поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.02.2021 Җәмгыять

"Сагынып сөйләрлек итеп яшисе килә"

Якташларымның тормышы күз алдымда уза. Авылның бер башында бала туса, икенче башында кемнедер җирлиләр. Шатлыклы вакыйгалар да, моңсулары да янәшә - тормыш шундый бит ул, берни дә эшләп булмый. Куанычлы хәбәрләр күбрәк, әлбәттә. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә авылыбызның аксакалы Хәйдәр Фәләх улы НИизамиевка 80 яшь тулды.

Урамдагы градусник 30 градусны күрсәтүенә карамастан, Хәйдәр аганы юбилее белән котларга ашыктым.
 
Зур, нык итеп төзелгән өй, пөхтә йорт, каралты-куралар бу өйдә уңган-булган хуҗа белән хуҗабикә яшәгәнен күрсәтеп тора. Мине якты йөзле хуҗалар каршы ала. Бу авылдашларымны яхшы белсәм дә, күптән күрешкән юк иде. Чын күңелдән шатланып очраштык, чөнки бер ел буе дөньяны баскан рәт чире аркасында кеше күрергә тилмереп яшибез. Түргә узып хәл-әхвәлләребезне сорашып туйгач, Низамиевларның тормыш йомгагын да сүтеп җибәрдек.
 
- Еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый, - дип башлады сүзен хөрмәтле аксакалыбыз. - Артыңа борылып карасаң, озын гомер юлы үткәнеңне күреп хәйран каласың. Бигрәк лә тиз уза икән ул гомер! Шулар заяга узмаганмы, Ходай биргән гомерне юкка яшәмәгәнменме, дигән уйлар килә. Барлый башласаң, яшьлек елларына кайтып килгәндәй буласың. Тормышта төрле хәлләр булгандыр инде, тик менә кешеләргә явызлык, начарлык кылганымны хәтерләмим…
 
Хәйдәр Фәләх улы игенчеләр нәселеннән. Ул гомере буе үз авылын, туган җирен хөрмәт итеп яшәде. Бу турыда аңа бирелгән күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары сөйли. Медальләре дә байтак аның. “Алтын кеше” дип аталган медале генә ни тора?! Хәйдәр аганың хезмәт биографиясе дә, тормышы да тик туган авылы Иске Ярмәк белән генә бәйле.
 
- Сугыштан соң авылда ир-атлар аз иде. Күбесе сугышта һәлак булган яисә хәбәрсез югалган, кайсылары әле кайтып та җитмәгән. Кайтканнарының да күбесе имгәнгән, авыру. Шуңа күрә бөтен авырлыклар хатын-кыз, балалар җилкәсенә төште инде.
 
Миңа да үсмер чагымнан Нәгыймулла абый Мингалимов белән үгезләр җигеп сабан сөрергә туры килде, Бибинур апа Каюмова-Бәдретдинова белән атлар җигеп сабан сөрдек. Ул елларда колхоз кырларын үгез, атлар белән генә сөреп чәчә идек. Тора-бара МТСлар барлыкка килде, колхозларга тракторлар, комбайннар бирә башладылар. Урак өстендә без, малайлар, комбайн копнителеннән салам төшереп тора идек…
 
Шулай итеп, Хәйдәр, олылар белән беррәттән, иген урган, җир сөргән. Ачлы-туклы яшүсмер балалар тәүлек буена ялсыз, йокысыз эшләгәннәр. Яше җиткәч, Хәйдәр Низамиевны армиягә алалар. Ул Германиядә өч ел хезмәт итеп кайта һәм, Камышлы машина-трактор ремонтлау станциясендә укып, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Әле яшь булуына карамастан, шул ук елны урак өстендә ирешкән уңышлыклары өчен Мактау грамотасына лаек була. Гомумән һәр эшкә дә күңел биреп, тырышып эшли, гомере буе алдынгылар рәтеннән төшми. 16 ел буена стогомет белән салам, печән эскертләре өеп тора, кышын ферма мичләрен яга, язга чыгу белән “Алтай” тракторында кыр эшләренә керешә. Ә бер елны район күләмендә беренче урынны алгач, “Һөнәр остасы” дипломы һәм премия белән бүләкләнә.
 
Хәйдәр Фәләх улы эш батыры гына түгел, спорт батыры да. Ул милли көрәш, гер күтәрү буенча да авыл данын район һәм өлкә күләмендә күтәргән батыр. Ә шигырьләр язуы ни тора? Сәхнәгә менеп җырлап җибәрсә, моңсызлар да тынып кала. Хәзер инде ул моңлы итеп Коръән сүрәләре укый. Менә шундый ул безнең авылның хөрмәтле аксакалы. Аның белмәгән эше, күрмәгән әйбере юк. Өлкән яшендә булуына карамастан, барысыннан да хәбәрдар, теләсә кем белән теләсә нинди темага гәпләшә ала. Яшерен-батырын түгел, кирәк булса, турыга ярып әйтеп тә бирә ала. Аның кебекләр турында зыялы, туры сүзле кеше, диләр.
 
Хәйдәр ага 1980 елдан бирле авыл зиратын карап, тәртипкә салып торды. Быел гына бу дилбегәне яшьләр кулына тапшырган. Мәчеттә, авылда нинди генә чара үтсә дә, оештыру эшләрендә катнаша һәм иганәче буларак та ярдәм күрсәтә.
 
Хәйдәр Фәләх улының гаилә тормышы да тәртиптә. Хатыны Гакыйләгә - таянырлык ир, балалар хөрмәтенә ия булган әти һәм бабай ул. Гакыйлә Нуретдин кызы кебек тыйнак һәм тырыш авыл хатынының тормыш рәвешенә сокланмый мөмкин түгел.
 
Тормышта шулай да була: Гакыйлә апаның да беренче никахыннан ике улы, Хәйдәр абыйның да ике баласы бар. Шул балаларны үстереп, укытып, башлы-күзле итеп тормыш юлына бастырганнар алар. Хәзер өй тутырып бөтен балалары, оныклары, туган-тумачалары әби-бабай йортына җыелалар, барысына да якты йөз, тәмле аш-су әзер. Каенана-каената да олы картлыкларына кадәр алар кулында яшәгән, Гакыйлә апаның әнисе Миннехисал әбине дә, апасы Гандәлибә апаны да алар тәрбияләгәннәр, олы кадер-хөрмәт белән соңгы юлга озатканнар, хәзер инде Коръән сүрәләре укып, яхшы сүз белән искә алып торалар. Низамиевлар авылдашларына, күршеләренә дә ныклы терәк, киңәшче һәм ярдәмче.
 
- Баксаң, алмачуар атым гомер юлымның ахырына җитеп бара икән. Тагын күпме гомерем буласын Ходай үзе генә белә. Дөньяда матур итеп, изге эшләр кылып, сагынып сөйләрлек итеп яшисе килә, – ди әңгәмәдәшем.
 
Гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап яшәгән менә шундый гади һәм эшчән кешеләр бизи авылымны. Тормышның, туган җиренең кадерен белеп яшәүче тынгысыз олпат затка һәм тугры хатынына ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, иминлек телисе генә кала.
 
Автор фотосурәте.

Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 08.02.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»