|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2021 Милләт
КФУда бушлай татар теле курслары башланаКазан федераль университетында барлык теләүчеләр өчен бушлай татар теле курслары ачыла. Дәресләр февраль ахырыннан алып май аена кадәр Казанда, Чаллыда һәм Алабуга шәһәрләрендә үткәреләчәк. Дәресләрне ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештыра. Курслар 7 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләргә исәпләнгән. Курс тыңлаучылары яшь буенча түгел, ә татар телен белү дәрәҗәсе буенча төркемнәргә бүленәчәк. Дәресләр атнага ике тапкыр, кичке вакытта үткәрелә. Курслар тәмамлангач, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, университет сертификаты биреләчәк, ди оештыручылар. Курсларга 21 февральгә кадәр теркәлергә мөмкин, моның өчен анкета тутырырга кирәк. Тыңлаучылар бары тик гариза һәм паспорт күчермәләре булганда гына кабул ителә. |
Иң күп укылган
|