|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2021 Фаҗига
Әти-әнисе эштә чагында 9 айлык сабый янып үлгәнРоссия Федерациясе Тикшерү комитетының Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре буенча Баш Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, сабыйның үле гәүдәсе Бахчисарай шәһәрендәге йортта табыла. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бала янгын вакытында төтен исенә агуланып үлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын вакытында тугыз айлык һәм ике яшьлек ике бала әти-әниләре эштә вакытта 16 яшьлек туганнарының күзәтүе астында булган. Янгынның сәбәбе — җылыту мичен кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Бала үлеме факты буенча тикшерү бара. Тикшерүчеләр шул исәптән гаиләдәге хәлләрне, социаль хезмәтләрнең һәм профилактика органнары вазыйфаи затларының әлеге гаилә белән хезмәттәшлеген өйрәнә.
Җинаять эше кузгату мәсьәләсе дә хәл ителә.
--- |
Иң күп укылган
|