|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2021 Мәдәният
"Татаркино" "Без - кырык беренче ел балалары" фильмына реквизитлар эзли«Татаркино» оешмасы танылган татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре буенча яңа фильм төшерергә җыена. Әгәр сез фильмны төшерүдә үз өлешегезне кертергә телисез икән, реквизитлар белән ярдәм итә аласыз - бүгенге көндә киного реквизитлар эзләү дәвам итә. “Без шул еллардагы реквизитларны эзлибез. Костюмнар, киез итекләр, телогрейка, дәфтәр, көндәлек, дәресләк, каләм һәм башка бик күп шул заман әйберләре кирәк. Безгә ярдәм итүчеләр булса, шат булыр идек”, ди “Татаркино” оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова. Сюжет буенча, вакыйгалар сугыш чорында бара. “Без — кырык беренче ел балалары” повестенда Бөек Ватан сугышы чорында балаларның педагогия көллиятендә белем алуы тасвирлана. Сугыш елларында укырга килгән гади авыл балалары бик күп авырлыкларга дучар була. Алар алган белемнәренең киләчәктә кирәк булачагын тулаем аңлыйлар, шуңа күрә тырышып укыйлар. М.Мәһдиев повесте бу яктан хәзерге заман яшьләренә яхшы үрнәк булып тора.
--- |
Иң күп укылган
|