|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2021 Шоу-бизнес
Гашыйклар көнендә Гүзәл Уразова дүртенчегә әни булды (КЫЗМЫ-МАЛАЙМЫ)Бүген бар халык гөрләп Гашыйклар көнен бәйрәм иткәндә дөньяга тагын бер көтеп алган мәхәббәт җимеше аваз салды. Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова дүртенчегә әти-әни булды. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Элларига, Камиләгә һәм бүгенгәчә төпчекләре буларак саналган Самирга иптәшкә кыз туган. Сабыйның буе 55 см, авырлыгы 3770 г. Беренче фотолардан күренгәнчә, Гүзәл дә, нарасый да үзләрен яхшы хис итә. Ә бит югыйсә, әле бүген генә җырчы инстаграмда тамашачыларын Гашыйклар көне белән котлап, гендер патидан видео куйган иде. Анда Илдар Хәкимовның зур шарны шартлатуы, ә аннан кечкенә алсу шарчыклар коелуы күренә.
Кем булса да ярый, иң мөһиме, сау-сәламәт һәм бәхетле булып үссен!
--- |
Иң күп укылган
|