|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2021 Мәдәният
XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү башландыГаризаларны сайлап алу комиссиясенә 1 июньгә кадәр җибәрергә мөмкин. Фестиваль исә 5-10 сентябрь көннәренә планлаштырылган. Тамашачыларны конкурстан тыш өстәмә программа көтә: уен, документаль һәм анимацион киносының иң яхшы үрнәкләре, ретроспектив һәм тематик сайлаулар. Фестиваль кысаларында иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре планлаштырылган. Биредә шулай ук кинофестиваль-партнерлары өчен инвестиция-презентация мәйданчыгы, эшлекле мәйданчык һәм башкалар булачак. Катнашу өчен гаризаны чараның рәсми сайтында бирергә мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.
--- |
Иң күп укылган
|