|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2021 Мәдәният
Иртәгә Илһам Шакиров истәлегенә зур концерт һәм җырчы исемендәге премия тапшыру тантанасы узачак2021 елның 15 февралендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров истәлегенә зур концерт һәм җырчы исемендәге Республика премиясе тапшыру тантанасы була. Әлеге премия быел беренче тапкыр тапшырыла. Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган, җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен 2020 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә кертелгән. Илһам Шакиров исемендәге премиянең беренче лауреатлары: Тантаналы концертта Илһам Шакиров язмалары, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова; Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова; Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Вил Усманов, Артур Исламов; Халыкара конкурслар лауреатлары Азат Кәримов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова; актерлар Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин башкаруында шагыйрьләрнең легендар җырчыга, татар җырына багышланган әсәрләреннән юллар; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, үзешчән җырчы Флер Шакиров, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артистлары Эльза һәм Артур Исламовлар, Марсель Вәгыйзов, Илүсә Хуҗина, Ришат Төхфәтуллин, Илнар Миранов; Халыкара конкурслар лауреатлары Илгиз Мөхетдинов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Зәринә Хәсәншина, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев,Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Алмас Хөсәенов, Илгиз Мөхетдинов башкаруында татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак. Тантаналы чара 18.30 сәгатьтә башлана. Концерт шулай ук «Татар-информ» сайтында онлайн карап булачак.
--- |
Иң күп укылган
|