поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.02.2021 Мәдәният

Илһам Шакиров премиясе: җиңүчеләр акчалы да, медальле дә булачак

Илһам Шакиров репертуарын башкаларга җырларга ярыймы? Премия лауреатларын киләчәктә ничек сайлаячаклар, аларга нинди таләпләр куела? Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясендә спикерлар әнә шул сорауларга ачыклык керттеләр.

Премиягә кемнәр лаеклы дип табылды?
 
Дамир Нотфуллин, Татарстан мәдәният министры урынбасары:
 
– Хатын-кыз һәм ир-ат тавышы дигән номинацияләр профессиональ җырчыларга караса, халыкчан номинациядә һәвәскәрләр катнаша. Чит өлкәләрдә яшәүче җырчылар да үз көчләрен сынап карады. Премия кандидатларын карау берничә этаптан торды.  Илһам Шакиров премиясенә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, үзешчән җырчы, бөек җырчының энесе Флер Шакиров лаек булды. Аларга премияләр 15 февральдә – Илһам Шакировның туган көнендә тапшырылачак.
 
Җырчыларга нинди таләпләр куела?
 
Айдар Фәйзрахманов,  Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе:
 
– Илһам абый үзе исән чакта ук шушы премияне булдыру теләгебез бар иде. Ниһаять, бу изге ниятебез Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән гамәлгә куелды. Без бу премияне булдырып, татар халкының яшәү рәвешен һәм сәнгати дөньяда фикер йөртүен берникадәр барлыйбыз. Әлеге бүләккә лаек булырга тиешле җырчыларның, беренче чиратта профессионалларның, җырлау сәләтләре югары булырга тиеш. Илһам абый үзе ничек – шулай. Шул ук вакытта ул җырчылар халыкчан, татар моңын киң тамашачыга җиткерүчеләр дә булырга тиеш. Дөрес, төрле фикерләр булырга мөмкин, алга таба да төп максатыбыз – лаеклы җырчыларны сайлап алу.
 
Премиянең символлары
 
Кадим Нуруллин, Татар дәүләт филармониясе директоры:
 
– Лаек булучыларга алтын йөгертелгән медаль, диплом, акчалата бүләк тапшырылачак. Бу бүләк әһәмияте буенча Тукай премиясеннән кала, икенче урында тора. Әлеге премия ике елга бер тапшырыла. Алга таба халыкчан башкару номинациясе буенча нигезләмәгә үзгәрешләр кертеләчәк.
 
Татарча сөйләшмәгән башкаручылар бу премиягә лаекмы?
 
Кадим Нуруллин:
 
– Без бүләкне тел сафлыгы өчен бирәбезме, башкару осталыгын бәялибезме? Игътибар итсәгез, беренче ике номинация профессиональ сәнгатькә карый. Анда исә, яшерен-батырын түгел, төрлесе бар. Эстрадада да шул ук хәлләр.  Үзенең нәрсә турында җырлаганын аңламаучылар да бихисап. Ул тел белмәүгә генә бәйле түгел. Илдән, туганнарыннан аерылуны 18–20 яшьлек барыбер аңламаячак, чөнки ул аны кичермәгән. Сорауга әйләнеп кайтсак, миңа калса, бу очракта беренче урында тел мәсьәләсе тора алмыйдыр…
 
Айдар Фәйзрахманов:
 
– Илһам абый премиясен булдыру – җыр сәнгатендәге проблемаларны берникадәр хәл итү өчен бит инде. Татарча сөйләшә алмаган кеше татар җырын барыбер җиренә җиткереп башкара алмый. Чөнки аның халәте татар рухына туры килергә тиеш. Әлбәттә, алга таба уйланырга нигез бар. Тел белү шулай ук исәпкә алынырга тиеш.
 
Илһам абый репертуарын башкарырга кем лаек?
 
Кадим Нуруллин:
 
– Мине бу мәсьәлә күптән борчый. Күзәтеп барган булсагыз, без Илһам абыйның туган көнендә ел саен концерт оештыра идек. Бер елны концертны Илһам абый репертуарыннан төзедек. Ул чакта Илһам абый да исән иде әле. Беләсезме, 15 ел дәвамында үткәреп килгән концертларның иң начары шушысы булды. Чөнки җырчылар, ничек кенә алсак та, барыбер Илһам абый кебек җырлый алмады… Быел да режиссерга, Илһам абый репертуарына тукталмасагыз иде, дип теләгемне әйтеп куйдым. Илһам абый ул берәү генә. Аны кабатларга мөмкин түгел. Һәр җырчының яраткан, аны таныткан җыры була. Менә шуларны башкарсыннар.
 
Айдар Фәйзрахманов:
 
– Илһам абый репертуарына кагылмаска, дигән фикер белән бик килешмим. Беренчедән, киң тамашачыга, шулай ук җырчыларга да, Илһам абый репертуарын җырламагыз, дигән таләпне без куя алмыйбыз. Биш елга да, биш айга да, биш көн яки биш сәгатькә дә андый чикләү кертергә хакыбыз юк. Без бит «татар телендә ун минут кына сөйләшмисез» дип чикләү кертә алмыйбыз. Бу мәсьәлә дә нәкъ шуның төсле. Җырласыннар Илһам абый җырларын, бөек җырчы халыкка кайтарган җырларны да онытырга ирек бирмәсеннәр. Ул җырларны Илһам абыйга кадәр дә башкарганнар бит. Бик кызганыч, Илһам  абыйдан «Карурман» җырын кайдан алып җырладың дип сорамаганмын. Беренче Бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшкән татарлар да «Карурман» җырын башкарганнар. Аларның тавышлары Татарстанга әйләнеп кайтты. Мин ул җырны тыңлап, өйрәнеп, татар халкына яңадан кайтардым. Шуңа күрә яшьләр дә, балалар да җырласыннар дигән фикердә торам. Премиягә килгәндә, ул Илһам абый җырларын җырлаганга гына бирелми. Ул – җырчының башкару осталыгына, иҗатына бәя. Дөрес, оригиналны беркем дә уздыра алмый, анысы  бәхәссез.
 
Премия филармония җырчыларына гына биреләме?  Илһам Вәлиев ни өчен премиягә лаек булмады?
 
Кадим Нуруллин:
 
– Нәрсәдер эшлисең икән, сорау яки проблема килеп чыгуы табигый.  Ә бит кандидатларны ике этаптан торган жюри карады. Анда продюсер Рифат Фәттахов та катнашты һәм сәнгатьнең төрле өлкәсендәге шәхесләр үз бәясен бирде. Минемчә, бу –  демократик юл белән хәл ителгән мәсьәлә. Мин яңабаштан тавыш бирсәк тә, нәтиҗәләр шушындый ук булачак дип уйлыйм.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.02.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»