|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2021 Шоу-бизнес
Дүрт бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова: Каюмның яныннан да китмиләрҖырчы Ландыш Нигъмәтҗанова үзенчәлекле тавышы, стиле белән дә аерылып тора. “Эстраданың блондинкасы” дигәч, шундук аның турында сүз барганын аңлыйлар. — Ландыш, Казанга күченгәндә, сиңа ничә яшь иде? — Без Чаллыда яшәдек. XI сыйныфта укыган чагымда, гаиләбез белән Казанга күчендек. Бертуган апам белән арабыз бер генә яшь. Гаиләдә өч бала: энебез дә бар. Әти-әни дә Казанда яши.
— Алар лаеклы ялдамы?
— Әйе, пенсиядә. Әмма әти барыбер эшли әле. Аның төзелеш фирмасы бар иде. Җәен кайвакыт мунча салалар. Әни күбрәк өйдә.
— Бертуган апаң белән бик охшагансың икән.
— Кемдер охшата, кемдер — юк. Бер елны апа да чәчен сарыга буяды. Ул вакытта охшашлык күбрәк булгандыр. Әмма апа бу гамәленнән тиз кайтты. Ә мин, бер буяткач, гел шулай йөрим, чөнки ошый. Болай икебезнең дә чәчләребез карарак төстә.
Әни балалар бакчасында эшләде. Киемнәрне дә икебезгә бертөрлене ала, чәчләребезне матур итеп үрә иде. Хәзер Ләйләнекен мәктәпкә шулай җыеп җибәрәм. “Ник алай үрәсез? Хәзер андый мода түгел”, — дип язучылар бар. Безгә ошый. Мода артыннан куа торган кеше түгелмен. Алай балага да җайлырак, җыйнаграк йөри.
— Сез гел гармониядә яшисез кебек. Күз тимәсен, гаиләгездә бәхәс тә чыкмыйдыр сыман...
— Фәрит белән бер-беребез өчен туган шикелле. Һәрвакыт бер-беребезне аңлыйбыз, гел бер сүздә. Алай яшәү җиңелрәк. Әлбәттә, һәр нәрсәне уртага салып сөйләшәбез, уйфикерләребез туры килә. Шуңа талашырга җай чыкмый, Аллага шөкер. Сүз көрәштереп утырмыйбыз.
— Син — дүрт бала әнисе! Төпчегегез күптән түгел туды. Туклану режимың үзгәрдеме?
— Туклануга килгәндә, беркайчан тыелмыйм. Бала тугач та шулай. Диета да тотканым юк. Гел хәрәкәттә булгангамы, бәлки, геннар, организмым шундыйдыр, һәрчак бер авырлыкта торам. Шуңа нәрсә ашыйм икән дип уйлаганым да, моңа вакытым да юк. Теләгәнемне ашыйм.
— Кечкенә Каюм ничек соң? Үсәме?
— Аллага шөкер! Еламый. Үсә. Әз генә эче авырткалый. Анысы күп балада күзәтелә. Әнвәр белән Гомәрдә дә шулай булды.
— Энекәшне бергәләп карыйлармы?
— Балалар Каюмны бик ярата, яныннан да китмиләр. Сыпырып, сөйләшеп кенә торалар, миңа да булышалар.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|