|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2021 Фаҗига
Янгын ике баланың гомерен өзгәнЯнгын ике баланың гомерен өзде, тагын бер бала һәм олы кешене җәрәхәтләде. Бүген 11:46 Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә Башкортстанда Мәләвез районының Зиргән авылындагы йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көчләре, Зиргәннең ирекле янгын сүндерү бригадасы һәм башка ашыгыч ярдәм хезмәтләре кичекмәстән шунда җибәрелә. Килү белән, 7х10 м зурлыктагы йортта ачык янгын сүндерүгә керешәләр.
Кызганычка каршы, ут ике баланың (2015 һәм 2016 елда туган малайлар) гомерен өзә. Тагын 2012 елда туган малай, шулай ук 1990 елда туган әниләре углерод газыннан агуланып тикшерелү өчен дәваханәгә озатыла. Янгын нәтиҗәләрен бетерү өчен 11 кеше һәм 3 махсус техника җәлеп ителә.
Янгынның сәбәпләре һәм вакыйганың шартлары ачыклана.
Чыганак: Башинформ
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|