|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2021 Мәдәният
Замирә Рәҗәпова эшкә чыккан. 40 көнлек Камиләне кем карый?Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова “Әй язмыш, язмыш...” тапшыруын төшерә башлаулары хакында хәбәр итте. Яңа елның беренче көннәрендә Замирә Рәҗәпова өченче тапкыр әни булды. Ире Максим Куприяновка ул Камилә исемле кыз бүләк итте.
Узган атнада бәби туйлары үткәргәннән соң Замирә “Әй язмыш, язмыш...” тапшыруын төшерә башлаган.
-Минем директка килгән иң популяр сорау — съемкалар вакытында Камиләне кем карый? Минем эшем, юлга киткән вакытны да исәпләсәк, 4 сәгать чамасы дәвам итә. Камиләне әбиләре чиратлашып карый: әнием һәм кайнанам, - дип тынычландыра язылучыларын Замирә.
--- |
Иң күп укылган
|