|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2010 Җәмгыять
ҮҖӘТ ШӘКЕРТЛӘРДӘН КЕМНӘР ЧЫГА?Физика укытучыбыз барометр ярдәмендә бинаның биеклеген билгеләү хакындагы мәсьәләсе белән шаккатырган иде. Сыйныфташлар арасында мөгаллимне канәгатьләндерерлек чишелеш вариантын тәкъдим итүче «кырлы баш» малайлар да табылды. Ялган тыйнаклык күрсәтеп тормыйм инде: андый малайлар арасында мин абзагыз да бар иде. Ярты гасырдан артык вакыт узгач кына мәсьәләнең бик «озын сакалы» булганын ачыкладым («пәрәвез»гә рәхмәт яусын!). Йөз елдан да элегрәк бер студент, шаяртыптыр, бәлки, шул ук мәсьәләнең физикага һич катнашы булмаган чишелеш вариантын тәкъдим итә: бинаның түбәсеннән барометрны озын бауга бәйләп җиргә тигәнче төшерәсең дә бауның озынлыгын үлчисең. Имтихан алучы студентка «икеле» куярга җыена. Ләкин студент ризалашмый, «бишле» даулый. Арбитр итеп укытучының бик абруйлы хезмәттәшен чакыралар. Ике якны да тыңлагач, ул физиканы файдаланган җавап әзерләр өчен студентка алты минут вакыт бирә. Әмма тегесе һаман кәгазенә берни язмаган килеш утыра. «Җиңелүегезне таныйсызмы инде?» дип сорагач, студент болай ди:
– Юк, миндә чишелешнең берничә варианты бар, иң шәбе кайсы икән дип аптырап утырам.
– Йә, берәрсен әйтеп карагыз әле.
– Барометрны түбәгә алып менәсең дә җиргә ыргытасың, аның очыш вакытын мәгълүм формулага куйсаң, барометрның нинди озынлыктагы юл узганы килә дә чыга.
Бу җаваптан соң имтихан алучы үзенең җиңелүен таный, әмма студент тагын берничә ысул барлыгын да әйтә әле. Мәсәлән, кояшлы көнне барометрның биеклеген һәм күләгәсе озынлыгы белән бинаның күләгәсе озынлыгын үлчисең. Охшаш өчпочмаклар ярдәмендә пропорция чишеп, бинаның биеклеген билгелисең. Катлаулырак ысул да бар: бауга бәйләп маятник ясыйсың да, шул маятникны аста һәм түбәдә чайкалдырып, авырлык көче тизләнешенең аермасы буенча биеклекне исәплисең.
Арбитор үҗәт шәкерттән:
– Гади чишелешне белмисезмени соң? – дип сорый. Җавап мондый була:
– Беләм, әмма мәктәп һәм колледжларда бер генә калыптан сөрелгән фикерләүне таләп итүләрдән күптән гарык инде мин.
Үҗәт шәкертнең исеме – утыз җиде яшендә үк Нобель бүләге алачак (1922) Нильс Бор. Арбитры да кем бит әле бу бәхәснең: Бордан ундүрт яшькә генә олырак һәм бу иң данлы бүләккә шулай ук утыз җиде яшендә ия булачак Эрнест Резерфорд.
Ким ШАКИРОВ |
Иң күп укылган
|