|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2021 Хәвеф-хәтәр
Казан янында ике машина юл бүлә алмаган, берсе металл өеменә әверелгән (ФОТО)
«Шевроле» автомобиле, Татарстан юлында «ГАЗель» белән бәрелешкәч, металл өеменә әверелгән. Авария бүген Казан – Яшел Үзән юлында булган. Әлеге аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, юл һәлакәте Казан – Яшел Үзән трассасында булган. Биредә «ГАЗель» фургоны һәм Түбән Новгород өлкәсе номерлары куелган «Шевроле» автомобиле юлны бүлешә алмаган.
Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, «ГАЗель» исә юлга аркылы баскан.
«Җиңел автомобильнең йөртүчесен ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып китте. Аның куллары җәрәхәтләнгән иде», - дип ачыклык кертте авариянең шаһитлары.
--- |
Иң күп укылган
|