәре дә бар (Кайберәүләр үзләре турында шундый югары фикердә ки, туган көннәре турында ике сүз язуны да өстән тыярга мөмкиннәр дип уйлыйлар))) Еш кына безгә башка матбугат чаралары да мөрәҗәгать итә. Бу айны кемнең юбилее? Фәлән көнне кемнәр туган? Фәлән кешене карап әйт әле дип шалтыраткалыйлар.
Әйткәнебезчә, «Матбугат.ру»да туган көннәр бүлеге 13 ел тулыланып килә. Әйдәгез, бу эштә сез дә ярдәм итегез. Кемнең туган көнен онытканбыз? Безгә языгыз.
--- |
Иң күп укылган
|