|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2021 Мәдәният
Разил Вәлиев: "Яңа татар җыры бүген биеклектә, 24 катта"Әлеге минутларда "Ривьера" кунакханәсендә Ваһапов фонды үткәрә торган "Яңа татар җыры" фестивале темасына багышланган матбугат конференциясе уза. Ни кызык, журналистлар белән очрашу 24 катта бара. "Төрле катларда матбугат конференцияләрендә катнашкан бар, 24 катта беренче тапкыр катнашам. Бүген татар җыры югарыга, 24 катка менде", - диде Разил Вәлиев. "Бу бик күп мәкаләләргә башисем булырга мөмкин", - диде җыр бәйгесенең башлап йөрүчесе Рифат Фәттахов. Шулай иттек тә. "Матбугат.ру"да бу сүзләрне башисемгә чыгардык.
Бәйгегә 347 җыр килгән. Бу бик күп. Димәк, сайлап алу мөмкинлеге дә зур.
Бәйге турында исегезгә төшерәбез:
"Яңа татар җыры" конкурсының грандиоз гала-концерты 27 февраль көнне "Пирамида"да узачак.
Әлеге кичәдә Ваһапов фестиваленең көз көне узган "Яңа татар җыры" конкурсында җиңгән җырлар игълан ителәчәк. Конкурсның гомуми приз фонды - 2 миллион сумнан артык.
Конкурсны Татарстан президенты ярдәме белән Мәдәният министрлыгы һәм Ваһапов фонды оештыра. Анда Илһам Вәлиев, Артур Исламов, Асылъяр, Алсу Әбелханова, Марсел Вәгыйзов, Руслан Сәйфетдинов һәм «Премьер» төркеме, Рәфис Хөснетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Тамыгөл, Максуд Юлдашев,Алмаз һәм Айдар Юнусовлар, Илгиз Мөхетдинов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Базарбай Бикчәнтәев, Артур Шөгәепов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Татарстан дәүләт камера хоры, «Казан нуры» оркестры һәм башкалар катнашачак. 347 катнашучының 100дән артыгы Башкортстаннан. Чехиядән дә катнашучы бар.
--- |
Иң күп укылган
|