|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2008 Аш-су
ЛӘЙЛӘ ДӘҮЛӘТОВА: «4-5 ЕЛ ИНДЕ ҮЛӘН ЧӘЕ ЭЧӘМ»Ничек туклануың турында сөйләшик әле, дип “Адәм белән Һава” тапшыруы алып баручысы Ләйлә Дәүләтованың кесә телефонына шалтыратам. “Мин хәзер өйдә, тәмле итеп балык кыздырдым, кил”, — диде ул. Ләйлә бик үзенчәлекле кеше булып чыкты. Баллы, майлы ризык ашамый, пешкән яшелчәне бөтенләй күралмый, сөт эчми, соңгы вакытта яшел, кара чәй, кофедан да баш тарткан. Күңеленә үлән чәе хуш килә икән. Килеп керүгә үк мине табын артына дәште. Яңа сыгылган сок эчәргә тәкъдим итте. — Әфлисун, кишер, алма, лимонны сок чыгаргыч аша чыгарам, — диде Ләйлә. — Кайвакыт кызыл чөгендер белән мүк җиләге дә кушам. Ул сок бик файдалы. Аны иртән ач карынга эчәргә кирәк. Яисә гадәти су эчү мәҗбүри. Шәхсән мин сусыз тора алмыйм. Көнгә 3 литр эчәмдер, мөгаен. Миңа ис һәм тәм бик каты тәэсир итә. Казанга килгәч, хлорлы суга ияләшә алмадым. Хәзер, Аллага шөкер, сатып алам. Һәм башкаларга да шуны киңәш итәм. — Ләйлә, ни өчен үлән чәе эчәргә булдың? — Кара чәйне сөтсез эчәргә ярамый, диләр. Ә мин сөт яратмыйм. Яшел чәй кан басымымны төшерә. Шуңа күрә 4-5 ел инде үлән чәе эчәм. Супермаркетта аның төрле тәмдәгеләре сатыла. Өемә кеше килсә, тәкъдим итәргә чәйнең карасы да, яшеле дә бар. — Өстәлеңдә чикләвек күп икән. — Мин аны килолап сатып алам. Әйбәтләп юам да, духовкада киптерәм. Өстәлемдә hәрвакыт чикләвек, бал һәм яңа сыгылган сок тора. Тынычлап йоклар өчен ятар алдыннан бал кабам. Менә бүген йоклап булмады. Иртәнге дүрткә хәтле шигырь яздым. Күңелдә шигырь туса, аны язмыйча йокыга китәрмен димә. — Бу балыкны ничек кыздырдың? — Иң элек балыкны салкын суда яхшылап юам. Эчен-тышын чистартам, турыйм. Бер тәлинкәгә он, икенчесенә тоз-борыч, балык тәмләткече салам. Шунда балыкны манып алганнан соң, кызган майлы табага тезәм. Табаның өстен капларга һич ярамый. Берничә минут эчендә балык әзер була. — Ләйлә, син бик аз ашыйсыңдыр? — Кәефем яхшы булганда бер атна ач торган кеше кебек тукланам. Бәрәңге, кыздырган тавык, каз итен суган, сарымсак белән бик тәмләп ашарга мөмкинмен. Янына алкогольсез сыра да куям әле. Ә борчылсам, бөтенләй тамактан калам. Көне буе ач тору сәламәтлеккә зыянлы икәнен белеп, мәҗбүри ашыйм. Фигураны саклау өчен ашыйм димме инде... — Бер дә тазармыйсың. — Быел бераз арттым. Элек кием размеры 42-44 иде, хәзер 44-46. Сыланып торган чалбарларым ярамый башлады. Баллы ризык ашамавым да тазармауга сәбәптер. Кечкенә вакытта хәлвә бик ярата идем. Граммлап кына бирә торган чор. Ләкин безнең гаилә ишле булгач, бервакыт кибетче миңа аны бер кап тоттырды. Юл буе ашап кайтып маемлаганым истә. Шуннан соң баллы, майлы ризыктан биздем. Аннан соң өйдә вакытта гел биим, сикерәм. Җәй көне еш су коенам. Кышын чаңгыда, тимераякта шуам. — Алайса, сиңа тазару янамый инде? — Олыгайган көндә мин дә әти-әнием кебек уртача гәүдәле булырмын дип уйлыйм. Кыяфәтләре ягыннан алар бер-берсенә бик охшаш. Ир-ат таза, хатын-кыз нәфис булырга тиеш, дип, әти мәрхүм гел әйтә иде. Күп хатын-кыз диета тоту белән мавыга. Шулай сәламәтлеген какшата. Кеше сәламәт чакта гына матур. Ә саулык ашаудан башлана. Студент вакытта гастрит белән авырдым. Ике ай дәвамында көн саен иртән ач карынга бер чәй кашыгы сырганак мае эчтем. Шулай гына ашказанымны дәваладым. Мин уколдан бик куркам. Табиблар янында дерелдәп төшкән сабый баланы хәтерләтәм. Әтием беркайчан да сәламәтлегеннән зарланмады. Кинәт I группа инвалидына әйләнде. Шул вакытта мин чирле тормышның нинди булуын күрдем. Ул тормыш түгел, яшәү өчен көрәшү, көн үткәрү иде. Шуңа күрә булган гомерне сау килеш бәхетле үткәрергә кирәк. — Сәламәтлегеңнән зарланмыйсыңмы? — Бик еш хәлем бетә. Фотога төшү, экранга, сәхнәгә чыгу күп энергияне ала икән. Шуңа күрә өй, кесә телефоннарымны сүндереп, туйганчы йокларга тырышам. Аның каравы көндез бер генә минутымны да бушка әрәм итмим. Хатын-кыз күпме генә бизәнсә дә, йокысы туймаса, арыган булып күренә. — Син файдалы ашларга өстенлек бирәсең төсле тоела. — Чипсы, шоколад ише әйберләр ашап йөри торганнардан түгелмен. Кыздырган ризыкларны да сирәк ашыйм. Кеше бәрәңгене майда кыздыра, ә минем ул парда пешкән кебек килеп чыга. Табага 1 стакан су, 1-2 аш кашыгы үсемлек мае, туралган бәрәңге салам. Тоз өстим дә, өстен каплап пешерәм. Бәрәңгене февраль аена кадәр ашарга тырышам. Аннан соң аның витамины калмый, диләр. Суыткычның туңдыру камерасында hәрвакыт фарш бар. Эшкә киткәндә алып куям, кайтуыма ул җеби. Фрикаделькалар ясап, аш пешерәм. Токмачлы ашка караганда күбрәк коры шулпа эчәргә яратам. Мин сирәк пешерәм, әмма бик тәмле килеп чыга. — Кафеларда гына ашыйм, дип әйтергә телисеңме? — Теләгән ризыкны супермаркеттан сатып алам. Кайвакыт берәр нәрсә ашыйсы килмәс микән дип, ризыкларга карап торам, шулай бер әйбер алмыйча чыгып киткән чаклар да була. Минем тәмләп ашаганны күрсә, әни бик шатлана. — Әниең сине нинди ашлар пешереп көтә? — Бервакыт кайтсам, ике тавык пешергәннәр. Монысы — безгә, монысы — сиңа, ди әни. Минем тавык яратканны белеп шулай иткәннәр (көлә). — Авылга кайткач, ашарга пешерәсеңме? — Элек тортка хәтле пешердем. Бераз көеп китсә, бу негр тортымы әллә, дип абыйлар көлә иде. Хәзер мин авылда кунак. Җиңгиләрем сыйлый. — Ләйлә, син гаиләдә төпчек баламы әле? — Әйе, дүрт абыем бар. Алар белән үскәнгәдер инде, ир-атның холкын яхшы беләм. Үземдә дә чын ирләр холкы. Балачакта машина, танк белән уйнадым. Велосипедта, мотоциклда йөрдем. 9 нчы сыйныфта укыганда кул көрәштерү буенча мәктәптә хатын-кызлар арасында беренче урын алдым. Иртән, мәктәпкә барыр алдыннан өйне җыештырып куй, дип, абыйларым өйрәтте. Бүген табак-савыт юмый эшкә киткәнем юк. Минемчә, хуҗабикәнең өендә hәрвакыт саф һава, ә үзе чиста киемнән булырга тиеш. Кайсы ир-атның пычрак өйгә, кыяфәтсез хатын янына кайтасы килсен?
Ит, яшелчә сатып алганым юк, абыйларым китерә, диде Ләйлә. Кара ипи түгел, өстенә майонез ягып, батон ашый. Көнбагыш, сохари яратуын искәртте. Суыткычының туңдыру камерасында һәрвакыт пилмән бар икән. Сәламәтлеккә файдалы булган тагын бер әйберне әйтте Ләйлә, ул — ашау өчен чыгарылган диңгез тозы. Бөтен кешегә дә шуны кулланырга киңәш итте.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|