|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2021 Җәмгыять
Китап нәшрияте һәм “Тәртип” радиосы уртак проект булдырды"Китап киштәсе" – “Тәртип” радиосында чыга башлаган яңа һәм шул ук вакытта күптән көтелгән тапшыруларның берсе. Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән китаплар белән нәшриятның балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева таныштырачак. Һәрбер программа тулаем бер китапка багышлана. Тыңлаучылар аның авторы турында да белешмә ала, басмада урын алган әсәрдән өзекләр дә ишетә, бизәлешен күзалларлык мәгълүмат та ала. Авторлар, китаплар турында сораулар, тәкъдимнәр булса, “Тәртип” радиосына язу мөмкинлеге бар: radio@tartip.tatar "Китап киштәсе" эфирга һәр пәнҗешәмбе 14.30 чыга, кабатлавы якшәмбе - 9.30.
--- |
Иң күп укылган
|