|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2021 Җәмгыять
Икмәк эчендә алтын балдак тапканБашкортстанда Дәүләкән шәһәре кешесе урындагы кибеттә икмәк сатып алган һәм аны Уфа районындагы дустына биргән. Соңыннан ир икмәкне кискән һәм анда 583 пробалы алтын балдак тапкан. Ул аны законлы хуҗасына кайтарырга булган. Аллаһка шөкер, алтын хуҗасы табылган. Арытаба ачыклануынча, ул пекарня эшчесе булып чыккан. Хатын-кыз смена башланыр алдыннан балдагын салып куйган булган, ә эш барышында ялгыш аны камырга төшереп җибәргән.
Балдак хуҗасының сүзләренә караганда, ул аны камыр арасында эзләгән булган, әмма таба алмаган. Ул балдакны кире үзенә кайтарачакларына ышанмаган да.
Иң мөһиме - бу хәлдә намуслы кешеләрнең табылуы.
--- |
Иң күп укылган
|