поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.02.2021 Мәдәният

Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшырдылар

2020 елда гамәлгә куелган, 2021 елның 15 февралендә беренче тапкыр тапшырылучы премиягә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова; Татарстанның атказангна артисты Филүс Каһиров; үзешчән җырчы, Илһам Шакировның туганы Флёр Шакиров лаек булды!

Бөек, горур, мәгърур, моңлы халкыбызның ерак гасырлардан, борынгы акыннардан, дала чичәннәреннән башланган кабатланмас җыр сәнгате бар. Телсез халык булмаган кебек – дөньяда – җырсыз халык та юк.

Татар кешесе шатлыклы чагында да, күңелен хәсрәт телгәләгәндә дә – җыр сузган, көй көйләгән. Гасырлар аша узган татар җыры, халкыбызның һәр күзәнәгендә сакланган бормаларын, моңын югалтмыйча – камиллеккә омтылган, татарча аһәңен җуймыйча – профессиональ югарылыкка күтәрелгән.

Тарихта эзле татар халкы гомер-гомергә җырга, моңга хезмәт иткән шәхесләрен барлап, кадерләп яшәткән – аларны алкышларга, мәхәббәткә күмгән, илаһи бөеклеккә күтәргән.

Халкыбызның шундый – кадерле, асыл улларының берсе – татар халкының күренекле җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе Илһам Шакиров!

Каләм әһелләре, галимнәр татар җырчысы исемен әсәрләренә, истәлекләренә керткәннәр. «Илһам Шакиров – чын талант, халык улы. Тукай исән булса, башыннан сыйпар иде аны», – дип язып калдырган Сибгат Хәким, «Илһам Шакиров җыр сәнгатендә үзе бер дәвер», – дигән зур бәя биргән Мостай Кәрим, «Ул халык моңын яклаган кебек, халык та аны зур алкышлар белән котлап каршы алды, ала һәм алачак», – дигән Нәкый Исәнбәт, «Үлемсез шәрәфле данның иясе ул – Илһам Шакиров» – дип, бәяләгән җырчыны Әмирхан Еники, «Илһамның бөек җырчы икәнен таныйм, әмма шаккатмыйм. Татарның рухи чишмәсе шаккаткыч! Татарның Илһамы булмаса, шаккатыр идем!” – дип язган Туфан Миңнуллин, «Ил кайгырса, илдә Илһам җырлый, Ил сөенсә, илдә Илһам көлә...», дигән шигъри юллар белән, Разил Вәлиев җырчының татар күңелендәге сизгер кыл икәнлеген әйтеп биргән, «Җырла син, гасыр улы, мәшһүр талант иясе, моң галәмендә ни гамь бар, сөйлә безгә...» дип мөрәҗәгать иткән җырчыга Марсель Гали...

1974 елда Илһам Шакировның Мәскәүне шаулаткан концертында «Кара урман»ны тыңлап, атаклы музыкант Мстислав Ростропович таң калган, «Ты убил меня этой песней!» – дип, татар җырчысына, татар җырына соклануын белдергән. СССРның халык артисты Бибигөл Түләгәнова: «Аның халыкчан моңы, көйне үзәккә үтәрлек итеп башкаруы минем күңелне кузгата, үз иҗатыма да дәрт бирә» – дип, Илһам ага җырыннан тәэсирләнгән.

Рус шагыйре Михаил Львов данлыклы «Кара урман»га аталган шигырендә:
«Мин – сабый... «Кара урман» җыры белән әсәрләнгән...
Әй, кемнәр миңа мондый олы мирас калдырды икән?..
Даһи җыр миңа күпме җан ярасы салды микән?!» – дип, татар моңыннан әсәрләнүен әйткән.

Табигатенә кабатланмас моң салынган уникаль җырчының халык җырлары, классик һәм заман композиторларының әсәрләреннән тупланган бай репертуары бар. «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Хуш авылым», «Сандугач», «Өченче көн тоташ кар ява», «Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем», «Син сазыңны уйнадың», «Бик еракта идек без», «Бер алманы бишкә бүләек», «Әдрән диңгез», «Идел буе каеннары»... Йөзәрләгән җырны санап чыгар өчен дә бер кичә кирәк булыр иде. Ул узган гастроль чакрымнары исә – Җир шарын берничә тапкыр колачларлык. Арчадан – Америкага, Сарманнан – Европага, Казаннан – Кытайга – җырчының тавышы дөньяның барлык кыйтгаларына барып җиткән. Җыры һәркем – иген иккән җир кешесе өчен дә, фән эшлеклесе, дәүләт җитәкчесе, галим өчен дә бердәй ягымлы, бердәй камил яңгыраган!

Илһам Шакировның иҗади гомере Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филаромниясе белән бәйле. Җырчы, сәнгать җитәкчесе, остаз... Татар филармониясенең күпъеллык традициясе бар – Илһам Шакировның туган көне – 15 февральдә – халкыбызның танылган җырчылары катнашында зур концерт уздыру. Илһам ага инде берничә ел арабызда булмаса да – традиция үзгәрми. Бүгенге очрашуыбыз да – моның ачык мисалы.

Филармониянең алтын чорын тәшкил иткән, татар эстрадасы аерым бер югарылыкка күтәрелгән елларның гаҗәеп бер тандемы – Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова! «Илһамның миңа йогынтысы зур иде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Җырларның бик тирән яткан моңын ачарга, музыканың иң нечкә хасиятен табарга өйрәтте ул» – ди Әлфия Авзалова бер истәлегендә. Җыр сәнгатендә кабатланмас дәвер – алар иҗат иткән дәвер ул!

Илһам Гыйльметдин улы Шакировның татар җыр сәнгатенә керткән өлеше санап бетергесез. Архивларда, язмаларда, пластинка-дискларда кабатланмас мирас булып сакланучы йөзләгән җырлары, һичшиксез, киләчәк гасырларда яшәячәк милләттәшләребезгә дә барып ирешер!
Берничә ел элек арабыздан киткән Илһам Гыйльметдин улы Шакировның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә Татарстанда зур эшләр эшләнә. Казанда җырчы исемен йөрткән урам, Концерт залы барлыкка килде; башкалабызда җырчыга истәлек билгесе, туган ягында бюст ачылды, замандашларының Илһам ага турындагы истәлекләре, багышлаулары тупланган китап чыкты. Җыр дөньясын – үз дөньясы итеп сайлаган иҗатчылар өчен булдырылган Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе – әлеге эшләрнең тагын берсе һәм гаять мөһиме. Ул безгә халкыбызның җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүче профессиональ сәнгатькәрләребезне, татарның бүгенге чор акыннарын барларга, җыр дөньясының халәтен бәяләргә мөмкинлек бирер!

Хәерле сәгатьтә!


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»