поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.02.2021 Ана теле

Ана теле: Сүгенү – тискәре күренеш. Тәмле телле булыйк

21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Татар теле көне дип тагын 26 апрель тәгаенләнгән. Ана телебез елына ике көн бөтен дөнья игътибарында. Өстәвенә әле 2021ел тулаем да Татарстанда туган телләр елы дип игълан ителде. Үзенә күрә бәйрәм инде.

Кадерен белик – файдасын күрик, осталыгыбызны, белемебезне үрчетик. Бәйрәмне дә төрлечә үткәреп була: әләмнәр күтәреп, шомарган шигарьләр кычкырып урамда йөреп тә, сабыйлар белән әкият, шигырьләр өйрәнеп, китапханә тынлыгында сүзлек серләрен ачып та; Урын өстендә яткан сырхау әнине туган көне белән котларга онытмау да бер сихәт түгелмени ...Нишләсәк тә рухый ризыгыбыз -- ана телебездән аерылмыйк: бәйрәмдә дә, көндәлек яшәешебездә дә... Әйдәгез, бу көнне дә дәресләребезне дәвам иттереп билгелик.
 
Бу кыйблада безгә булышлык итүче Матбугат.рудагы хезмәттәшләребезгә дә ихластан рәхмәт әйтеп, барыбызга да сәламәтлек, өметле тырышлык теләп калучы Илдар абыегыз дип белерсез.
 
Узган язмада без сөйләм ниятең тискәре  булганда  телнең шул мәгънәле чаралары өстенлек ала дигән нәтиҗә ясап, төрле чыганаклардан мисаллар китергән идек. “Сүгенү” сүзе – әлеге тискәре мәгънәле лексика рәтендә (аның “сугу” калын варианты да шул рәттә). Ул сүз генә дә түгел, бөтен бер тискәре күренеш тә, диелде.
   
Шулай да  – татар сөйләменең  “сүгенү сөйләме” дигән категориясе фәндә тәгаенләнмәгән. Ул аерым сөйләм төрләрендә мәгънәви эпизодик чыгарма- өстәлмә сыйфатында күзәтелә. Тискәре күренеш буларак бәяләнә. Узган  язмабызда сөйләм мотивына бәйләп тел куллануга мисал рәвешендә күренекле журналист
Роза Камалетдинованың  язмасын (“Сүз хикмәте”, Сөембикә, Сент. 2015, 48-50 б.) тәкъдим итә башлаган идек. Анда “Бозык телнең куркынычы”.дигән бүлекчә дә бар.”Галимнәр исбатлаганча, тавыш, шул исәптән кеше сөйләме ярдәмендә судагы молекулалар төрле катлаулы структуралар хасил итә ала. Япон галиме Масару Эмото суның мәгълуматны кабул итеп кенә калмый, ә сүз хәтта, фикер тәэсирендә  үзгәрүен хәбәр итә. Ул яңа техника ярдәмендә суның кристаллар структурасын боз итеп катыра һәм микроскоптан аның сурәтен күрсәтә. Нәтиҗәләр гаҗәпләндерә – күркәм сүзләр тәэсирендә кристаллар  структурасы бик матур формаларга кергән, ә начар сүзләр әйтелгәндә бу формалар бозыла, мантыйксыз тәртипсезлек барлыкка килә.
   
Россия фәннәр академиясе галимнәре дә гаҗәп бер нәтиҗә ясаганнар – кеше ямьсез сүзләр белән үзенең буыннар челтәрен какшата, зәгыйфләндерә. ДНК кеше сөйләмен һәм укыла торган текстны электромагнит каналлары аша  кабул итә ала. Бер төрле хәбәрләр геналарны сәламәтләндерә, икенчеләре, радиация кебек, җәрәхәтли. Мәсәлән, догалардагы матур сүзләр генетик аппаратның  резерв мөмкинлекләрен арттыра, сүгенү исә мутациягә китерә. Бер төркем галимнәр исбатлаганча, гел сүгенеп көн күрүчеләр күркәм телле кешеләргә караганда азрак яшиләр икән, чөнки аларның тәнендә яшь белән бәйле үзгәрешләр тизрәк бара һәм төрле чирләр килеп чыга.
   
Яман теллелек геналардагы мутация процессын тизләтә, ДНК спирален боза һәм хромосомаларны өзә.
   
Сүгенү кешенең үзенә генә түгел, ә аны тыңлаучыга да начар тәэсир итә, бу очракта тыңлаучының сүгенүче белән килешү-килешмәве мөһим түгел...”.
   
Заманында безнең дә “тәмсез теллелекне” матбугат сөйләменә бәйләп анализлаган мәкаләбез дөнья күргән иде. (“Сүгенү – хурлык та, гөнаһ та”. Мәдәни җомга. 2004. 30 гыйнв.). Шөкер. каләмдәшләребезнең бу кәсәфәтне кисәткән, аннан котылу юлларын күрсәткән язмалары халыкка мәгълүм була тора. Укысыннар, үзләштерсеннәр генә. Менә янә ике язма:
   
Балаларны “Каһәр суккыры” дип тиргәмә!
   
Ачу чыккан вакытта олылар балаларга гына түгел, бер-берсенә дә “бәддога”  сүзләре җиткерә: начар теләк теләп, якыннарын тирги, каһәрли... Кызган чакта әрләүче бу сүзләрнең начар теләк булуын абайлап та бетермәскә мөмкин, ләкин “каһәр суккыры”, яки “шайтан алгыры” кебек сүзтезмәләр – асылда начар теләк, дин телендә әйтсәк “бәддога” була.
   
Нәрсә соң ул “бәддога”? Галимнәр аңлатканча, бәддога (яки ләгънәт) ул кемне дә булса Аллаһның рәхмәтеннән өздерү теләге, ягъни кешене Аллаһының ярдәменнән, яклавыннан мәхрүм итеп, аның авыр хәлгә төшүен теләү. Шундый теләк белдерү өчен ачуланучы күңелендә ачуланган кешегә карата нинди  зур нәфрәт булырга тиештер..
   
Шулай итеп, бәддога ул – башкаларга начарлык теләү. Тормыш күрсәткәнчә, начар теләк кешенең теленнән ачуы чыккан вакытта ычкынып китә. Нәкъ шуңа күрә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) мөселманнарны кисәтеп болай дигән:  Ачуланма! Ачулану сыйфатыннан азат булган кеше генә җәннәткә керә алыр...
   
..Шукланган балаларыбызны да: “И-и-и, рәхмәт төшкере!” дип “ачуланырга” кирәк... Ришат хәзрәт Курамшин. (Татар дини календаре, 2020, 269-270 б.).
 
 
Чын мөселман беркайчан да сүгенмәс, яман сүз әйтмәс. Мөхәммәд (с.г.в.с.) болай дигән: “Әдәпсезлек тирә-якны боза, ә оялчанлык әйләнә-тирәне күркәм итә”. Икенче бер хәдистә әйтелә: “Иманлы кеше сүгенмәс, башкаларны каргамас, яман сүз сөйләмәс”. Күпләр сүгенеп яшәүне бер гадәткә кертә, алар аның өчен борчылмый да, кимчелек, бигрәк тә, куркыныч гамәл итеп тә күрми. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) андыйлар турында болай дигән: “Хактыр ки, берәү бернинди мәгънә салмыйча бер яман сүз әйтергә мөмкин, әмма ул бу сүз сәбәпле җәһәннәмгә җитмеш елга ыргытылыр”. (Татар дини календаре, 2020, 24-25 б.).
   
Телебезнең бу кыйбладагы байлыгын  Г.Тукай ничек файдаланган? “ Әхлаксызлык” шигырен алыйк.
   Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без,
   Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без.
   Тик хәзер йөз сумны урлап килгүче угры кеби,
    Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без.
   Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга
    Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.
 
 
Үзегез дә бүтән әдипләребездән дә мисаллар китерү форсатыннан файдаланыгыз әле. Атаклы шыгыйрәбез Лена Шагыйрьҗанның менә бу гыйбарәсе үзенә күрә маяк булсын: “...Ә менә энҗе-мәрҗән. җәүһүр-якут. зөбәрҗәт-фирүзә сыман асылташларны хәтерләтеп торган кыйммәтле, затлы сүзләрне кая куярга?! Андый сүзләрне, ихтимал, муенса итеп тезеп, иң кадерле кешеңә – әниеңә, сөйгән ярыңа, сөекле туташлар һәм ханымнарга бүләк итү – буыннан-буынга күчеп килгән күркәм гадәттер... Андый сүзләрне борчак кебек сибәргә дә, чиләкләп түгәргә дә мөмкин түгел... Андый асыл сүзләрнең урыны – патша сарайлары, затлы мәҗлесләр, искиткеч бай даирәләр дип кенә уйлый күрмәгез... һич тә алай түгел. Андый сүзләр мәңге-бакый шагыйрьләр йөрәгенә төпләнеп калган... Әмма җирдә тупас, яман сүзләр дә бертуктаусыз үрчи, арта бара. Гадәттә, алар караңгы һәм тынчу йортларда, чүп баскан тузанлы тыкрыкларда яисә тимер рәшәткәле шомлы тәрәзәләр артында, канлы сугыш кырларында азалар, нәфис һәм гүзәл сүзләргә каршы көрәш ачарга көч туплыйлар, йогышлы чир сыман, бөтен дөньяга таралырга ният коралар... Кызганыч, җирдә илаһи сүзләрнең дошманнары бик күп. Шуңа күрә дә якты, нурлы сүзләр әшәке һәм явыз-яман сүзләр белән гасырлар буе көрәшеп яшиләр... (48 б.).
   
Без инде шагыйрә Гөлүсә Батталованың “Бер йотым бәхет” китабыннан  “уңай” сүз-гыбарәләрне китергән идек; менә “тискәреләре”: сират, кара козгын, ялган битлек, зәгыйфь иман, ятим, ят куллар, үз-үзнңнән бизеп, таптап үтү, рәнҗү, тарайтканнар ызанын, богауланган горурлыгы, кыргый, этлек эшләү, шайтан, таш бәгырьле,үтне сытар ялган, тышауланган хисләр, сугыш урлаган, авыр эш, аямаган олы-кечесен, тол калдырган, ятим иткән, мәхшәр, кырау төште; язлар соңарды; төсләр тонык; язмышны мең каргап (108 б.); яшьлек юләрлеген каргап; ә мин юләр көтәм әле; (парлы сүзләрнең компоненты: буп-буш урам; кап-караңгы кара көз; шомлы бушлык (117 б.); иза чиккән; язмыш камчысы; күңел инде кырык ямаулы;
   
Шулай да язманы күтәренкерәк, өметлерәк рухта очлыйсы килә. Без мисалга алган язма да (Роза Камалетдинова. Сүз хикмәте, Сөембикә, Сент. 2015, 48-50 б.) “Канатлы сүзләр” дигән бүлекчә белән тәмамлана бит. Менә ул:
 
 “...Андыйлары да аз түгел. Шөкер, бар алар. Әйтик, “мин булдырам”. “минем барысы да әйбәт булыр”.  Ә иң куәтлесе – изге ният белән,  алдан ук исәп итеп, зур теләк белән тотынган эш: “Илаһи, ният кылдым”, дип башланганы түгел микән?!
   
Халык әйтсә, хак әйтә. Сынамышларын халык мәкаль-әйтемнәргә таслап салган. Ачы тел – зәһәр, татлы тел – шикәр; Авыздан чыккан сүз – очкан кош, һавага җәелә, түз; Дөньяда сүздән көчле нәрсә юк; Агач башын җил бора, адәм башын сүз бора; Кеше сүзе кеше үтерә; Тел җәрәхәте сөңге җәрәхәтеннән дә яман; Теле яманның көне яман; Телнең буе кече, гөнаһысы олы; Телчән теленнән табар;  Тик тормаган тел башка бәла китерә; Үтергән дә тел, тергезгән дә тел; Теле авызына сыймый; Теле белән тере агачны корытыр; Теле татлы, күңеле каты; Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел; Сүз артыннан сүз чыга, күп сөйләсәң күз чыга; Усал эштән түгел, усал сүздән саклан; Яман сүз йөрәккә таш булып утырыр; Явыз тел мылтыктан  куркынычрак; Яхшы сүз аркасында адәм – адәм, яман сүз аркасында Адәм – әрәм.
   
Әлеге күзәтүләрдән. фикер агышыннан мондыерак нәтиҗә ясап була: иҗтимсөйләм төрләренең һәркайсында диярлек уңай (оптимистик) һәм тискәре (пессимистик) төсмер биреп була. Моның өчен телебезнең лексик чараларыннан тыш грамматик вә экстралингвистик чаралары да мулдан (мәсәлән. иҗекләр: --мас/мәс: өзелмәс, җиңелмәс; җенем сөймәс; көтәр, үтәр; (киләчәк, килер, киләсе, килә, булачак, булыр, буласы – И.Н.); парлы сүзләр: килделе-киттеле. Лена Шагыйрьҗанның  тискәре мәгънәле -/сыз-/сез кушымчасы турында махсус шигыре бар. Бу чараны оста кулланганга күрә дә яза алган инде ул аны. Менә әсәрләренә күз салыйк: ник җавапсыз кала: тәрәзәсез. вакытсызлык; ал нурларны сибик төссезләргә; төшкә керә. төскә чыга//Шушы имансыз заман; көчсез кеше усаллыкны күрә; Куышы юк. оясы юк –оясыз...//Өе дә юк. аты да юк –өй-атсыз.//Андыйлардан тумас димә – оятсыз... (Хуш исләре җиһан гөлләренең ... ТКН. 2011. 93 б.). Яшәеш төссезләнгәч; ямьсез булып төгәлләнә;  Каһарманнарсыз заман; Күчемсез фигыл – күчемсез милек; затсыз бәндәләр; Күңелсез –өметсез—йөргән егетсез; гамьсезлеккә баш салу; мәхәббәтсез. газапсыз; Шигъриятсез. Җансыз.Көчсез кеше; Әрсезлек; Комсыз; Канатсыз бәндәләр; РИясыз җан; Хәясызлык тирә-якта җитте игенә...; Кешелексезлек;Комсыз сулышы; Киләчәксез калмасынга;
   
Өйрәнергә. тоемларга. нәкъ урынында кулланырга гына кирәк.
                                                              Илдар Низамов,
                        филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 18.02.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»