|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2021 Шоу-бизнес
Индива әни булганҖырчы Индиваны югалткан булсагыз, без таптык. Шушы көннәрдә әни булган ул. Бу турыда инстаграмда үзе хәбәр итте. РКБда 1 февраль көнне уллары туган. Котлыйбыз! Игелекле бала булсын. Әти-әнисенә шатлыклар гына китерсен. Индиваны инстаграмда нибары 8,5 мең кеше генә укып бара. Бу аңлашыла да. Ул анда бөтенләй дә актив түгел. “Матбугат.ру” игътибар итүенчә, соңгы посты узган елның 27 ноябрендә эленгән. Кыш килгәнгә сокланган ул. Инде кышның озатыр вакыт җитте, Индива. Хәзер җырчының инстаграмы бөтенләй сүнәр инде, чөнки бала карыйсылары бар. Ә, бәлки, киресенчә, бәби тәпиле фотолар белән ямьләнеп, активлашып китәр. Фото: instagram.com/indiva_indiva
--- |
Иң күп укылган
|