поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.02.2021 Фаҗига

“Улыбызны саклап кала алмадык” - Сабадагы фаҗига

Эш урынында ток сугып үтергән 22 яшьлек электрослесарь Рәмис Муллахмәтовның үлемендә аның әти-әнисе җирле түрәләр гаепле, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше тәэмин ителмәгән, дип саный.

Райеф абый белән озак сөйләшеп утырдык. Күңелен бушату аңа җиңеллек бирде булса кирәк. Кайгысының никадәр тирән булуын башкалар да аңлавы аның өчен мөһим иде кебек. Тыңлаганым, аңларга тырышуым өчен кат-кат рәхмәтләрен укыды ул.
 
“Гафу да үтенмәделәр”
 
Җәйге мәшәкатьләргә күмелеп йөргән вакытта, улларының казага таруы турында ишетү Саба районы Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче Муллахмәтовлар өчен аяз көнне яшен суккан сыман була.
 
– Эш урынында үлем очрагы турындагы җинаять эшендә җаваплы кешеләр итеп бары ике кеше генә табылды. Алар бит бу фаҗига булганнан соң, безнең алда хәтта килеп гафу үтенмәделәр дә, – ди кайгыга баткан Райеф абый белән Рәйсә апа.
 
Муллахмәтовлар әйтүенчә, гаепләнүчеләр бары хөкемдар каршында, судның соңгы утырышында гына кайгыга баткан ата-ана алдында гафу үтенгән.
 
...Фаҗига 2019 елның 24 июлендә Саба районының Шекше авылы янында урнашкан “Иләбәр” ярдәмче станциясендә килеп чыккан. Гадәттә, җәй айларында подстанциядә ремонт эшләре башлана икән, әлеге эшләргә икенче разрядлы яшь электрослесарь да җәлеп ителгән.
 
– Үзем 17 ел электромонтер булып эшләдем, ә улым минем эзем буенча китәргә теләде. 2018 елның маенда аны “Сетевая компания” – “Алабуга электр челтәрләре” җәмгыяте филиалына эшкә алдылар, ул безнең Саба районына хезмәт күрсәтә. Үзем дә бу оешмада эшләдем. Улбыз спорт белән шөгыльләнде, футболчы иде. Оешма тарафыннан оештырылган төрле турнирларда катнашып, призлы урыннар алдылар. Кулыннан килмәгән эш юк, бик күндәм, тырыш иде улым. Аны әлеге фаҗигадән йолып кала алмавыгызга бик үкенәм, эшкә керергә теләгәндә үк, ризалык бирәсе булмаган икән. Фаҗигадән соң анда эшли алмадым, киттем, рухи яктан бик авыр, – дип сөйләде 56 яшьлек Райеф Муллахмәтов ул көннең шомлы вакыйгаларын искә алып. – Улыма ул көнне подстанция түбәсендә буяу эшләрен үткәрергә кушканнар. Белә торып аны үлемгә җибәргәннәр! Гәрчә, нәрәт-эшкә җибәрү кәгазендә бернинди дә буяу эшләре үткәрелергә тиешлеге турында язылмаган булса да, мастерның башына түбәдә нидер буярга кирәк дигән фикер килгән дә, шуны башкару Рәмискә кушылган. Буяу белән пульверизатор биргәннәр, ә аның янәшәсендә – 10 мең вольт астындагы электр чыбыклары. Аларны беркем дә токтан аерырга уйламаган да! Ә көчле көчәнешле челтәрләр янында сиптергеч куллану ярамый, чөнки ул электр дугасы барлыкка китерергә мөмкин.
 
“Рәмисне ток сукты...”
 
Көн төшкә якынлашкан вакыт була. Рәмис буяу эшләре башкарганда терәк изоляторның ток үткәрү өлешенә рөхсәт ителгәннән дә артык якын килә.
 
– Фаҗига булып, егерме минут үткәннән соң миңа «Алабуга электр челтәрләре»нең баш инженеры шалтыратты. Әле дә хәтеремдә: “Рәмисне ток сукты, аны ашыгыч рәвештә Саба үзәк район хастаханәсенә озаттык. Син борчылма, җиңелчә очрак”, – дип мине алдады. Без хатыным белән шунда ук хастаханәгә киттек. Рәмисне кабул итү бүлмәсендә күрдек, аны реанимациягә алып керергә әзерли иделәр. Ул әле үз аңында иде, – дип искә ала Райеф абый күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Күрәсең, ток аны берничә тапкыр суккандыр, ә бит куркынычсызлык техникасы буенча хезмәттәше шунда аның янында булса, улыма ярдәм итәргә өлгерерләр иде. Ток сугу аркасында улым тәненең 70 проценты пешкән. Мин ул вакытта табиблар каршына тезләнеп бастым, аны Казанга, пешү үзәгенә җибәрүләрен сорадым. Ләкин беренче көнне алып барудан курыктылар, хәле бик авыр иде. Икенче көнне алып киттеләр, ә 26 июльдә ул РКБда үлде.
 
Суд медицина экспертлары бәяләве буенча, Рәмис Муллахмәтовның үлеменең сәбәбе – ток сугу аркасында мие һәм үпкәләре шешкән.
 
Җитәкчеләр штраф белән котылган
 
Егет һәлак булганнан соң Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча
 
Тикшерү идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 143нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә (хезмәтне саклау таләпләренең үтәлмәве сәбәпле, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) җинаять эше кузгатыла. Зыян күрүче буларак Рәмиснең әтисе таныла.
 
Җитештерүдә килеп чыккан бәхетсезлек очрагын шулай ук Ростехнадзор, Татарстан Дәүләт хезмәте инспекциясе, профсоюз вәкилләреннән комиссия дә тикшергән. Тикшерү барышында “Алабуга электр челтәрләре” подстанцияләренең Саба участогы башлыгы, аның урынбасары, мастерның (Рәмисне түбәгә җибәргәннең), шулай ук бүлү җайланмаларын ремонтлау буенча электрослесарь гамәлләрендә хокук бозулар ачыкланган.
 
– Иң элек җинаять эшендә дүрт шикләнелүче иде, әмма ике җитәкче штрафлар белән котылды. Эш вакытында кече хезмәттәшенең иминлеген күзәтеп тору йөкләнгән участок мастеры һәм электрослесарь төп гаепләнүче булып калды, – дип көрсенеп куя Рәфис Муллахмәтов. – Бу ике кеше үзләрен гаепләрен танымый. Икесе дә, янәсе, улым үзе гаепле, диделәр миңа! Шул ук вакытта безгә хатыным белән почта аша акча җибәрделәр – 50 һәм 30 мең сум. Күрәсең, соңыннан судта зыян кайтарулары турында белдерер өчен шулай эшләгәннәрдер. Без бернәрсә дә алмадык, әлбәттә. Безгә акча кирәкми! Безнең максат – гаеплеләр тиешле җәзаларын алсын. Фаҗигадән соң безнең алда беркем дә гафу үтенмәде, алай гына да түгел, элекке начальникларым миңа: “Кайчан гына тынычланырсың инде, улың инде кайтмас, исәннәр турында уйла”, – диделәр. Рәмисне һәлак иткән кешеләрне кызганырга тиешмени мин?
 
Март башында ике гаепләнүче булган җинаять эше Саба районы прокуратурасына гаепләү бәяләмәсен раслау өчен җибәрелгән. Әмма материалларны прокуратурадан тикшерү комитетына кире кайтарганнар: район прокуратурасы фикере буенча, фигурантларның берсе – җиһазларны ремонтлау буенча электрослесарь «хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне тәэмин итү бурычлары йөкләнгән җаваплы зат түгел».
 
– Моның белән килешмим, – ди Райеф Муллахмәтов. – Документлар буенча нәкъ менә шушы электрослесарь эшләр башкару өчен җаваплы мастер буларак билгеләнгән бит. Ул ким дигәндә улыма югары вольтлы үткәргечләр белән янәшәдә генә пульверизатор белән буярга ярамый дип әйтергә тиеш иде.
 
19 мартта Райеф Муллахмәтов Саба район судына прокурорның гамәлләренә карата шикаять җибәргән, аларны законсыз дип танырга һәм җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслауны таләп иткән. Әмма бар да үзгәрешсез калдырылган.
 
Башкалар өчен сабак булсын
 
2021 елның 12 гыйнварында Саба район судында “Алабуга электр челтәрләренең” 22 яшьлек хезмәткәре Рәмис Муллахмәтовның үлеме турындагы эш буенча хөкем карары чыгарылды.
 
Нәтиҗәдә, “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – Саба участогының ремонтлау участогы мастеры Марат Вәлиев һәм шул ук участокның 4нче разрядлы электрослесаре Илнар Мәүлетов гаепләрен тулысынча танулары турында белдерә. Икесенә дә Россия Җинаять кодексының 143нче маддәсе буенча гаепләү белдерелә. Суд икесенең дә гаебен исбатланган дип саный һәм 12 гыйнварда һәркайсын икешәр елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә.
 
Һәлак булган электрослесарьнең әти-әнисе хөкем карары белән канәгать түгел һәм Татарстан Югары судына апелляция биргән.
 
– Ике хөкем ителүче дә үз урыннарында эшләүләрен дәвам итә, ә Вәлиев хәтта югарырак үскән – хәзер ул мастер гына түгел, ә мастерлар начальнигы. Улым һәлак булды һәм моның өчен беркем дә җавап бирмәде. Менә шуңа җаныбыз әрни, аны саклап кала алмадык. Бу фаҗига башкалар өчен гыйбрәт, сабак булсын. Безнең урында башкалар да булырга мөмкин бит, – дип ачына Райеф абый.
 
Муллахмәтовлар гаиләсенә сабырлык телибез.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 12.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»