поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.02.2021 Җәмгыять

Коронавирус кайбер табибларны телевидение йолдызларына әйләндерде

Медицина проблемаларын телевизор аша яктырту совет чорында ук барлыкка килгән иде. 1960 елда беренче тапкыр эфирга чыккан “Здоровье” тапшыруы күп кенә үзгәрешләр кичереп һәм хәтта шактый гына тәнәфестән соң Беренче каналда калуын дәвам итә.

Башлангыч чорында дистә еллар диярлек телевидение журналын Алла Мелик-Пашаева алып барды. 1969 елда телевидениегә профессиональ табиб Юлия Белянчикова килде. Заманында “Здоровье” популяр тапшыруларның берсе булуына карамастан, Советлар Союзы таркалганнан соң аны яптылар. Бары тик биш ел узгач, 1997 елда аны медицина фәннәре докторы Елена Малышева ярдәмендә торгызырга булдылар.
 
Шуннан соң телевидениедә күп кенә башка медицина тапшырулары барлыкка килде. Әйтик, 2010-2011 елларда “Россия-1” каналында “О самом главном” телесезон премьерасы булды. Шуңа охшаш кайбер телевизор тапшырулары ачылырга да ябылырга да өлгерде. Беренче каналда Геннадий Малахов алып барган берничә тапшыруның тарихы шундый булды. Сәламәт яшәү рәвешен яктыртуга багышланган Малахов программасы, вакыт узу белән халык медицинасы джайджестына әверелде, ә алып баручының кайбер киңәшләре мәзәк кебек истә калды. 2010 еллар башында Геннадий Малахов “арыслан позасының” файдасы турында һәм бәвелнең шифалы үзлекләре турында сөйләде. Программаны һәм аны алып баручыны, сөйләгән дәвалау алымнарының фәннән еракта торуы, кайбер киңәшләрнең кеше сәламәтлегенә куркыныч һәм хәтта гариплеккә китерү куркынычы тудыруын еш тәнкыйтьләделәр. Ахырдан Геннадий Малахов үз теләге белән тапшырудан китте.
 
Малышева исә яңа программа ачты. Һәр якшәмбедәге “Здоровье”дан тыш, эш көннәрендә чыга торган “Жить здорово!” тапшыруына хуҗа булды. Тапшыруны алып барырга аңа өч табиб – Андрей Продеус, Дмитрий Шубин һәм Герман Гандельман ярдәм итте. Программада “кәкәй итү сәнгате” яки “җырлаучы аналык” кебек сәер сюжетлар күренсә дә, Малышева илнең телетабибына әйләнде.
 
“Доктор Мясников сөйли һәм күрсәтә”
 
Коронавирус пандемиясе сәламәтлек турындагы яңалыкларга кызыксынуны берничә тапкырга арттырды, табиб-тапшыручыларның телевизордан чыгыш ясаулары бермә-бер ешайды. “Медиалогия” мәгълүматларына караганда, “О самом главном” тапшыруын алып баручы, Мәскәүнең 71нче сырхауханәсе баш табибы Александр Мясников телевизор йолдызына әйләнгән. Узган ел матбугат чаралары аны 49203 тапкыр искә алган. Әгәр дә 2015 ел белән чагыштырсаң, телевизор табибын җиде тапкырга күбрәк телгә алулары күренә.
 
Былтыр ул апрель аенда коронавирус очракларын мониторинглау буенча мәгълүмат үзәге башлыгына әйләнде. Башкаланың оператив штабы баш спикеры вазыйфасында, Мясников русиялеләргә коронавирус янавы, профилактика һәм дәвалау чаралары турында хәбәр итеп торырга, шулай ук төрле ялган һәм ырым-шырым яңалыкларга каршы көрәшергә тиеш иде.
 
Европа вируска каршы чаралар күрә башлаганчы ук Мясников русиялеләрне чирдән курыкмаска чакырды, әгәр дә эпидемияне матбугат яктыртмаса – дөнья аны сизми дә калыр иде, дип белдерде. Хәтта, вирус русиялеләргә файда гына, чөнки кешеләр сәламәтлекләренә игътибарны арттыралар, ешрак кулларын юа башладылар дигән сүзләр ычкындырды.
 
Табиб шулай ук Русиядә коронавирус йоктыру мөмкинлеге нульгә тигезләнгәнен, ә март аенда эпидемиянең кайчан тәмамланасы турында фаразларын әйтте. Аның фикеренчә, коронавирус апрель уртасында юкка чыгарга, ә карантин бер айдан артыкка сузылмаска тиеш иде. Соңыннан шушы фаразлары өчен аңа бик нык эләкте. Ул хаталарын таныды һәм моны шул вакыттагы медицина мәгълүматларын дөрес файдаланмавы белән аңлатты.
 
Моңа өстәп доктор халыкара табиблар берләшмәсе фикеренә каршы килә алмавын да белдерде. Әгәр алай эшләмәсә – аны Америка лицензиясеннән мәхрүм итәләр, имеш.
 
Могҗизалар могҗизасы
 
Елена Малышева пандемия башында Беренче каналда коронавируска бәйле сорауларны актив яктыртты һәм хәтта инстаграмда вирус турында туры эфирлар оештырды. Дөрес, аның кайбер белдерүләре җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты.
 
Әйтик, апрель аенда Малышева коронавирусны “могҗизалар могҗизасы”, дип атады. Шуннан соң социаль челтәрләрдә аны бик каты тәнкыйтьли башладылар. Комик Илья Соболев, Малышева образына кереп: “СПИД – бик яхшы авыру, аның белән наркоманнар һәм гейлар чирли”, – диебрәк көлде.
 
Узган ел Малышева коронавируска турыдан-туры бәйләнмәгән берничә җәнҗалга эләкте. Телетабиб беркайчан да үзенең хәерчелектә яшәмәвен яшермәде, тик ахыргача уйламыйча әйтеп аткан сүзләре кайчагында күпләрне ярсытты. Февраль аенда Малышева клиникасында кардиолог кабул итүе әнисенең бер айлык пенсиягә төшүе турында зарланган хатын-кызга, ул – бушлай ярдәм күрсәтүче сырхауханәгә барырга һәм барысына да “дәүләт түләр”, дип җавап биргән иде. Шуннан соң актер Станислав Садальский аны “медицина буржуе” дип атады. Социаль челтәрдә исә Малышеваны коронавирустан файдаланып байлыгын арттыруда да гаепләделәр.
 
Җитмәсә пандемиянең иң кызган чагында Малышева өйдә ятып юанаюдан куркучыларга үз диетасын тәкъдим итте. Ачулары кабарган тамашачылар диетаның кесәләренә туры килмәве турында яздылар. Кайберәүләр эшсез калып ач утырудан болай да ябыгуларын белдерделәр. Ә инде русиялеләргә коронавирустан сакланыр өчен тәрәч балыгы бавыры, Бразилия чикләвеге һәм устрица ашарга киңәш иткәч – интернет шартлады.
 
Малышеваның күчемсез милке билгеле булгач, аның киңәшләре аеруча “буржуйларныкы” кебек яңгырады. Тапшырулар алып баручының АКШта зиннәтле йорты булуы һәм пандемия вакытында даими шунда очканы ачыкланды.
 
“Коронавирус турында ялганны тиз генә фаш итү”
 
Украинаның балалар табибы Евгений Комаровский Русия тамашачысы өчен узган елның чын ачышы булды. Комаровский – балалар сәламәтлеге турында язылган күп санлы фәнни-популяр мәкаләләр авторы. Украинада “Школа доктора Комаровского” телетапшыруын алып баручыны заманында Русия телевидениесендә дә күрсәткәннәр иде. Шулай ук Комаровскийның You Tube каналы бар. 2020 елга кадәр ул нигездә педиатрия турында сөйләгән иде.
 
Узган ел Комаровский әбүнәчеләренең үтенече буенча коронавирус темасын актив яктырта башлады. Нәтиҗәдә, аның цитаталарын кулланучылар берничә тапкырга артты.
 
Мясников белән Малышевадан аермалы буларак, русиялеләр Комаровскийны сатылмаган табиб кебегрәк кабул итте, чөнки аның Мәскәү хакимияте белән элемтәсе юк. Украина табибы пандемия вакытында кабул ителгән күп санлы карарларны шәрехләде һәм аларның күбрәк сәясәткә бәйләнгәнен аңлатты.
 
Комаровский үзенең үзенчәлекле тотышы һәм юморы белән интернет-тамашачыны үзенә җәлеп итә. Әйтик, октябрь аенда коронавирусны билгеләүнең арзанлы һәм гади ысулын тәкъдим итте: эшкә килгән хезмәткәрнең тән температурасын үлчәү урынына – уылган сарымсак төрелгән чүпрәкне иснәтергә.
 
Табиб ел буе “хан заманыннан” калган киңәшләрдән көлде, фаш итте. Кырыс карантинның тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде һәм күбрәк саф һавада булырга, бүлмәләрне ешрак җилләтергә һәм дымландырырга өндәде. Комаровский раславынча, иммунитетны бары тик актив яшәү рәвеше генә ныгыта ала.
 
Комаровскийга тамашачыларның ышанычы шулкадәр күтәрелде – аны хәтта мошенниклар файдалана башлады. Аның исеменнән респираторлар, ультрашәмәхә нурланышы җиһазлары, майларны яндыручы препаратлар, компьютер тестлары саталар һәм хәтта казиноларны рекламалыйлар. Табиб берничә тапкыр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән, әмма аның шикаятьләренә уңай җавап бирмәгәннәр.
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.02.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»