|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2021 Җәмгыять
“Болгар радиосы” премиясен тапшыру тантанасыннан күңелем кайтты“Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының ошаган ягы да, күңелгә ятмаганы да булды. Ошамаганнардан беренчесе: “Пирамида” концертлар залындагы утларның уйнавы. Ул прожекторларны нигә чамасыз уйнаталар икән? Артистларны да юньләп күреп булмый бит, күзләрне тишеп керә! Казанга барганда да кызым тамашаларга билет ала инде, ә мин берүк “Пирамида”га гына булмасын дим, чөнки ике мәртәбә концертны ташлап чыгып киттек. Иң яхшысы – филармония залы (студент чакта кинога гел шунда керә идек, әллә шуңа бик якын). Бу чараны да шунда үткәрсәләр яхшы була иде. Икенчесе: алып баручылар Рөстәм белән Илфарга бер сүз юк, булдыралар! Ә сәхнәдә алар белән эшләгән кызның сөйләү рәвеше ошамады. Өстәвенә, түшләрен ачып киенүен татар сәхнәсен кимсетү дип кабул иттем. Һәр кеше үз урынында булырга тиеш. Казанда бетмәгән бит инде үзебезнең лаеклы, матур итеп алып баручы кызлар. Өченчесе: сәхнәдә чын җырчылар да, җыручылар да бар. Кайберләрен радиодан тыңлап та гарык булган идек инде, алар шул бер тиенгә тормаган җырдан башканы белмиләр дә бугай әлегә. Бу концертны лаеклылар өчен дип көткән идек, ә анда халык көткән җырчылар булмады.
Тамашачыларның булмавы акустикадан да бик сизелде, җырчыларны рухландыручы, алкышлап дәрт бирүче булмады, кыскасы – чын сүрәнлек.
Концерттагы хөрмәтле җырчылар гафу итсеннәр, бу язуым аларга кагылмый.
Азнакайдан Җәннәт апагыз.
--- |
Иң күп укылган
|