|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2021 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова дүртенче баласының тәүге ВИДЕОсын күрсәттеДүртенчегә әни булу бәхетен татыган Гүзәл Уразова тамашачыларының сорауларына җавап биреп, инстаграмда күпләгән котлауларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда ул үзенең "Кызыл хач" балалар тудыру йортында булуын, үзенә биредә бар нәрсәнең дә ошавын, бала туу таныклыгын да шушында әзер булуын белдерә. Шулай ук сториста кечкенә сабый да күренеп ала. "Кызым җырлап йоклый", - ди аның турында бәхетле әнисе. Исегезгә төшерәбез, бар халык гөрләп Гашыйклар көнен бәйрәм иткәндә Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова дүртенчегә әти-әни булды. "Матбугат.ру"га алдан язганча, Элларига, Камиләгә һәм моңарчы төпчекләре буларак саналган Самирга иптәшкә кыз туды. Сабыйның буе 55 см, авырлыгы 3770 г. Беренче фотолардан күренгәнчә, Гүзәл дә, нарасый да үзләрен яхшы хис итә.
--- |
Иң күп укылган
|