|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2021 Җәмгыять
"Баллы чәең тәмле иде..." - Татарча укый-яза белмәүче бала әбисе истәлегенә ШИГЫРЬ язган
Хөрмәтле редакция! Яраткан әбиемне искә алып, сезгә язарга булдым. Самара өлкәсе, Шенталы районының Денис авылында яшәгән әбием Минхаҗәр Нурулла кызы Мусина үткән елның сентябрендә вафат булды. Ул якты күңелле кеше иде. Гомере буе “Бердәмлек” газетасына язылып, бик яратып укып барды. Күршеләре, туганнары белән газетада язылган хәлләрне сөйләшеп утырырга ярата иде. Мин кунакка кайтканда, без аның белән мунчалар кереп, бал белән үләнле чәйләр эчә идек. Хәзер шул көннәрне бик сагынам. Мин үзем татарча укый-яза белмәсәм дә, туган телемдә сөйләшәм. Шулай булуына карамастан, әбиемнең якты истәлегенә шигырь яза алдым. Аны бастырып чыгарсагыз, әбиемне белгән кешеләр укып, аны искә алырлар, рухына дога кылырлар иде. Шигырем бөтен кагыйдәләргә туры китереп язылмагандыр да, бәлки, тик ихлас күңелемнән ташып чыккан сагынуларымны чагылдыра. Әбием көтеп тора
Мин кайтуга мунча ягып,
Бәлешен тәмләп салыр.
Капка төбенә үк чыгып,
Юлны күзәтеп арыр.
Әбекәй, дип йөгереп кайтам,
Сагыну чиктән ашкан.
Хуш исле чәең кайныйдыр,
Яңалык күп җыелган.
Утырганда чәй эчәргә,
Балны тутырып салдың.
Хәбәрләрне сөйләшкәндә,
Йөзеңдә нур балкыды...
Әбием, хәлләрең ничек?
Авылда нинди хәлләр?
Тотыныр барсын сөйләргә,
Күрше йөгереп керер...
Юк шул әбием, ерак китте...
Юксына микән мине?
Балан белән тәмле генә
Чәй эчә микән инде?
Хәзер мин әбине көтәм,
Ничек ул мине көтте.
Яткан саен елап сорыйм -
Төшемә бер кер инде...
Лилия НУРЕТДИНОВА.
Самара шәһәре.
--- |
Иң күп укылган
|