поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.09.2010 Җәмгыять

СӘФӘР ЧЫКТЫМ ҖӘЯҮЛӘП

Предприятиеләр бөлгенлеккә төшә, эштә кыскартулар, хезмәт хакы кими, бәяләр “котыра”... Ә минем диңгезгә барасым килә, тик кесәдә җилләр уйный. Җитмәсә, дус кызлар Гарәп Әмирлекләрендә, Кипрда, Италиядә ял итеп, “пәри”гә әйләнеп кайтып, күңелне җилкендерә.

Бөтен дөньяны дер селкетүче кризисны җиңәргә план кордым әле. Чит илләргә көчем җитмәс, ә менә үзебезнең Кара диңгез буйларын «яулармын» дип уйладым. Кесә ягы такыр булу сәбәпле (студент халкы бит), диңгезгә автостоп белән барырга булдым. Уй-фикеремне әниемә ирештердем. Ул минем “антикризис” планымны хуплады, тик юлга үземне генә чыгарып җибәрмәде, “койрыгыма” утырды... Без, ике “сәяхәтче бака”, юлга кузгалдык...

 

ДИҢГЕЗГӘ СӘФӘР

 

Барыр юлыбыз озын булу сәбәпле, башта Ставрополь шәһәрендә туктап, ял итеп алырга планлаштырдык. Анда әнинең дусты Анна апа яши. Ставрополь белән Казан арасы 1800 чакрым. Бу хакта безгә таныш “дальнобойщик” бәян итте. Шулай ук уңайлы, кыска юл планын да сырлап бирде: Буа – Ульян – Сызрань – Саратов – Волгоград - Элиста - Ставрополь.

 

Көндезге берләрдә сәфәр чыктык: Займище бистәсе тирәсендәге трассага юнәлдек. Ярты сәгатьләр эссе кояш нурлары астында кызынганнан соң, ниһаять, каршыбызда “ГАЗель” машинасы пәйда булды. 44 яшьлек Михаилның Мәскәүгә барышы икән. Ул үзе белән ике улын да иярткән. Тегеләр “акбашлы”ны яуларга тәвәккәлләгән. Алар белән сөйләшә-аралаша торгач, Буага җитүебезне сизми дә калганбыз.

 

Аннан Ульян – Сызрань арасын күз ачып йомганчы уздык.

 

Ә Саратов юлы бик мәшәкатьле булды. Ялгышып, җиңел машиналарны шәһәргә илтүче юлга барып басканбыз икән. Төн уртасында трассада басып торулары бигрәк куркыныч икән! Ниһаять, бер мәрхәмәтлесе туктап утыртты үзебезне. Шатлыктан бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә Сергейга рәхмәтләр укырга тотындык. Аның машинасыннан Волгоград борылышында төшеп калдык. Каршыбызга килеп туктаган “Вольво” ны күргәч, сөенеп туя алмадык. Тирә-юньдә ырылдап әрле-бирле йөрүче эт өере йөрәккә шом салган иде. Тик озак шатланырга туры килмәде, “спальниктагы” ике ир-атны күргәч, куркуга калдык. Әни шунда тиз генә риваять уйлап тапты. Имеш, безнең Адлер шәһәренә мөселман симпозиумына барышыбыз. Акчабыз булмаганга, автостоп ысулын сайларга мәҗбүрбез. Егетләр Чечен республикасыннан булып чыкты. Үз машиналарында башка регионнарга яшелчә, җиләк-җимеш ташыйлар. Үзләре аралашучан да икән, карбыз-кавын белән сыйладылар. Юлда туктап намаз да укып алдылар.

 

Күзләрен йокы пәрдәсе каплый башлагач, машиналар өчен махсус тукталышта безне кабинада калдырып, төнне үзләре кафеда уздырды. Шулай итеп, тәүлек әйләнәсендә өч сәгать черем итеп алдык...

 

Калмык республикасы бихисап сарык, ат көтүләре, юл буенда дистәләрчә чакрымга сузылган карлыган плантацияләре белән шаккатырды. Җирле хатын-кыз аны җыеп, юл буенда сатып тора. Карлыган тулы чиләкләр янында халык мәш килә.

 

Республика эсселектән интегә, ул 50 градуска җитә. Июль ае булуга карамастан, агачлар саргаерга өлгергән, дала алтын төскә кергән. Сазан белән Элиста үзәгендә саубуллашып, яңадан машина тотарга керештек. Урамда басып торганда калмыкларның безне кызыксынып күзәтүен сиземләдек. Кыска буйлы, симез гәүдәле ике тешсез ханым бармаклары белән безнең якка төртә-төртә гәп куерта.

 

СТАВРОПОЛЬ – ГҮЗӘЛ ШӘҺӘР

 

Бу юлы машинаны озак көтәргә туры килмәде. Мөхәммәт безне Ставропольгә выжылдатып китереп җиткерде.

 

Автовокзалда безне әнинең дусты каршы алды. Ике елдан артык күрешмәгән ике дус – әнием белән Анна апа – елашып күреште. Әле өйгә кайткач та, төне буе серләшеп, керфек тә какмый чыктылар. Иртәгесен Анна апа нишләгәндер, ә без икәүләп шәһәр белән танышырга киттек.

 

Ставрополь – бик матур, чиста шәһәр. Урам буйлап сузылган аллеяларда төрле җимешләр үсеп утыра: алыча, төче чия, өрек җимеше, тут җиләге (кура җиләген хәтерләтүче озынча кара төстәге җимеш), груша... Шуларны ашап кинәндек.

 

Шәһәр тагын шунысы белән шаккатырды: көндезен дә, кичен дә төртенә-кабалана ашыгучылар очрамады безгә. Чәченә чал кунган парлар күплеге, аларның кулга кул тотынышып, урамда ял итеп йөрүләренә сокланмый мөмкин түгел...

 

Биредә парклар да үзенчәлекле. Кичләрен симфоник оркестр уйный, төрле яшьтәге парлар, фокстрот, чарльстон, валс, шейк биеп рәхәтләнә.

 

Милиция дә бик сизгер, тәртипне тырышып саклыйлар. Анна апа паркта ире белән аяк өсте, тиешсез урында сыра эчеп торганда, килеп «каптырдылар» үзләрен. Беррәттән безнең белән дә кызыксындылар. Паспортларыбызны сорадылар, ә без аларны өйдә калдырган идек. Шуңа күрә безгә үзләре белән милиция бүлекчәсенә барырга тәкъдим иттеләр. Әни журналист таныклыгын күрсәтеп, әлеге четерекле хәлдән шома гына котылдык.

 

Ставропольдә ике көн ял иткәннән соң, яңадан сәфәр чыктык. Краснодарга да мәшәкатьсез барып ирештек.

 

Ниһаять, без Дҗубгада!

 

ИСӘНМЕ, ДИҢГЕЗ!

 

Джубгага төн уртасында килеп төштек. Машинадан чыгуга, безне дистәләгән хатын-кыз урап алды. Кемнең кулында, кайсының муенында: “Фатирга кертәм” , – дигән язу асылган. Җаның ниндиен тели: тәүлегенә 300 сумнан алып, 5 меңгә кадәрле торак тәкъдим итүчеләр бар. Без Римма исемле апа белән 250 сум түләргә килешендек.

 

Римма апа яшәгән йортның ишегалдына килеп кергәч, андагы иркенлек сокландырды. Биредә берничә ике катлы бина кукыраеп утыра – хан сарайларымыни! Аларның һәрберсе кечкенә, тыйнак бүлмәләргә бүленгән. Кер юу, ашарга пешерү, машина кую, юыну өчен аерым урыннар билгеләнгән. Хуҗабикәнең йорты читтәрәк урнашкан. Ул анда улы Ишхан һәм кызы Найра белән яши. Шундый зур хуҗалыкта булышу өчен, башка шәһәрдән апасы Алланы чакырып алган. Берьюлы иллеләп ял итүчегә хезмәт күрсәтергә үзләре генә өлгерә алмый, күрәсең. Римма апа белән Ишханның күп вакыты клиент “ауларга” сарыф ителә. Ә Найрага хуҗалыкта эш муеннан...

 

...Күрәсе, очрашасы килү теләге шулкадәр көчле иде ки, әнине иртүк уятып, диңгезгә ыргылдым! Каршымда пәйда булган иксез- чиксез, искиткеч манзарага хәйран калдым. Кара диңгез дигәннәре зәп-зәңгәр икән ич ул! Менә шундый гүзәл, сихри матурлыкка карап, озак хозурландым...

 

Курорт халкының көн тәртибе нигездә бертөрле: су коену, кызыну, төрле экскурсияләргә йөрү... Ә кичке уннан соң пляжда төнге тормыш башлана. Таң атканчы ял итүчеләр бихисап кафе, ресторанда күңел ача. Кесәдә әни белән икебезгә 9 мең генә дип тормадык, эт артыннан бет чаба дип, без дә кешедән кимен куймадык: “банан”да да, катамаранда да, “таблетка”да да очтык, экскурсияләрдән дә мәхрүм булмадык. Төрле кызык, истә калырлык хәлләр дә булды. Беркөнне диңгездә коенганда, бик мөлаем апа белән танышып киттек. Ул Чечнядан килгән икән. Мәдинә исемле. Ире Сәйдулла белән бергәләп ял итәләр. Шунда ук тагын бер кызчык белән таныштык. Ул да Мәдинә исемле. Ташкенттан Дҗубгага гаиләләре белән яшәргә кайтканнар. Минем әнием исеме дә шундый ук. Өч адаш рәхәтләнеп аралашты да соң ул көнне! Өйгә кайтып киткәнче көн саен сөйләшеп кинәнделәр.

 

Грозный тирәсендәге авылларның берсендә яшәүче Мәдинә апа эч серләре белән дә уртаклашты. Татарстан белән бәйле мәхәббәт тарихын да сөйләп бирде. Аңа 20 яшьләр тирәсендә ул бер егеткә гашыйк була. Салих Казаннан Грозныйга хәрби хезмәткә җибәрелгән була. Егет яшь, чибәр, акыллы. Үзе эчми, тартмый да. Ике ел буе очрашып йөри яшьләр. Бер-берсенә мәхәббәт хисләре хакында да белгертәләр. Мәдинә апа Салихына ияреп, Казанга кайтырга да ризалык бирә. Тик әнисенең бәгырькәен үзе яныннан чит җирләргә җибәрәсе килми шул. Мәдинә апага әнисе белән килешүдән гайре юл калмый. Хәтта аңа Салихы үзенә ябышып кайтырга тәкъдим итсә дә…

 

– Ирем Сәйдулла белән дус, тату яшәдек, бәхетле гомер кичердек. Инде менә пенсиядә. Тик менә Салихымны гомер буена оныта алмадым, әле бүген дә аңа булган хисләрем татлы яра булып йөрәгемдә сыкрый. Беренче саф, чиста мәхәббәт онытылмый икән шул ул…

 

Тагын бер кызыклы хәл турында язасым килә. Әни диңгез буенда ял итүчеләр арасында иң каралардан булып, әллә кайдан күзгә ташланып, халык игътибарын үзенә тартып торды. Еш кына ял итүчеләр аны туктатып:

 

– Ничә көндә шулай каралдыгыз, берәр төрле лосьон кулландыгызмы тизрәк каралыр өчен? – дип, аптыратып бетерә иде.

 

Ә биредә шактый негр ял итә, аларның күбесе студент, акча эшләргә килгән: хатын-кызлар прическа ясау белән мәшгуль булса, егетләр фотога төшерә. Кап-кара аркаларына Маруся, Маша, Даша дип “исемнәрен” акбур белән тырныйлар да пляж буйлап, халыкны фотога төшереп йөриләр. Без Сопран исемле мөселман егете белән танышып-сөйләшеп киттек. Ул Новосибирск университетларының берсендә укый, дүртенче курсны тәмамлаган. Һәр елны җәйләрен дуслары белән Кара диңгез буендагы курортларда эшләп уздыралар. Шул рәвешле ул туган илендәге әти-әнисенә булыша.

 

– Көненә 15 меңнән дә ким акча эшләмибез. Халык бит бирегә ял итәргә, күңел ачарга дип килә. Шуңа күрә акча кызганмыйлар. Әзрәк “төшереп” тә алсалар, унлап фото ясамыйча туктамыйлар.

 

Беркөнне шуларның икесе әни янына килеп:

 

– Якташ, әйдә фотога төшегез әле, нибары 100 сум гына бит, – дип бәйләнергә тотынды.

 

Әни дә югалып калмады, алардан сорап, мунчаладан эшләнгән итәк, беләзекләрен киеп, китте пляжда акча эшләргә. Коеп куйган негр инде менә! Негрларга охшатып:

 

– Самолет, самогон, колбаса, – дип кычкырып йөри торгач, шактый кешене фотога төшәргә «кодалап» өлгерде әнием. Тиз арада 2000 сум акча эшләп алды. Негрлар әни артыннан ияреп, шаккатып, акча җыеп кына йөрделәр. Шулчак бер апа әнидән:

 

– Кызым, син аз гына булса да русча беләсеңме соң? – дип сорап куймасынмы…

 

– Русча гына түгел, татарча да әйбәт беләм әле мин, Казаннан килдем, татар хатыны, – дигәч, якын-тирәдәге халык рәхәтләнеп көлеп алды. Негрлар «порядочный» булып чыкты, безне җиләк-җимеш, тәмле су, туңдырма белән сыйлады.

 

Эшләгән акчаның яртысын безгә бирергә теләсәләр дә, яннарында бөтерелеп йөрүче чем-кара негр балаларын күргәч – алмаска булдык.

 

Сихри табигать кочагында ун көн сизелми үтеп тә китте. Мәшәкатьсез, проблемасыз, рәхәт мизгелләр...

 

Саубуллашыр көн дә килеп җитте. Мөлаем, ачык йөзле, йомшак күңелле, кунакчыл хуҗалар – әрмән гаиләсенә рәхмәтләр әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык.

 

R.S. Теге үзебез белән алган 14 мең сумга отчет бирмәдем ич әле. Аларның 5 меңе Римма апада яшәгән өчен, 6сы ашау-эчүгә китте. 2 меңе төрле кирәк-ярак чыгымга тотылды. Калганына сувенирлар төяп кайттык.

 

Өстәп шуны да әйтим: бу язманың һич тә инструкция, күрсәтмә булып хезмәт итәргә хакы юк. Кабатларга өндәү дип тә кабул итмәгез – автостоп куркыныч, хәвефле юл ул!!! Мин бары тик кризис дигән нәмәрсәне җиңүем хакында гына бәян иттем. Дөресрәге, характер камилләштерү юлында бер баскыч өскә күтәрелдем... Ә иң мөһиме – күптәнге хыялым тормышка ашты...

 

Казан-Ставрополь-Джубга-Казан.


Юлия АНДРИЕНКО
Безнең гәҗит
№ 10 | 22.09.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»