|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2021 Җәмгыять
"Вакцинация ясарга мәҗбүр итәләр""Газ системасында эшләүче якыннарыбыз исеменнән шалтыратам. Аларга вакцинаны мәҗбүри ясаттыралар. Алай булырга тиеш түгел бит? Укол кадатмаучылар антитәнчекләр булганлыкка белешмә алып килергә тиеш икән. Анысын ясату 2 мең сум тора. Акча каеру өчен эшләнгәнме соң бу?!" - дип язалар Арчадан. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Рания САБИРОВА:
— Вакцина ясату мәҗбүри түгел, теләк буенча гына эшләнелә. Безгә бу мәсьәләдә зарланган мөрәҗәгатьләр килмәде. Аларны кабул итәргә әзербез. Шалтыратучылар белешмәләрен, оешманы күрсәтсә, ни өчен болай мәҗбүри эшләүләрен тикшерә алабыз.
--- |
Иң күп укылган
|