поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.09.2010 Мәдәният

ТАТАР КИНОСЫ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР

Өч өлкәдә бөтен кеше «белгеч» диләр: бала тәрбияләүдә, дәвалануда һәм кинода. Бала һәм сәламәтлек кебек, кино да һәрчак янда гына. Тырналган аякны, бака яфрагы ябып, табипсыз гына дәвалыйбыз бит әле, шуның кебек, видеокамераңны кабызып нәрсәнедер төшереп аласың да «үз Санта-Барбараңны» карыйсың, янәсе. Әмма без бүген видеокамерасы булган «киночылар» турында түгел, чын кино турында сөйләшербез.

Язма монтажланып бетмәгән фильмны хәтерләтсә, авторны ачуланырга ашыкма, укучым. Татар киносы турында уйлануларым – өзек кадрлар. Чөнки татар киносы әлегә үзе дә шул хәлдә бит әле…

 

Тукай киносыз калырмы?

 

Быелгы яз татар киносы өчен хәерле хәбәр китергән иде – «Тиздән Тукайның 125 еллыгына Рабит Батулла язган сценарий буенча яңа фильм төшерелә башлаячак», – диде «Татаркино» дәүләт учреждениесе директоры Владимир Батраков. Зур масштаблы проектка тотынуыбызга бер сөенсәм, әлеге эшнең танылган кинорежиссер Илдар Ягъфәровка тапшырылуына икенче кат сөенгән идем. Ул тотынса, һичшиксез, башкарып чыгачак… Әмма, «Проект заморожен», – диде Илдар соңрак. Сәбәп – акчада. Чөнки тарихи фильм өчен «Бибинур»га яки «Бөркетләр»гә бирелгән 30 миллион сум гына җитми, әлбәттә. Хәер, аның 30 миллионы да «Мине алыгыз!» дип кычкырып ятмый бит әле. «Тукай» фильмының хәлләре турында кызыксынгач, ТР Мәдәният министры Зилә ханым Вәлиева өметләрне кисмәде кисүен. «Бибинур» һәм «Бөркетләр» фильмнарындагы кебек, бу киноның да күпмедер өлеше Мәскәүдән финанслану мөмкинлегенә ышаныч белдерде. Ул сөйләшү май башларында булган иде. Әлегә эшнең тиз генә кузгалып китә алмавы кызганыч… Әмма, нигәдер, гаҗәп түгел. Бездә бөтенесе майлаган кебек барса, гаҗәбрәк булыр иде. Ел саен кинога дип бирелә торган 9 миллионлык бюджетыбыз да быел 4 миллионга калды лабаса.

 

Әйе, татар киносы турындагы сүзнең гел акчага килеп төртелүе гаҗәп түгел – энтузиазм белән ерак китеп булмый. Чыгымнар дигәннән, бер кызык мисал. Татарстан киносы белән кызыксынучы буларак, очраклы рәвештә бер кинопремьерага эләккән идем. КДМСУ тәмамлаган яшь режиссер Антон Болотов үзенең кыска метражлы өйрәнчек фильмын тәкъдим итте. Автор фильмы категориясеннән булган бу иҗади эшнең эчтәлегенә һәм сыйфатына кагылмыйк, анда – авторның кәефе. Ул энтузиастлар тарафыннан эшләнгән булуы белән кыйммәт. «Ике ай буш вакытыгыз, 20 мең сум чамасы акчагыз һәм көчле теләгегез булса, шундыйрак эш килеп чыгарга мөмкин», – дигән иде Антон. Әмма андый чыгымнар белән диплом фильмы төшереп булса да, артыгын сикереп булмый. Хәер, Илдар Ягъфәров барын да чыгымнарга гына сылтап калдырмый. Проблеманы артык катлауландырмыйча: «Бөтен аппаратура үзебездә бар, идея булганда, кино төшерү зур чыгымнар таләп итми», – ди. Үткән ел ул «Брелок» исемле кыска метражлы фильм төшергән иде. Аны былтыр «Алтын мөнбәр»нең Татар киносы көннәрендә дә конкурстан тыш карау мөмкинлеге булды, быел фильмы белән Каннга барып кайтты. «Нинди уйлар белән кайттыгыз?», – дип шалтыраткач: «Эшләргә, күбрәк кино төшерергә кирәк!» – диде. Илдар әле яңа фильмы өчен сценарий сайлау белән мәшгуль. Кыскасы, Тукай киносыз торса да, Ягъфәров эшсез тормаячак.

 

* * *

 

Дәүләт карамагындагы үз киноиндустриясе булмаган, нигездә энтузиастлар эшенә генә корылган татар киносының проблемалары күп. Әйе, сүз дә юк, кино ул зур акчалар сорый торган сәнгать. Әмма эш акчада гынамы соң?

 

ВГИК дипломына ия профессиональ сценарист, «Дилемма», «Бөркетләр» һәм башка бик күп фильмнарга, «Шүрәле» мультфильмына сценарийлар язган талантлы кызыбыз Айсылу Хафизовага шалтыраттым.

 

 – Кинобыз булмауның бердәнбер сәбәбе – бюджеттан акчалар бүленмәү генәме, әллә башка сәбәпләр дә бармы?

 

 – Киноиндустрия барлыкка килсен өчен күп факторлар бер юнәлештә эшләргә тиеш. Күз алдына китерә аласызмы: әйтик, бездә «КамАЗ» кебек автогигант юк, ди. Бары тик йөк машиналары ясый белгән һәм аларның «Париж-Дакар» кебек халыкара раллида җиңәчәгенә ышанган кешеләр бар ди. Алар запчастьләрдән хәтта машиналар да җыеп карыйлар ди. Татар киносы хәзер шундый хәлдә. Республикада милли (дәүләтнеке булган дип аңларга кирәк) кинематография барлыкка килсен өчен киноиндустрия үсеше программасы булырга тиеш. Ул программада барлык чыгымнар һәм керемнәр исәпләнергә, Татарстан хөкүмәте белән генә түгел, Россия Федерациясенең мәдәният ведомстволары белән килешенүләр булырга тиеш. Могҗиза булып шундый программа кабул ителсә, аны тормышка ашыру өчен кимендә ун ел вакыт кирәк булачак. Икенче юл – интернеттан кино темаларына конкурс игълан ителә. Тавыш бирү юлы белән ел темасы билгеләнә. Икенче конкурс сценарийны һәм режиссерны билгели. Параллель рәвештә татар киносы өчен халыктан акча җыела. Ягъни, халык үз киносын үзе төшерә. «Бу ике идея дә – утопия», – диде Айсылу. Дәүләт органнарында эшләгәннән соң (ТР Мәдәният министрлыгы, «Татаркино»), татар киносының утопия икәнлеген аңлаганга күрә, бөтенесенә кул селтәп Татарстаннан читтә тормышка ашырылучы халыкара проектларга күчтеме икән әллә бу талантлы кызыбыз? Урланган сценарийлары өчен дә тавышланып тормыйча: «Сәдәкам булсын!» – дип кенә куйды. Айсылу югалмас анысы. Шулай да, бер мәгълүм фильм герое әйтмешли: «За державу обидно». Хәер, соңгы яңалык – Айсылу быел җиң сызганып Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыру эшләренә катнашып йөрде. Безнең үз белгечләребез үзебезгә бер дә артык түгел...

 

* * *

 

Ярый, глобаль проблемалардан гадирәкләренә күчик. Быел февраль аенда гына Төркиядә Төрек дөньясының IV халыкара кино көннәре үтте. Анда Татарстаннан дүрт фильм – «Бибинур», «Бөркетләр», «Бабай» һәм «Өч аяклы ат» катнашты. Фильмнарны тәкъдим итәргә Мәскәүгә күченеп киткән продюсер Светлана Бохараева (ул заманында «Госкино»ны җитәкләгән З.Бохараевның кызы, «Бибинур» фильмының продюсеры), «Татаркино»ның баш белгече Рәйсә Сабирова һәм «Бөркетләр»дә уйнаган танылган артистыбыз Равил Шәрәфиев барган. Гафу итегез, сезгә ничектер, ә миңа, баручыларның һәммәсен бик хөрмәт иткән хәлдә дә, исемлек сәеррәк булып тоелды. «Өч аяклы ат»ының Истанбулга китүен Нурания Җамали белми дә калган, «Бөркетләр» дә Рамил Төхфәтуллиннан башка гына барып кайткан, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Матуров та хәбәрсез-нисез генә исемлектән сызылган. «Киноинтригалар»га мисаллар тагын да табарга мөмкин. Әмма «Былтыр кысканга быел кычкырып» маташу егетлек түгел. Аннары келәм асты уеннары безнең милләтнең генә үзенчәлеге түгел, ул бөтен җирдә дә бар. Тик киноиндустрия җайга салынса, аны яралгыда килеш бүлгәләп бетермәбезме, дип борчылып куйдым.

 

* * *

 

Инде киностудия проблемасына тукталыйк. «Кино булырга, бездә аның базасы юк», – дибез. Булса яхшы инде, әлбәттә, әмма кино булдыру өчен мәҗбүриме соң ул киностудия? Фильмның 30-40 проценты гына павильоннарда төшә ләбаса. «Күпләр студия кирәк, диләр. Ярар, зур акчалар белән без ул студияне төзедек ди! Анда берничә фильм төшердек ди. Ә бит ул студияне тоту өчен дә зур акчалар сорала», – дип, рациональ фикерли кинорежиссер Илдар Матуров. Әйе шул, проект булса, финанслар табылса, башкалар базасына барып та төшереп була бит милли кинобызны. Күпләр шулай итә. Әнә, икешәр кинофестивале булган Ханты-Мансиның да киностудиясе юк. Аңа карап киносыз тормыйлар. Зурдан кубып җыенып та барып чыкмаган ул киностудиягә кем әйтмешли күптән «кар яуган». Шунлыктан артыгын баш катырмыйча, киноларыбызны башкалар базасында гына төшерә башласак, яхшырак булмасмы?

 

* * *

 

Ә менә белгечләрне тәрбияләргә тиешбез – монысы кичектергесез мәсьәлә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кино сәнгате кафедрасы эшли – монысы яхшы. Бүгенге көндә кино буенча беркемнең дә Мәскәүдә укымавы гына кызганыч. Хәер, быел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә танылган кинорежиссер Илдар Ягъфәров үз төркемен җыйды: ул кинорежиссерлар укытачак. Бюджет хисабына Казанда алты кинорежиссер әзерләнәчәк.

 

* * *

 

Проблемалар исемлегенә татар фильмнарының тамашачысы мәсьәләсен дә кертергә кирәктер. Бер уйлаганда, Михалковның иң зур бюджетлы, галәмәт көчле рекламаланган фильмы да «янганны», безнең милли өйрәнчек фильмнарны кем карасын?! Шул бер үк татар тамашачысы театрларга һәм эстрада концертларына да җитешми бит әле. Әмма әлегә проблеманың монысына кагылмый торыйк. Иң яхшысы – эшләнгән эшләребезне барлыйк.

 

* * *

 

Кызганыч, быел нәфис фильмнарыбыз белән мактана алмыйбыз. Ә менә документаль фильмнарыбыз бар. Татарстан электән үк көчле документалистлар белән дан тоткан. Соңгы бер-ике дистә елда ул белгечләрне эш белән тәэмин итә алмыйча, читкә таратып кына харап була яздык. Хәзер, Аллага шөкер, әйбәт кенә документаль фильмнар төшерелә. Алар – дәүләт заказы. Чыгымнары да күп түгел, бюджетлары кечкенә. Быелгы документаль фильмнарның күбесе Бөек Җиңүнең 65 еллыгы хөрмәтенә әзерләнде. «Фатих Кәрим» (Рәмис Нәҗмиев), «Моя линия фронта» (Илдар Матуров), «Восьмиузорное полотенце» (Әнвәр Габдрахманов) – шундыйлардан. «Татаркино» аларны зурлап, премьера итеп тәкъдим итә алды. Апрель – май айларында алар кинотеатрларда еш күрсәтелде.

 

Сүз башым Тукай иде – бөек шагыйребезне зурлап кино төшерергә тотына алмасак та, аның әсәрләре буенча мультфильмнар эшләнеп ята. Сыйфат турында сүз әйтә алмыйм – күрмәдем. Әмма өметләр зурдан.

 

Җәйнең күңелле хәбәре – Рамил Төхфәтуллин чын вакыйгаларга нигезләнеп «Алтын шимбә» исемле фильм төшерә, хәзер монтажлау процессы бара. Афәрин!

 

* * *

 

Моннан берничә ай элек кинорежиссер Рәмис Нәҗмиев шалтыратты: «Тиз генә бер документаль фильмны тәрҗемә итеп бир әле», – ди. Җиңел генә «Ярар!» дисәм дә, эшли башлагач аңладым – шактый катлаулы икән ул. Иң куркытканы – әле бит фильмны караган кешеләр гаепләрен дә табачаклар! Алар гына түгел, үзем дә 1001 кимчелеген күреп алачакмын. Әмма соң булачак…

 

Кыскасы, нәрсәдер эшләгән кешене сүгүе генә рәхәт икән ул. Ә үзең эшләп карагач… Ә шулай да, эшем нибары 20 минутлык документаль фильмны тәрҗемә итү генә булса да, милли кинобызга өлеш кертә алуыма үзалдыма горурланып йөрим. «Безнең ике мең еллык әдәбиятыбызда кино төшерерлек вакыйгалар тулып ята, – дигән иде хөрмәтле язучыбыз Рабит ага Батулла. – Аларны экраннарга чыгару өчен бары тик үз режиссерларыбыз, операторларыбыз, актерларыбыз гына кирәк. Минем бик күп әзер сценарийларым бар. Алар ТР Мәдәният министрлыгында да, «Татаркино»да да ята… Милли кинобызны бар итү өчен һәркем кулыннан килгәнне эшләргә тиеш...»

 

P.S.: Кинорежиссер Рәмис Нәҗмиев төшергән «Фатих Карим. Воин. Поэт» исемле документаль фильм Казан мөселман киносы фестивалендә дә катнашачак. Уңышлар телик аңа.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 9 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»