|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2021 Мәдәният
Татар кинолары кирәкме?Узган яз үзәк телевидениедән күрсәтелгән “Зөләйха күзләрен ача” дигән фильмга халык чын мәгънәсендә битараф булмады. Кемнәргәдер ошады ул, кемнәргәдер – юк, кемнәрдер аны үтереп мактады, кемнәрдер “эт урынына” сүкте. Кешеләр белән бер рәттән, мин дә газета битләрендә үземнең фикеремне әйтергә, фильмга карата мөнәсәбәтемне белгертергә мөмкинлек таптым. Бер ара шулай шаулашып алдык та, вакыты җиткәч тынып калдык дисәм, бераз ашыкканмын икән. Әле узган ел азагында гына “Татарстан яшьләре” газетасында тагын “Зөләйха” турында фикерләрен язучылар күренде. Бу хәл мине бераз аптырашта калдырды, ни дисәң дә, нужаны болай да кирәгеннән артык күргән татар хатыны образын тынычлыкта калдырырга инде вакыт дип уйлаган идем. Соң, җиткәндер бит инде һаман да бер фильм турында сүз куертырга, әйдәгез, яңарак кына чыккан башка татар кинолары турында сөйләшик, фикерләребезне алышыйк.
“Сөйләшик, әйдәгез” дидем дә, туктап калдым. Ә татар киноларының кайсысы турында сөйләшергә соң? Кичә күрсәткәне турындамы, әллә теге атнаныкынмы? Башымны никадәр генә эшкә җиксәм дә, нишләп искә төшерә алмыйм соң әле мин татар фильмнарын? Югыйсә төшереп тә торалар сыман, рекламалары да чыгып тора, тик күргәнем дә, карадым дип сөйләүче дә юк. Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча куелган “Ак чәчәкләр” дигән фильмны бик үз итеп, яратып карадык, ләкин анысы берничә ел элек булган иде. Аңа кадәр төшерелгән “Асылъяр” тагын да элегрәк каралган. Якташым Мәхмүт Хәсәнов әсәре буенча куелган “Язгы аҗаган” хәтергә килеп төште. Аннан да алдарак Ибраһим Газинең “Онытылмас еллар” әсәрен экранлаштырганнар иде һәм безнең балалар үскәндә яратып караган Нәкый Исәнбәтнең “Мырау батыр” әкияте. Әлбәттә, алар барысы да телевизион спектакль дәрәҗәсендә төшерелгән һәм кино сәнгатеннән шактый ерак торалар.
Телевизордан “Рәхәт яшибез” дигән ситком төшерүләре турында да күп сөйләделәр, өзекләрен күрсәттеләр. Менә ичмасам рәхәт итеп карарлык, кызыклы сериал булырга тиеш иде ул. Мин үземчә “Байлар да елый” дигән сабын операсын карагандагы вакытларны искә төшереп, һәр сериясен көтеп алып карарбыз, урамда да, эштә дә “рәхәт яшәүчеләр” турында фикерләр алышырбыз дип уйлаган идем, тик өметем акланмады. Ни өчен дигәндә, татар каналында татар фильмын күрсәтер өчен уңайлы вакыт табылмады. Ә эшкә йөрүче күпләребез, шулай ук олырак яштәгеләр дә ситком башланганын төн уртасына кадәр көтеп утырырга риза түгел иделәр. Шулай итеп, күпме көч түгеп, акча тотып, вакыт уздырып төшерелгән бик кызыклы фильм популярлык казана алмады.
Их, безнең дә кино төшерерлек әсәрләребез, бөек актерларыбыз бар иде бит. Үлемсез “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрен генә алыйк, нинди талантлы сәнгать ияләре уйнадылар бит ул спектакльдә. Шулар исән чагында безнең мактаулы республика җитәкчелеге бераз финанс ярдәме күрсәтеп, танылган кино режиссерларын чакырып, фильм итеп төшерә алмас идеме әллә. Шулкадәр үкенечкә калды дөнья күләменә чыгарырлык әсәребезне югары дәрәҗәгә күтәрә алмавыбыз.
Әйтеп киткәнемчә, татарның телгә алып, горурланып сөйләрлек фильмнары булмады һәм хәзер дә юк. Татарлар турында гомер эченә беренче тапкыр диярлек күрсәтелгән “Зөләйха күзләрен ача” киносын без шуңа күрә дә һаман да оныта алмыйбыз һәм аңа битараф түгелбез дип уйлыйм. Оныта язганмын, безнең бит “Галиябану” дигән тагын бер үлемсез спектаклебез бар, аның буенча да кино төшерделәр бит әле. Ләкин төп рольгә, унҗиде яшьлек кызны уйнарга кырыктан узган, фотомодель булудан ерак торган җырчы хатын-кызны куйганнарын күргәч, гомумән, карау теләге булмады бу фильмны. Ә бәлки без кино сәнгатеннән әлегә шактый ерак торабыздыр, без аңа сәләтсездер һәм шуңа күрә төшермәвебез яхшырактыр. Бәлки әле безнең турыда башкалар төшергән тагын берәр фильм күрербез, аны мактап китәрбез яисә сүгәрбез. Менә анысын бик әйбәт булдырабыз бит без.
Марат ИСХАКОВ. Азнакай.
--- |
Иң күп укылган
|