поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.02.2021 Ана теле

Ана теле: Холкың сөйләмеңдә чагыламы? “Җимергеч” сүз буламы?

Исегезгә төшерегез әле: сөйләм төшенчәсенең. фәнни категория буларак асылын дүрт мотив хасыйл итә, дигән идек: сөйләм иясе (С.И.), сөйләм адресаты (С.А.), сөйләм нияте (С.Н.), сөйләм шарты (С.Ш.). Шәхси сөйләмгә карата аларның фәнни хәсияте шактый тулы ачыкланган (Кара: Низамов И.М. Уем – тел очында ...//Татар сөйләме нигезләре. ТКН. 1995).

Хәзер без бу әсәси мотивларның үз вазыйфаларын иҗтимагый сөйләм шартларында (социолингвистикада) ничек башкаруларын күзәтергә керештек. Иҗтимсөйләмнең инде анализланган төрләрендә (мәдрәсә сөйләме, хат, сәхнә сөйләме һ.б.) тел чараларын әлеге мотивларга ярашлы куллану мисалларын байтак китердек.
 
Күнегүләр барышында менә нинди ракурсларга диккать итү соралган иде: С.И.—С.А.—С.Н. (мәсәлән, хат сөйләмендә энесенең апасына мәдрәсә яңалыкларын хәбәр итүе; яисә сәхнә сөйләмендә актерның тамашачыга әнисен ничек хөрмәтләвен тасвирлавы).
   
Бүген исә без иҗтимсөйләм төрләренең күпчелегенә мәҗбүри саналган мотивларның берсе – сөйләм ниятен (С.Н.) үзәккә куябыз. Күнегү өчен танылган журналист   
Роза Камалетдинованың (С.И.)  “Сөембикә” журналы укучыларына (С.А.) язмасын (“Сүз хикмәте”,Сөембикә, Сент. 2015, 48-50 б.) тәкъдим итәбез.
 
Төп мотив -- сөйләм ниятен (С.Н.) язманы уку барышында үзегезгә ачыклау әһәмиятле.
 
 “Иң элек Сүз булган. Ул – Аллаһ дигән сүз” диелә Тәүратта. Коръән дә куәтли бу тәгъбирне. Димәк, сүзләр, тел безгә Аллаһы Тәгалә бүләге.  Ә тел күрке – сүз. Аралашу, уй-фикереңне үз телеңдә җиткерү, Тукай әйткәнчә, тел-лөгать алмашып яши алу бик зур нигъмәт бит ул, уйлап баксаң. Кешене җәнлек-җанвар, хайваннардан аерып тора торган төп билге дә шул – сөйләм теле түгел мени?! Телнең, сүзнең олы хикмәткә ия икәнен борынгылар гасырлар буе искәртә килгән. “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”. Яки “Татлы тел иясенә бал ашатыр, татсызы таяк ашатыр”. Халыкның сынамышлары, мәкаль-әйтемнәре сүз дигән хикмәт белән бик сак булырга өнди дә... Йә, кайсыбыз борынгылардан акыл-үрнәк алып, сакалны сыйпап, дәшми генә утыра соң бүген?! Сөйләшәбез, бәхәсләшәбез, юкны-барны сөйләнәбез... Кайчак урынлы-урынсыз, кирәксә-кирәкмәсә дә карганабыз хәтта ки, тел сөяксез, ни сөйләмәс, дип җаваплылыктан качарга омтылабыз. Авыздан чыккан бер сүз кырык кешегә җитәр, диләр. Әмма ләкин яхшы-яман сүзнең хәтта ки язмышларны үзгәртергә сәләтле икәнен кемнәр генә белә дә, кайсыбыз гына сүзен үлчәп сөйләве белән мактана ала. Гәрчә, “Таш ташны ярыр, яман тел башны ярыр”, “Кеше сүзе кешене үтерә” дигән әйтемнәрне һәммәбез дә акыл савытына күптән салып куйган бит...
   
Уйламыйча, телдән ялгыш ычкынган яисә уйнап кына әйткән сүзнең дә киң җиһанда яңгыраш табуы һәм яхшы-яман булып үзеңә кире әйләнеп кайтуы, киләчәкне программалаштыру көченә ия булуы хакында дөнья галимнәре күп төрле тәҗрибәләр үткәреп инанган. Әйткән сүзне юкка гына аткан укка тиңләмиләр. Димәк, кемгәдер тия, яралый, җәрәхәтли ул. Күңелне генә түгел, тәнне, әгзәләрне дә! Чынында, ничек сөйлибез, шулай яшибез.
   
Немец психотерапевты Носсрат Пезешкиан тән авыруларын китереп чыгара торган сүзләр булуын ачкан. Шуларны зарарсызландыру ысулларын эзли башлаган. Вакытлар үтү белән галим, җимергеч сәләткә ия булган сүзләрне һәркем диярлек, һәрхәлдә күпчелек уңга-сулга чәчүен ачыклаган. Югыйсә, чир-сырхауларны программалаштыра торган сүзләр алай ук күп тә түгел, әмма без алардан саклануга әһәмият итмибез икән. Шуңа күрә алар тәнгә үтеп керә, савыгырга ирек бирми. Галим андый сүзләргә органик-тереклек сөйләме дигән атама бирә.
   
Әлбәттә, татарча алар башка төрлерәк яңгырый, әмма асыл мәгънәсе шул ук: органик сөйләмнең кешенең орган-әгъзаларына турыдан-туры тәэсире бар. Андый җөмлә, сүзләрне без бик яхшы беләбез. Тик аларның җимергеч көче хакында уйланмыйбыз гына. Куркыныч, җимергеч көчкә ия энергия бик көчле. Сау-сәламәт кешене дә чиргә сабыштыра ала икән. Иң кызыгы, андый гыйбарәләр шул кадәр оста яшеренгән ки, гап-гади, зарарсыз тоелган моң-зарның никадәр хәвеф китерүе хакында уйлап та тормыйбыз.
   
Җимергеч сүзләрнең кайберләре: сабыр канатларым сынды, сабыр итәалмам инде; башым каткан; эчтән мине нидер кимерә; өзгәләнәм, эч поша; Башымны ашыйлар инде болар; үзәк бәгыремә үтте (кемдер, нидер); бугазга пычак салалар; аркага пычак кададылар; күрәсем дә, ишетәсем дә килми берсен дә; җанымны алалар; канны кайнаттылар; колак итемне ашыйлар; төкерәм һәммәсенә; туйдырдылар; гарык булдым; бер кабарлыгым калмады; дер калтырап торам; муенга менеп атландылар, күңелне кайтардылар;үтерәләр болар мине; кычытмаган җирне кашый; бугазга басалар; тын алырга ирек бирмиләр;
   
... Ә хәзер икеләнми шуны әйтергә була: җимергеч сүзләр кулланырга яратучы кеше конкрет авыруны үзе программалаштыра. Шуннан соң бу чир тамыр җибәрә. Андый-мондый чир түгел, нәкъ менә тел белән әйткәне.
   
Ни гаҗәп, чиргә сабыштыра торган сүзләр үзләре дә шул рәвешле сөйләшүче сөйләмендә ныгый, тамыр җәя. Әмма максаты бүтән аның: авыруга таруы хакында хәбәр бирү, кисәтү түгел. Ә бәлки чиргә ныгырга ярдәм итү икән. Бу аңлашыла да: сөйләмнең мөстәкыйль программасы –үзе булдырган нәрсәгә булышу ич. Немец галиме һәм аның ярдәмчеләре меңәрләгән  авыруларны күзәтеп, гаҗәеп кызыклы нәтиҗә ясаган. Әгәр дә сез үз сөйләмегездә еш куллана торган сүзләрне анализлап, сәламәтлекне какшата торганнарын билгеләсәгез, ярты эш эшләнгән дип исәпли аласыз. Ышаныгыз, сөйләмегездәге җимергеч сүзләрне ачыклагач, алардан котылу юллары да аныклана. Тотылган каракны фаш итү кыен түгел бит. Ә җимергеч сүзләрдән котылсагыз, чир дә чигенәчәк.
   
Кайсы сүзләр һәм гыйбарәләр  чиргә этәрә соң? Менә кайберләре: Косасы килә; бугаздан гарык; күңел кайтты – нерв авыруларына ишарә; өстә йөк булып тора; җилкәгә менеп атландылар – остеохондрозга; нидер буа, тормышны агулый; үз-үземә хуҗа түгел; үләселәр килә – онкологиягә; үз-үзеңне ашау; мыскыллы сүзләр әйтү; кемнедер күрәалмау – ашказаны җәрәхәте китереп чыгара; Бөергә таш утыргандай; көч юк; үләрдәй булып арыдым – урология авыруларына; йөрәк ярыла; йөрәккә кадалды; йөрәккә якын алу – инфаркка; кычытмаган җирне кашый; тиресе калын – тире авырулары, аллергиягә; баш ярыла; мием череде; баш чатный – мигрень, һава торышына бәйлелек; канымны эчәләр; канны сыгалар; кан тамырларына, үзәгемә үтте – кан авыртуларына, аллергиягә; йөри-йөри аяксыз калдым; аксап-туксап бара; табаннар кызыша – көзән җыеруга, тамырлар тартышуга; сабыр итәалмам инде; түземлегем бетте; эссе капты – гипертониягә; күзем күрмәсә иде; карарга куркыныч; күреп туйган – күз авыруларына; ишетәсем дә килми; әйтмә дә; дәшмә; шаулама – саңгыраулануга; җенем котыра; калтырата; күңел болгаткыч – депрессиягә.
   
Мондый сүз-гыйбарәләрнең кемгә атап әйтелүе мөһим түгел, хикмәт шунда:  сезнең авыздан чыккан сүз чиргә әйләнеп, үзегезгә үк әйләнеп кайта. Моннан котылу юлы бармы? Иң әүвәл сөйләмегезне “сөзәргә” өйрәнегез. Әлбәттә, махсус әзерлексез килеш моны эшләү җиңел түгел. Янәшәдәгеләрнең сөйләменә ныграк колак салыгыз. Якыннарыгыз нинди җимергеч сүзләрне кызганмый сибәләр икән? Акыл өйрәтергә тотынмагыз. Үгет-нәсыйхәт бирергә алынгансыз икән, моны кемне дә булса үпкәләтми, рәнҗетми генә дә эшләп була бит. Әдәпле, нәзәкәтле итеп әйткән сүз генә хәтергә кереп калучан. Аннан, һәркемнең үз сөйләм рәвеше. Моны да онытырга ярамый”...
   
Язмада  “Зынҗыр – богау сүзләр” дигән бүлекчә бар.
   “Иң күп таралганы: “Миннән бу эш барып чыкмас яки моны мин булдыра алмам”, -- дип, үз-үзенә ышанмау, сәләтең булуга шикләнү. Шуның белән бу җөмлә иясе үз алдына киртә куя. бер урында таптана һәм эшлекле сыйфатларын эшкә җигә, мантый алмый. Бу гыйбарәдә нинди мәкер яшеренгәнен белмибез генә. Югыйсә, Ходай бар кешеләрне дә тигез, тумыштан сәләтле итеп яраткан бит. Ә теге яки бу эшне майтара алына шикләнү, икеләнү ул Кодрәт иясенә ышанмау, димәк, зур гөнаһ була икән.
   
“Булмый миннән”, “булдыра алмыйм”, “моңа көчем җитмәс”, “миннән тормый”, “җаваплылыкны өстемә ала алмыйм”, “каян булсын инде ул бездә”... Болар барысы да табигать тарафыннан тәгаенләнгән бурычыңны үтәмәскә саллы сәбәп кенә. Ә менә татарстанлылар шигаренә әйләнгән “Без булдырабыз!”, чынлыкта, гаять зур көчкә ия икәненә күпләр инанды инде.
   
“Мин моңа лаек түгел!”. Монысының бурычы бүтәнрәк. Гадәттә, мондый гыйбарәне яратып кулланучылар бер урында тормый, алар эштә, гыйлем җыюда үсә, үзгәрә, тырыша. Алар яшәү мәгънәсен, тәмен хезмәттә таба, җаваплылыктан курыкмый торган “эш атлары”. Ләкин “мин лаек түгел” дип өсләренә ишелергә мөмкин булган дан-дәрәҗә, матди байлыкка киртә куялар. “Әле вакыты җитмәгән”, “миннән генә торамыни...”, “кем соң мин улкадәр” – тыйнаклык билгесе кебек тоелса да, бу сүзләр сезнең файдага түгел.
   
“Теләмим, әмма мәҗбүрмен” – безнең иң яраткан сүзләребезнең берсе түгелме икән? “Шулай кирәк”, “мин тиеш”, “проблема” сыман сүзләрне дә мәкерле дип атарга була. Көненә ничә тапкыр без шул сүзләрне кабатлыйбыз, бүтәннәрдән ишетәбез. Аларның асыл мәгънәсе хакында уйламыйбыз да. Шул сүзләрнең борчуга салуын, гел бурычлы булу шатлык түгелен әллә белмибез... Әллә алар үзләре безне ычкындырмый, телдән тартып тора?
   
Зынҗыр сүзләрнең тагын берсе: “мөмкин түгел”...
   Зынҗыр сүзләрдән ничек котылырга? Әйдәгез, кара исемлек булдырыйк та, безгә алга атларга, максатка ирешергә комачаулаучы сүзләрне шунда теркәп куйыйк. Күренә торган җиргә, әйтик, суыткыч ишегенә беркетеп атна-ун көн тотсак, җитәр. Аннан алып ыргытырга да була. Әмма алар күз алдында торганда баш, зиһен эшли – димәк, котылу мөмкинлеге бар...”.
   
Шушында язмадан аерылып торып, күзне ял иттерү мөмкинлеге бар түгелме? Без дә “Сөембикә”нең укучылары бит. Аның авторының бу  акыллы киңәшен тотып, без дщ исемлек-сүзлекне дәвам иттерик: салкын, моңсу, караңгы, төшенке, күңелсез, боек, үлем, үтерү, зәһәр, зәхмәт, зәмһәрир, яра, яман, җәрәхәт,  биздерү, усал, куркыныч, әрәм булу;
   
Гел кул астындагы   Г.Тукайның мирасына да күз салыйк:  “Кабахәт”, “бәдбәхет”, “җүнсез” кеби бик ямьсез ат алсаң... ялгыш тайсаң, кер вә тап, таш күңелле, кайгы, моң вә аһ, җәза, гөнаһ эш, яшрен эш, җәзалау камчысы, тилмерү, моң-зар, эчтән тын, (...га, 163 б.).
   
Шушы арада менә якташым шагыйрә Гөлүсә Батталованың “Бер йотым бәхет” китабын укыганда тамгалаганмын: сират, кара козгын, ялган битлек, зәгыйфь иман, ятим, ят куллар, үз-үзеңнән бизеп, таптап үтү, рәнҗү, тарайтканнар ызанын, богауланган горурлыгы, кыргый, этлек эшләү, шайтан, таш бәгырьле,үтне сытар ялган, тышауланган хисләр, сугыш урлаган, авыр эш, аямаган олы-кечесен, тол ә калдырган, ятим иткән, мәхшәр, кырау төште; язлар соңарды; төсләр тонык; язмышны мең каргап (108 б.); яшьлек юләрлеген каргап; ә мин юләр көтәм әле; (парлы сүзләрнең компоненты: буп-буш урам; кап-караңгы кара көз (117 б.); шомлы бушлык  ; иза чиккән; язмыш камчысы; күңел инде кырык ямаулы;
   
Язмадан аерылып тын алуыбыз байтакка сузылган икән. Мондый сүз-гыйбарәләр артыгын куерып китсә татар кешесе аларга ризасызлык белдереп, үзенә бер атама таккан: “ник сүгенәсен! ди.
   
Сүгенү сүзе – әлеге тискәре мәгънәле лексика рәтендә. Ул сүз генә дә түгел, бөтен бер тискәре күренеш тә. Үзенә аерым язма сорала бугай.
                                Илдар Низамов,
                        филология фәннәре докторы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.02.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»