поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.02.2021 Мәдәният

Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмилә: "7 ел инде хастаханәдә эшлим. Пандемия вакытында 17шәр сәгать ялсыз эшләдем..."

Моннан бер 10-15 ел элек үзенең “Мәхәббәт ятьмәләре”нә уратып алган, Финляндиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез Җәмилә шактый вакыт югалып торды. Ул хәзер яңадан тамашачыларын иҗат җимешләре белән сөендерә башлады. Без дә аның белән элемтәгә кердек.

-  Җәмилә апа, мин сезне нишләптер гел Финляндия татары, дип уйлый идем. Ялгышканмын...
-  Бу хакта бик сөйләргә яратмыйм. Шулай да кыскача гына әйтеп китим инде. Мин Пермь шәһәрендә тудым. Миңа 5 яшь булганда әниемне үтерделәр. Аннан соң мине 12 яшькә кадәр әниемнең әнисе Фатыйма әбием тәрбияләде. Аннары опекунлыкка әбиемнең туганы Зөһрә апа алды. 
 
-   Сез гыйнвар аенда гына әниегезгә багышлап җыр чыгардыгыз. Рухы шат булсын! Шундый зур паузадан соң ник кире шоу-бизнеска кайтырга булдыгыз?
-   Иң башта әйтим әле, мин шоу-бизнеска түгел, ә иҗатка кайттым. Бик сагындырган, иҗат итмичә яши алмыйм. Тиздән яңа клибым чыгачак. Анда шул 10 еллык паузам да күренәчәк, сезнең сорауларга җавап та булачак. Ә моңарчы минем иҗатка вакытым калмады, чөнки ирем белән аерылышырга туры килде. Мин фин татарына кияүгә чыгып, Финляндиягә килеп эләктем. Матур гына 20 ел яшәдек. Ләкин тормышта төрле хәлләр була... Әйе, башта балалар белән ялгыз калу бик авыр булды. Мин шәфкать туташына укырга кердем. Балаларны күтәрергә тырыштым. 7 ел инде хастаханәдә эшлим. Пандемия вакытында 17шәр сәгать ялсыз эшләдем. 

-    Хәзер сез ялгыз түгел, иҗат дәрте дә кире кайткан.
-    Әйе, ел ярым инде Ринат Бакиров белән яшим. Ул танылган композитор Рафаэль Бакировның улы. Ринат – мультиталант, шәп гитарист. Моңарчы танылган Мәскәү, Италия җырчылары белән эшләде. Консерваториядә укытты.
 
-    Татар эстрадасын күзәтәсез, димәк?
-    Юк, бөтенләй тыңламыйм, диярлек. Менә күптән түгел инстаграмда үз аккаунтымны булдырдым. Анда ара-тирә җырчылар күренә. Ләкин тыңларлык кеше юк. Әгәр җыр 6 секунд эчендә ошамый икән, тыңлап та тормыйм. Менә Илнар Шарафутдиновны тыңлыйм. Аның белән җыр да яздырдык, озакламый клип та чыга. Айдар Рәкыйпов иҗатын күзәтәм. Хатын-кызлардан Мәликәне бик яратам. Ләкин татар халкы ни өчендер аның кадерен белмәде. Опера җырчысы Эльза Исламованы хөрмәт итеп тыңлыйм, Гүзәл Уразованың тавышы ошый. Саидәне тыңлавы рәхәт. Аның тавышы чиста, чишмә кебек. Бозылмаган, начарлыклар күрмәгән тавыш. 
 
-    Шулай да, Җәмилә апа, татар тамашачысы сезне ярата, хөрмәт итә, сагына, дип уйлыйм...
-    Яратучылары да бар. Бик күп матур эчтәлекле хатлар алам. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дия иде әбием. Бердәм булыйк. Бер-беребезгә матур сүзләр генә әйтеп яшәсәк иде. Бәлки тормышларыбыз да матурланыр иде. 
 
 
 

Динара МИННЕКАЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 09.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»