|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2021 Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов "ШАЯН ТВ"да кунакта булды (ФОТО)Билгеле булганча, 2018 елның 12 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы шартларда татар телендә тәүлек әйләнәсе эшли торган беренче балалар телеканалын эшләтеп җибәрде. Бүген исә, ике елдан соң, республика Президенты янә «ШАЯН ТВ» студиясенә кунакка килде. "Шушы вакыт эчендә каналыбыз үсте, камилләште, төрле казанышларга һәм җиңүләргә ия булды. Эфирга дистәләгән проект һәм йөзләгән мультсериал чыкты. Әле кайчан гына, камера күргәч, оялып торган балалар - хәзер үз эшләренең осталары һәм каналның хуҗалары! Бу көн «ШАЯН ТВ» телеканалы тарихына зур вакыйга булып кереп калыр. Нихаять, бөтендөнья татар балаларына ясаган олы бүләге өчен Рөстәм Нургали улына рәхмәт белдерергә, аны үзебезнең уңышлар, яңа проектлар белән таныштырырга җай чыкты", дип хәбәр итә "ШАЯН ТВ". Президентның игътибарын аеруча телевизион блогерлар мәктәбе җәлеп итте. Рөстәм Миңнеханов үзе дә социаль челтәрләрдә шактый актив. Аның инстаграмдагы шәхси сәхифәсен 530 меңнән артык кеше күзәтеп бара.
--- |
Иң күп укылган
|