поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.02.2021 Авыл

"Басулар ташландык хәлгә килде. Инвестор килеп калган байлыкны талап китте"

“Врач – кешене, ә ветеринария врачы кешелекне дәвалый, табигать кешене туендыра, киендерә, шушы өч төп нигезгә төкереп карау – тереклекне тулаем юкка чыгарачак”, – дигән фикер әйткән академик, физиолог Иван Павлов. Дистә еллар дәвамында күзәтү, анализлаудан чыгып нәтиҗә ясау бу сүзләрнең ифрат дәрәҗәдә дөреслеген раслый.

Дөнья күләмендә фикер йөртү өчен акыл иясе булу кирәк. Шунлыктан мин республика күләмендә, үз тирәмдәге вакыйгалар буенча гына, гади авыл кешесе буларак язам.
 
Безнең Мамадыш районы табигате белән искиткеч матур, елга, болыннарга бай булса да, чәчү җирләренең уңдырышлылыгы белән мактанырлык дәрәҗәдә түгел. Без урнашкан төбәк нигездә ташлы, начар, ярлы туфрак-балчыклы җирләрдән тора. Минем әнием сугыш елларында агроном булып эшләгән. Сугышта җиңү-җиңелү иң беренче чиратта сугышчының тамагы туклыгыннан торган һәм алынасы һәр бөртек икмәк өчен агроном башы белән җавап биргән. ӘниКшул елларда кайсы басуга ничәКцентнер кош тизәге,Ккөл, тирес керткәннәрен, күпме күләмдә кар тотылуын 1986 елда да әле чатнатып сөйли ала иде, чөнки ул еллар аның бәгыренә үткән. 17 яшьлек кыз бала яздан алып, кар төшкәнче күп төннәрен кырда йоклаган, чөнки ике-өч сәгатьКйокы өчен ул ерак басудан өенә җәяүләп кайтып җитә дә алмас иде. Ун баланы үстерә башлагач, әни фермада эшләде. Гомер буе. Тана, үгез үстерүче гади терлекчедән ферма мөдиренә кадәр күтәрелде. Гомере буе кырларны яратты, сагынды. Арыш камчылаганда, уҗымнар тишелгәч, иген өлгергәч гел бер кат әйләнеп кайта иде. Игенчелектәге һәр уңышка җаны-тәне белән куана иде. Аннан соң илдәге җан өшетерлек вакыйгаларны, басуларны, кырларны тигәнәк, чүп басканын күрми үлүе белән бик бәхетле булды әниебез.
 
Өлкән кызым Ландышның күрше авыл егете – агроном булып эшләүче Иван белән очраша башлавын белеп мин күңелемнән хупладым – иген үстергән кеше начар була алмый. Андыйларның эчке дөньясы ифрат бай, чиста була. Ул вакытта бит әле колхозлар эшли, ләкин инде аларның кислороды кысылып килә, буылуга ерак калмаган иде. Без тарихка кереп калачак хурлыклы “банкротка чыгу” дигән, җитәкчеләр тарафыннан уйлап чыгарылып, планлы, максатчан рәвештә, ясалма бетерелү чорына кереп барабыз. Бу бетерелү, юкка чыгару бөтен тармакны (терлекчелек, кырлыкчылык, механизация) урап алды. Кышка азык әзерләмичә, ветеринария ярдәме күрсәтмичә малларны ничек итеп үтерүләрен мин инде шул елларда ук “ТЯ”га язып чыктым. Үзем шунда эшләгәнлектән, барысы да күз алдында иде. Белгечләрне эштән азат итү башланды, күпләре исә законсызлыктан, эш хакын 8 ай буе күрми эшләгәнлектән, туеп, үзләре китеп барды, авыл мал-туардан, яхшы белгечләрдән, яшьләрдән бушады, фермаларның күпчелеге ябылды. Менә шул чорда янып, гөрләтеп эшләп йөргән Иван белән Ландыш та, бик күпләр кебек, икесе бер айда эшсез калдылар. Әле өйләнешкәннәр генә иде. Икесе дә кыр-болыннар балалары иде, нәрсә кичергәннәрдер барысын ташлап шәһәрнең таш йортына китеп барганда – бер Ходай белә.
 
Ул вакытта әле телефоннан түгел, хат аша аралаша идек. Нинди сагыш, сагыну иде баламнан килгән хатларда! Аның җанында кайнаган уттан кәгазь битләренә ут кабар кебек иде, әгәр алар кызымның күз яшьләре белән сугарылмаган булсалар... Анда алар елый, монда – мин, чөнки үземнең, балаларымның, әти-әниләрнең тирләре белән сугарылып үскән иген басулары чүплек хәленә килеп бара. Фермаларның коелып төшкән тәрәзәләре, каерылган ишекләре аша кергән җилләр бушлыкта улап исә...
 
Басулар ташландык хәлгә килде. Соңгы елларда гына (колхоз таратылганнан соң) берничә инвестор килеп калган байлыкны талап китте. Араларында шулкадәр башсызлары бар иде, исләрең китәрлек, эшләгән җүләрлекләренә карап, ирексездән, үзебезнең югары җитәкчелек турында: “Әгәр күрә торып шундый законсызлыкка, таркатылуга юл куялар икән, димәк, алар өчен шулай файдалы”, – дип уйлый идек. Документлар аша нәрсә яшерелгәнен җитәкчелек үзем генә беләм дип уйлап нык ялгыша, билгеле, чын дөреслекне чынлыкта гади халык белә, алай булмаса, тарих та булмас иде.
 
Кода урын өстендә калып, карап-тәрбияләр кеше булмау сәбәпле, Иван белән Ландыш, фатирларын, эшләрен калдырып, туган якка кайттылар.
 
Балалар, күзгә карап: “Әни, без калдырып киткән, гөрләп иген үскән басуларны нишләткәннәр ул: алабута, сарут, тигәнәк басып, эштән чыгарган бит кырларны! Нишләткәннәр ул фермаларны, 6 авылның сыңарында да сыңар терлек юк бит?!” – дип сораганда, миңа үлем газабы кичерү генә шушылай авырдыр дигән уй килде. Алар киткәндә әле 6 авылда мәктәп, 4 авылда балалар бакчасы да эшли иде. “Сөт Иле” инвестор булып килгәч, эшләр бераз алга таба китте. Әкренләп күтәрелеш башланды. Иван белән Ландыш үз белгечлекләре буенча эшкә тотындылар. Иван беркайчан да көнгә 8Ксәгать эш тиешле дип эшләүчеләрдән түгел. Төнге 12дә кырдан кайтып, таң сызыгында торып кырларга чыгып китте. Бу уңайдан гаиләсендә ниндидер сүзгә килеш булмады, чөнки, ничек кенә авыр булса да, Ландыш караватта ятып иген үстереп булмаганын аңлый торган аек акыллы, сабыр бала.
 
Мин аларга карап чын-чынлап нык куаныч кичерәм.
 
“Сөт Иле” нигәдер озак эшләмәде. Югыйсә инде тотрыклы хезмәт хакы түләүгә дә ирешеп килә иде.
 
Фермаларның күпчелегенә маллар кайтты, кырлар әкренләп чүп үләненнән арынып, яхшы уңыш бирә, тормыш, акрынлап булса да, ышанычлы эзгә төшә башлады. Шул елда беренче мәртәбә, күп еллык торгынлыктан соң, кырлар мул уңыш бирде. Иванның сөенече кырларына гына сыярлык түгел иде, беренче мәртәбә, шәһәрдән кайтканнан бирле ул чын куаныч белән елмая-көлә башлады.
 
Аннан яңа инвестор килде. Район башлыгы итеп тә район тарихында беренче мәртәбә район кешесе билгеләнде. Башлык районда иң көчле экономист, финансист, инвестор да аның булышлыгы белән зур уңышларга иреште, бер-бер артлы грантлар отты, программалар аша зур акчалар алды. Районга күпләп токымлы маллар, яхшы сортлы симәнәләр кайтуында да район башлыгының тырышлыгы гаятьКзур рольКуйнады.
 
Иван шул ук белгечлеге белән яңа җитәкчелек кулы астында эшли башлады. Үз эшен чын күңелдән яраткан кеше, хуҗа булып кем килсә дә, намус белән эшли ул. Көнне төнгә кушып эшләгән кияүгә карап, кайчагында: “Нигә шулкадәр тырыша икән бу Иван?” – дип уйга калам. Ул кырларны шундый дәрәҗәгә китерде, кеше түгел, басып торган ат күмелә иген кырларында. Кукуруз сабакларының биеклеге 2,5-3 метрга җитә, моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә силос массасы алына, гектардан орлык алу иң югары дәрәҗәдә. Бодай, рапс, люцерна, солы, борчак уңышы шул дәрәҗәгә җитте, нәтиҗәдә инвесторыбыз хәзер республика буенча гына түгел, Русия күләмендә телгә алына. Монда Иванның тырышлыгы, үҗәтлеге, үз белгечлегенең чын остасы булуының зур рольКуйнавын күреп, белеп тору минем өчен дә зур куаныч. Җитәкчегә уңышны эшенә чын күңелдән бирелгән нәкъ шундый фидакарь белгечләр китерә, югары дәрәҗәгә менгерә дә инде. Җитәкчеләр аларга рәхмәт әйтергә онытмасыннар, алар белән санлашсыннар иде. 45 ел күзәтүдән чыгып әйтәм: гаделсезлек нәтиҗәсендә авыл оешмалары таркалса бар авырлыкны кырлар, басулар, терлекчелек, табигатьКкүтәрә. Безнең туган җиребез яңадан бер мәртәбә мондый ачы тәҗрибә аша үтмәсен иде инде.
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.02.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»