поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2021 Ир белән хатын

"Бөтенләй гашыйк булуымны аңладым"

Изге Валентин көненә әзерләнү ыгы-зыгысының иң кызган көннәрендә, күптән түгел генә өйләнешеп, бер фикер, бер уй белән уртак тормыш сукмагыннан беренче адымнарын ясаучы Алсу һәм Равил Хасьяновлардан әлеге бәйрәмнең алар өчен никадәр әһәмиятле булуын сораштым.

- Кызганычка, ел саен диярлек 14 февраль көнне мин эштә булам. Вахта буенча эшләгәнлектән, Гашыйклар көнен бераз соңарыбрак билгеләп үтәбез, - дип башлады сүзне җитди күренгән яшь гаилә башлыгы. - Мин Алсуыма романтик бүләкләр ясарга яратам. Аның кәнфит, шоколад яратканын да онытмыйм. Ә чәчәк бәйләме, минемчә, һәрбер асыл зат өчен иң кадерле бүләкләрнең берсе ул. Шуңа күрә бүләкләр исемлегендә, әлбәттә инде, чәчәк бәйләме дә бар.
 
- Ә мин, гадәттә, көндәлек тормышта кулланырлык кирәк-яраклар бүләк итәм, - дип кушылды оялчан Алсу. - Яки озак вакытлар истәлек итеп сакларлык бүләк сайлыйм. Әлбәттә, Гашыйклар көненең алыштыргысыз символы булган “валентинка”лар бүләк итешәбез.
 
Их, матур да бит яшьлек! Икесенең дә йөзеннән елмаю төшми, күзләрендә сөю нуры балкып тора. Бу матур парның ничек танышып-дуслашып китүләре, бергә булырга карар кылулары турында сораштырмыйча булдыра алмадым инде.
 
- Мин Алсуның апасы күршесендә торам, алар белән аралашып йөрибез. Бервакыт мин аларда Алсуның фото-сурәтен күреп алдым. Фотода ук ул миңа бик нык ошады. Күршемнең сеңлесе икәнен белеп алгач, шундук интернет киңлекләрендә аның социаль челтәр битен эзли башладым. Әле дә ярый интернет бар, тиз таптым Алсуны, хат яздым. Башта интернет аша гына аралаштык. Шактый вакыт шул рәвешле аралашканнан соң, уртак хыяллар, омтылышлар булуын аңлап, тормышта да күрешеп танышырга булдык. Алсуны үз күзләрем белән күргәч, бөтенләй гашыйк булуымны аңладым. Аның көмештәй тавышы икенче очрашуга кадәр колагымда чыңлап торды сыман.
 
- Ә хәтерлисеңме, бик нык ачуланышып, башка очрашмаска карар кылып, ике ай буе үпкәләшеп йөргән идек, - дип елмая яшь кәләш. - Ни сәбәпле ачуланышканыбызны хәзер искә дә аласы килми. Әмма Равилнең миннән гафу үтенгән мизгелләрен беркайчан да онытмам, мөгаен.
 
- Мин дә, - дип авыр сулап куйды егет. - Икебез дә гаиләдә бердәнбер бала булып, иркәләнеп үскәнгәме, юкка гына үпкәләштек ул чакта. Башта күңелемдә: “Бер гаебем дә юк, ул миңа үзе беренче булып шалтыратсын”, - дигән уй туды. Берничә көннән соң, үз-үземне кая куярга белмичә, сагыну хисеннән нишләргә белмичә йөри башладым. Һаман да шул интернет аша хатлар яза башладым. Барысы да файдасыз. Шалтыратам – трубканы алмый. Йөрәгем өзгәләнә, дигән сүзләрне шул чакта аңладым. Ашым - аш түгел, йокым - йокы түгел...
 
- Мин дә шундый ук хисләр кичердем, - диде Алсу кинәт кенә. - Бер-ике көн үпкәләп йөрдем. Аннан соң Равилдән башка миңа беркем дә кирәк булмавын аңладым. “Эх, шалтыратса иде, “смс” язса иде дип, көтә башладым. Ә үзем, ул беренче булып шалтыраткач, трубканы алмадым. Кирелектер инде... Шулай бер көн миңа Равил шалтырата, ә мин һаман трубканы алмыйм. Телефон тынды, күзләремдә – яшь. Башка шалтыратмас та инде хәзер, җүләр, ник сөйләшмәдем икән, дип үз-үземне битәрләп маташкан арада, ишектә кып-кызыл розалар бәйләме күтәргән Равил пәйда булды... Гаҗәп, без үз йортыбыз белән яшибез, капкабыз бикле. Кем керткән аны? Ә ул койма аша күршеләр ишегалдына кергән икән, аннан – безгә. Аның елмаюын күргәч, үпкә дигән нәрсәнең эзе дә калмады, шатлыгымнан күз яшьләрем елга булып акты. Равилнең кочагына кереп сыенгач, бөтен дөньяда да миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр, дип уйлап куйдым.
 
- Бу үпкәләшүдән соң мин дә, Алсу да башка беркайчан да аерылмабыз, дигән карарга килдек. Шуннан соң ничегрәк итеп аңа өйләнешергә тәкъдим ясыйм икән, дип уйлана башладым.
 
Августта, якын дустымның туй тантанасы вакытында, тәкъдим ясау өчен иң уңайлы вакыт икәнен шәйләп алдым. Һәм, бөтен батырлыгымны җыеп, тормыш юлдашым булуын сорадым...
 
Равил Алсуның кулын үз кулына алды. Аларның күзләрендә мәхәббәт диңгезендәге бер көймәдә гомер буе бергә бару теләге яна иде. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 16.02.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»