|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2021 Җәмгыять
Миниатюр эшләнмәләр остасы Фоат абый Закиров: “Бушка биргән әйбернең кадере юк икәнен аңладым” (ФОТО)Чаллы шәһәрендә яшәүче Фоат Закиров кызыклы кул эшләнмәләре ясый. Мәчет макетлары, агачтан сувенирлар, татар тарихын чагылдыручы миниатюр формалар. Быел 3 апрель көнне Фоат абыйга, Аллаһы боерса, 70 яшь тулачак. Аның матур эшләнмәләре белән “Матбугат.ру” укучыларын таныштырабыз. Фоат Закиров тумышы белән Саба районы Сабабаш авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, Саба урман хуҗалыгына урман кисәргә эшкә кергән ул. Аннан 2 ел армия. Шуннан соң яңадан урманчы булып кергән. Соңрак техник лесовод. 1977 елда Чаллыга киткән. Бу әйбеләрне шунда ясый башлый ул.
“Беренче эшләремне 15 ел элек Лесхоздагы Урман музеена алып кайтып бүләк иттем. 30лап эш иде, - дип сөйләде Фоат ага “Матбугат.ру” хәбәрчесенә, - Минем эшләнмәләр - татар авылының тарихы. Хәзер авылларда бетеп бара торган эш кораллары. Аларны үзем белән эшләгән, хәзер инде вафат булган урманчыларның рух шәрифләренә дога булып ирешсен иде дип атап кайтардым”.
Фоат абыйның бераз үпкәсе дә бар икән. Еш кына аның эшләнмәләрен ябык шкафларда тоталар, кешегә бик күрсәтмиләр ди. Имеш, балалар ватып бетерә. Еш кына өске киштәләргә куялар, озын буйлы кешеләр генә күрерлек.
“Бушка биргән әйбернең кадере юк икәнен аңладым”, - диде Фоат абый бераз үпкәләп. Хуш, без аның матур кул эшләнмәләрен интернетка чыгарыйк. Монда аны бик күп кеше күрер, озын буйлысы да, тәбәнәге дә.
--- |
Иң күп укылган
|