поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.02.2021 Матбугат

Тукайны – журналист, татарны журналистикалы иткән күренекле галим, педагог Флорит Әгъзамовның тууына 85 ел

Башкортстан туфрагында туып-үсеп, фидакарь хезмәт­ләре һәм олы талантлары белән Казан шәһәрендә төрле тармакларда дан-шөһрәт яулаган якташларыбыз бихисап. Күренек-ле педагог һәм галим Флорит Әгъзамов шуларның берсе иде. Ул булачак матбугат хезмәткәр-ләренә белем бирү остасы, бө­тен Идел буе төбәгендә бердән-бер журналистика бүлеген Казан дәүләт университетында оеш­тыр­ган шәхес иде.

30 елдан артык ка­федрага, бүлеккә җитәкчелек итте, факультет оештырды, университетта гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшләде.

Флорит Әгъзамов 1936 елның 11 февралендә Чакмагыш районының Бикмәт авылында колхоз рәисе Имамәх­мәт һәм аның хәләле Фәгыйлә гаилә­сендә өченче бала булып туган. Сугыш-ның беренче көннәреннән үк гаилә башлыгы яуга киткән һәм аннан кайта алмаган.

Малайга сугыш һәм аннан соңгы чорның авыр михнәтләрен бәләкәйдән үк үз җилкәсендә татырга туры килә. Шундый авырлыкларга карамастан, үзләреннән биш чакрымдагы Яңа Коты мәктәбенә көзге пычрак юлларны ярып та, кышкы салкын бураннарда да, язгы су ташкыннарында да җәяү йөреп, аны медальгә тәмамлый. Ун ел эчендә ун мең чакрым атлаганлыгын исәпләп чыгарган ул. “Флорит мәктәп юлында шигырь чыгарырга да өлгерә иде”, — дип сөйли торган булган аның сыйныфташлары. Татар, урыс, дөнья әдәбияты шигъ­­риятен шул чактан ук яратып өйрәнеп, үзе дә шагыйрь булырга хыяллана. Тукай иҗатына аеруча мөкиббән китә. Аның һәм үзенең шигырьләрен салкын клуб сәхнәсендә ялкынланып сөйли.
 
Флоритның бәхетенә, мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын Казан университетын тәмамлап килгән, Тукай иҗатына гашыйк Җәмилә Габидуллина укыта. Флоритның мавыгуын, омтылышын ул да хуп­лый һәм шул университетның филология факультетына керергә киңәш бирә, анда ничек барырга икәнлеген дә өйрәтә. Казанга китәр өчен юллык, анда яшәрлек акча эшлисе генә кала үс­мергә.
 
Кечкенә чагымдагы бер күренешне хә-терлим. Флорит абый авыл читендә бәрәңге базы зурлыгында чокыр казып, кызыл балчык (мәте) чыгарды. Металл калыпка шул мәте измәсен бәләк белән тыгызлап тутырып, кирпеч сукты. Бер­ничә көннән аларны әйлән­дереп, киптереп, өйде. Күп кенә авылдашларыбыз шул кирпечләрне сатып алып, өйләрендә менә дигән мичләр чыгарды. Флорит абыйның шулай үзенә укырлык акча эшләгәнлеген мин зур үскәч кенә аңладым.
 
Безнең генә түгел, тирә-як авыллар кешеләре дә үз балаларына Флорит Әгъзамовның яхшы укуын, уңганлыгын үрнәк итеп куялар иде. Чыннан да, ул бит авылыбыздан мәктәпне алтын медальгә, университетны бик яхшы билгеләренә тәмамлаган беренче кеше, беренче доцент, кафедра мөдире, гому-мән, бердәнбер данлыклы шәхес булды.
 
Казанда укыганда Флорит абый­ның һәр каникулга кайтуы авылдашлар күңелендә якты хатирәләр булып саклана. Ул авыл үзешчәннәрен күтәрде, клубта менә дигән концертлар оештырды, спектакльләр куйды, аларда үзе дә актив катнашты: җырлады, танылган татар һәм урыс шагыйрьләренең шигырь­ләрен сөйләде.
 
“Яз, газиз углым:
кара тактаны сыз акбур белән!
Һәм кара күңелеңне
ялт иттер сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас —
бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр,
иренмәс һич — кеше булган кеше”.
 
Тукайның ул сөйләгән “Ата илә бала” шигыре данлыклы Флорит Әгъзамовның авылдашларына, чакмагышлыларга васыять булып калды.
Флорит Әгъзамов, 1959 елда университет тәмамлаганнан соң, ун ел буе Татарстанның район һәм республика гәзитләрендә эшли, “Социалистик Татарстан” (хәзер — “Ватаным Татарстан”) гәзите мөхәррире урынбасары була. 1972 елда Мәскәүдә Иҗтимагый фәннәр академиясе аспирантурасын тәмам­лаганнан соң аңа Казан дәүләт уни­вер­ситетының журналистика бүлеген җитәк­ләүне тапшыралар. Казанның тоташ СССРга танылган журналистика мәк­тәбе аның җитәкчелегендә формалаша. Флорит Имамәхмәт улы илнең милли матбугат кадрларын әзерләүгә һәм журналистика буенча фән барлыкка китерүгә гаять зур өлеш кертә. Ул нигезләгән кафедра әдәбиятыбыз классиклары иҗа­тын, татар журналистикасы теориясе һәм тарихы буенча тикше­ренүләр үзәгенә әверелә.
 
Флорит Әгъзамов журналистика өл­кәсендә киң колачлы гыйльми-тикшеренү эшләре алып бара, журналисти­каның иң мөһим принципларыннан берсе булган гуманизм буенча тикше­ре­нүләргә, журналистика мирасын, аның хә­зерге за­ман­дагы торышын өйрәнү­гә багышланган күп кенә китаплар бастырып чыгара. Алар арасыннан өч монографияне аерым атап үтәсе килә: “Совет журналистикасы гуманизмы”, “Шәхес активлыгын журналист тикше­рүе”, “Тукай — журналист”. Флорит Әгъ­замов, архив материалларын тикшереп, иҗатын һич икелә­нүсез ХХ гасыр башы милли тормы­шының энциклопедиясе дип атарлык Тукайның журналистлык осталыгы тамырларына кадәр төшә. “Публицист буларак, Тукай иҗа­тының төп магистрале — халык язмышы белән бәйле проблемалар, тор­мыш­ның барлык өлкә­ләрендә прогресс юллары турында уйланулар, уңай яңалык баш­лангыч­ларын яклау”, — дип яза автор.
 
Күренекле остаз-галим, педагог һәм журналист Флорит Әгъ­замов йөзендә татар халкы тирән­тен тик­шерүчене тапты, дип билге­ли­ләр Татарстанда.
 
Аның элекке студент­лары­ның кай­берләре югары вазифалар били, күпләре танылган журналистлар: гәзит һәм журналлар, теле­видение мөхәррирләре, кемнәрдер фәндә уңышларга иреште. Алар арасында — элег­рәк “Комсомольская правда”­ны җитәкләгән, хәзер­ге вакытта илнең төп басмасы бул­ган “Российская газета”ның баш мөхәр­рире Владислав Фронин, озак еллар Татарстан Журналист­лар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары булган Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт телерадиокомитеты рәи-се Фирдус Гыймалтдинов, Мәскәүдә­ге Юга­ры икътисад мәктәбенең медиа-ком­муникацияләр факультеты деканы Анна Качкаева һәм башка күпләр. Аның студенты булмаган хәлдә дә байтак кына билгеле журналистлар аны үзләренең укытучысы, остазы дип саный. Мәсәлән, “Татаринформ” мәгълүмат агентлыгының генеральный директоры Шамил Садыйков та үзен Флорит Әгъзамовның укучысы санавын әйтте һәм болай дип өстәде: “Татарстан, Башкортстан һәм тоташ Русия күгендә ул матбугатның күп йолдызларын кабызды. Ул безне җылытып торучы кояш сыман”.
 
Флорит Имамәхмәт улын изге күңел-ле, югары әхлаклы, ихлас кеше, чын гуманист дип хәтерли күпләр. Аның кебек журналист, педагоглар хәзер аз шул. Кешегә зыян салма — аның профессиональ эшчәнлегенең төп принципларыннан берсе шундый иде. Хәзерге заман очерк жанрын тикшерүгә багышланган бер китабы да “Игътибар үзәгендә — кеше” дип аталды.
 
1982 елда Флорит Әгъзамовка Та­тарстанның Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе, 2005 елда республика жур­налистларының “Бәллүр каләм” конкур­сының Гран-при бүләге бирелде. Аның шулай ук “Хезмәттәге казанышлар өчен” медале, “Та­тар­стан­ның атказанган мәдәният хезмәт­кәре”, “Казан универ­си­тетының атказанган хезмәткә­ре” дигән югары исемнәре дә бар иде.
 
Казанның Чистай урамындагы ул яшәгән 4нче йорт диварына 2016 елның 19 маенда — Татарстанның матбугат көнендә — мемориаль тактаташ куелды. Тагын да ике елдан соң Казан федераль универ­си­тетының Югары журналистика мәк­тәбендә беренче декан исе­мендәге аудитория ачылды. Казанда ел саен “Әгъ­замов укулары” дигән халыкара гыйльми-гамәли конференция үткә­релә.
Радил Галиев,
Чакмагыш урта мәктәбен — 1966 елда, Уфа нефть институтын 1971 елда тәмамлаучы,
“Уфанефтегазмаш” заводының башкарма директоры, техник фәннәр кандидаты, СССРның уйлап табучысы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.02.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»