поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.02.2021 Киңәш-табыш

Мәет җирләү күпмегә төшә?

Без барыбыз да шунда барасы. Бары тик бер-беребездән гомер озынлыгы белән генә аерылабыз. Кемдер матур картлык кичереп китә, ә кемнеңдер гомере бик иртә өзелә. Ничек кенә булса да, кешене соңгы юлга озату мәшәкате аның якыннары җилкәсенә төшә. Ә бу, әлбәттә, чыгымнар сорый. Бүген мәет җирләү күпмегә төшә соң? «ВТ» хәбәрчесе әнә шуны ачыклады.

Авыл һәм район үзәкләрендә
 
– Шәригать буенча караганда, кешенең дөньядан ахирәткә күчүе барыбызга да килә торган вакыт, – ди Татарстан Диния нәзарәтенең мәетләр җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Мингәрәев. – Адәм баласы вафат булгач, аны соңгы юлга озату бурычы иң якыннарына йөкләнә. Бу кешелеклелек бурычы гына түгел, ә дин буенча да шулай. Якыннары, туганнары булмаганнарның мәчеткә яки моргка, гадәттә, күршеләре мөрәҗәгать итә. Андый чакта, әлбәттә, җирләүне оештыру буенча мәчетләрдә дә булышабыз.
 
Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин безгә аңлатуынча, шәһәр һәм бистә зиратлары барысы да район администрациясе карамагында. Авылларда исә каберлекләрне мәхәллә мәчетләре чистартып, тәртип саклап тора, мәетләрне җирләүне дә ул оештыра.
 
– Моңа кадәр бу мәсьәләдә сорау тумаган иде, тик замана шаукымы безгә дә бераз кагыла башлады кебек. Эш шунда ки, районыбыздагы зур авылларның берсе булган Норлатта менә шушы мәсьәлә буенча бераз тавыш чыгып алды. Анда эшмәкәрләр зиратларны үз карамакларына алып, акча эшләмәкче булалар икән, дигән сүзләр таралды. Ләкин андый нәрсә халык ризалыгыннан башка эшләнелә алмый. Икенчедән, авылларда җир һәрвакыт бушлай бирелде, моннан соң да шулай булачак. Закон нигезендә, җирле үзидарә карамагындагы җирләрне сату мөмкинлеге каралмаган. Ә инде кышын кеше таба алмаганлыктан, җирле үзидарә кабер казучыларны чакырту бурычын үзенә алды. Бу хезмәт түләүле, әлбәттә. Тормыш булгач, төрле хәл була бит. Мәетләрне Казаннан да, башка җирләрдән дә кайтаралар. Авылда кабер казырга якыннары булмаганнар читтән кеше чакырта башлады, – диде Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.
 
Татарстан Диния нәзарәтенең мәетләр җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Мингәрәев:
 
– Коръән, җеназа укыган өчен дип, дини вазыйфаларга тариф кую һәм акча алу дөрес әйбер түгел. Шулай ук мәет өйдә юылган очракта да акча алынмый. Бу Аллаһы ризалыгы өчен эшләнергә тиеш. Дөрес, кешегә бүләк буларак сәдака бирергә була. Ул исә һәр кешенең мөмкинлегеннән һәм теләгеннән чыгып тәкъдим ителә. Ә инде мәет юу өчен бүлмәләрне куллану, аны машинага алып чыгышу кебек хезмәтләр өчен акча сорауның гаебе юк.
 
Мәет юуга килгәндә, хәзрәт әйтүенчә, тормыш үзгәрү белән бергә монда да яңа кагыйдәләр, тәртипләр барлыкка килгән.
 
– Гомер-гомергә мәетне якыннары, туганнары юа иде. Читтән кеше китерү кебек күренеш юк иде. Бетте ул чаклар. Хәзер беркемнең дә мәеткә тотынасы килми, – ди мөхтәсиб. – Чөнки ул догасын да, тәртибен дә белми, мәеттән шикләнә дә. Шуңа күрә хәзер шәһәр мәчетләрендә мәет юучылар барлыкка килде. Аларга эш хакын без түләмибез, ә мәрхүмнең якыннары бирә. Беркемнең дә гел-гел Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә йөрисе килмәс. Моны гаепләп тә булмый, чөнки ул – кешенең эш хакы. Якыннары булмаган очракта, шундый ук тәртипне авылларда кертүнең дә гаебе булмас. Хәзер барлык моргларда да мәетләрне юа башладылар. Моның өчен 4 мең сумнан артык акча алалар. Без моннан бик канәгать тә түгел, чөнки мөселман булмаган кеше бу эш белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Мондый җаваплы эшне чит кешеләргә кайтарып калдыру бер дә дөрес булмас. Шәригать кануннары буенча, хатын-кызны – хатын-кыз, ир-атны ир-ат юарга тиеш.
 
Хәзрәт әйтүенчә, шәһәрдә бер кешенең хезмәте 1–1,5 мең сум итеп билгеләнгән. Гадәттә мәетне ике кеше юа. Яшел Үзән шәһәрендә кабер казып, җирләп бирү исә уртача 8–10 мең сум тора. Моннан тыш, кайбер кешеләрнең зиратка күтәреп барырдай, йортның өске катыннан төшереп, машинага урнаштырырдай туганнары да юк. Бу очракта да читтән кеше ялларга туры килә. Әлеге хезмәт гадәттә 3–4 мең сум тора.
 
– Кеше дә үзгәрде хәзер. Элеккечә күмәкләшеп, бер-беренә булышып яшәгән, мәрхәмәтле халык кими. Авыл рухи, әхлакый яктан бетеп бара. Халык күп яшәгән авылларда тәртип бар әле ул. Күмү эшләрен ничек тә оештыралар. Ә менә 200ләп кешесе булган авылда юк инде бу. Халык бер-берсен матур итеп, хөрмәтләп соңгы юлга озатсын иде. Авылдаш, күрше-күлән, хезмәттәшләрне озатып калсак, үзебезгә дә савап язылыр, – ди Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.
 
Шөкер, күрше күршене олылаган, туган туганны кайгырткан район үзәкләре һәм авылларыбыз да бик күп. Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та: «Балтач районында кабер казырга, мәет юарга кеше таба алмыйча йөргәнебез юк», – ди.
 
– Бу мәсьәләдә авыл халкы бердәм безнең. Районда да шулай ук. Якыны булмаганның да күрше-күләне, авылдашы бар бит. Без аны барыбер бергә җыелып, матур итеп озатабыз. Шөкер, бу яктан проблемаларыбыз юк. Аш уздырасы булганда да, я күршеләре үткәрә, яки мәчеткә килеп булса да, сәдакасын биреп китә. Һәр мәчетнең мәет юа торган абыстайлары бар. Һәркемнең дә аңа йөрәге җитмәскә мөмкин бит. Бу – гадәти хәл. Төп юучыга туганнары ярдәмләшергә теләк белдерсә дә, бер сүз әйтмибез, әлбәттә, – диде Җәлил хәзрәт.
 
Ритуал хезмәтләр авылга килеп җитте 
 
Мәетләрне җирләү мәсьәләсенең төрле районнарда төрлечә булуын Рамил хәзрәт Мингәрәев тә инкарь итми.
 
– Соңгы вакыттагы вазгыятькә бәйле рәвештә, чыннан да, кайбер авылларда халык җыелырга курка, шикләнә, – ди ул. –  Пандемиягә кадәр дә кайбер авылларда кешеләр мәет җирләргә җыелмый иде. Гадәттә, ул авылда яки өлкәннәр генә калган була, яки мәрхүмне озату халыкның эш вакытына туры килә. Мондый чакта аның туганнары төрле ритуал хезмәтләр күрсәтә торган оешмаларга мөрәҗәгать итеп, кабер казучылар чакыра. Бу очракта авылның мәчете һәм имамы булса, халыкка аңлату эшләре алып барырга кирәк. Әлеге мәсьәлә имамнан да тора торгандыр. Шул ук вакытта халкы бердәм булып, каберне казып, әзерләп куйган авыллар да бар. Ләкин хәлләр акрын-акрын гына барыбер ритуал хезмәтләрдән файдалануга таба бара. Күп җирдә каберне шәһәрдән кайткан профессиональ казучылар әзерләп бирә.
 
Ритуал хезмәтләр районнарда да эшли башлаган. Мәсәлән, Арчада шундый оешма бар. Лаеш, Кукмара районында да бу эш белән кызыксыну бар икән. Башкалага якын булган районнарда яшәүчеләр исә Казандагы үзәкләргә мөрәҗәгать итә.
 
Билгеле булганча, мәетләрне җирләү яхшы оештырылсын өчен, мөселманнарга ярдәм итү нияте белән мөфтият карамагында мөселман ритуал хезмәте эшли башлады. Хезмәткәрләр халык белән тәүлек буе элемтәдә. Кеше вафат булган очракта, якыннары 203-57-07 номеры буенча шалтырата ала. Төн булса да, хезмәткәрләр урынга барып, барысын да аңлата.
 
– Шулай ук районнарда мөселман казучыларыбыз, автокатафалк, кәфенлек цехыбыз бар. Боларга, әлбәттә инде, оешмалар акча сорарга хаклы. Моның беренчел максаты акча эшләү түгел, ә мөселманнарга ярдәм итү. Зиратларда җир өчен түләү дигән нәрсә юк. Эшчеләргә кабер казу һәм, кирәк булган очракта, мәетне төшереп күмәргә ярдәм иткән өчен билгеле бер түләү каралган. Бу – гадәти хәл, – диде Рамил хәзрәт.
 
Казанда
 
Казанда мәетләрне соңгы юлга озата торган дәүләти һәм шәхси ритуал хезмәтләр эшли. Алар биредә бик күп. Монда исә чын-чынлап бизнес кайный. Мәрхүмнәрне җаның ничек тели, шулай соңгы юлга озатырга була. Бәяләр дә бик төрле.
 
– Бездә мәетләрне җирләүгә әзерләү уртача 15 мең сумнан башлана. 23 мең, 40 мең, 70 мең сумлык хезмәтләр дә бар. Мәсәлән, ләхет тактасы – 2000, мәет юу – 2000, юу бүлмәсе арендасы – 3000, кәфенлек – 1500, колаша – 500, юу өчен носилка – 1000, җирләү өчен носилка 500 сум тора. Якыннарын бик зурлап озатырга теләүчеләр дә очрый. Алар инде 237 мең сумнан артык түли. Мәетләрне юабыз, кирәк икән, мулла чакырабыз, җирләү өчен барлык кирәк-яракны әзерлибез. Мәрхүмне зиратка кадәр хезмәткәрләребез озата бара. Безнең хезмәтләргә кабер казу кермәгән. Анысын инде һәр зиратның администрациясе белән сөйләшергә кирәк булачак. Хәзерге вакытта иң арзан җир Курган зиратында, – диде бер ритуал хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәре.
 
Берничә зиратка шалтыратып, кабер казу бәяләре белән дә кызыксындык. Сүз уңаеннан, Казанда 34 зират бар. Әңгәмәдәшләребезнең фикер сөрешеннән аңлавыбызча, хәзер күпчелек кешене узган ел гына ачылган Курган зиратында җирлиләр.  Дөрес, зират администрациясенең һәркайсы телефоннан гына бәяләр буенча мәгълүмат бирүдән баш тартты. «Мондый сөйләшүләр бары тик күзгә-күз карап кына алып барыла», – диделәр. Шулай да, эзләнә торгач, бәяләрне бераз чамалау мөмкинлеген таптык. Кабер казу тарифы аның тирәнлегенә карап бәяләнә икән. Җирне бер метр казу җәй көне – 1500, кышын 2500 сум тора. Киндери зиратында, мәсәлән, кабер казып, җирләп бирү – 22, ә Арча зиратында 50 мең сумга төшә, ди.
 
Ни генә дисәк тә, мәрхүмне кадерләп соңгы юлга озату авылда да, шәһәрдә дә бушлай эшләнә торган эшләр түгел. Авыл җирендә дә кабер казучысына да, мәет юучысына да, җеназа укучыга да, мәетне саклап төн чыккан кешегә дә сәдака бирелә. Билгеле инде, шәһәрдә чыгымнар күпкә күбрәк. Шулай да якыннарны, авылдашларны, күрше-күләнне читтән кеше яллап озатуга калмасын иде. Зур-зур авылларда да мәрхүмне озатырга, кабер казырга килүче кеше юк, дигән сүзләр сагайтып кына калмый, шомландыра да. Соңгы юлга сәфәр чыккан якыннарны кадерләп-хөрмәтләп озатырга насыйп булсын иде, дип телик.
 
Якыннарын җирләү мәшәкатьләрен үз өстенә алган кешеләрнең күпчелеге моның өчен дәүләттән пособие түләнүен белми дә. Узган ел аның күләме 6 124,86 сум иде. Пособиене мәрхүмнең үлеменә алты ай узганнан соң рәсмиләштерергә кирәк.
 
Бу ярдәмне алыр өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
 
– Вафат булган кеше пенсиядә булган булса – Пенсия фондына.
 
–  Вафат булган кеше эшли торган булган булса – эш бирүчегә.
 
– Вафат булган кеше пенсиядә булмаган һәм эшләмәгән булса – социаль яклау бүлегенә. Шулай ук бала үле туган очракта да, әлеге дәүләт оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
– Вафат булган кеше иминиятләштерелгән булса – Социаль иминиятләштерү фондына.
 
– Хәрби кеше вафат булган очракта, военкоматка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта түләү күләме аерыла.
 
Кирәкле документлар: пособие алачак кешенең паспорты; гариза; үлү турында белешмә һәм таныклык; вафат булучының хезмәт кенәгәсе яки мәшгульлек үзәгеннән белешмә; вафат булучы белән туганлыкны раслаучы документ (язылышу турында таныклык, туу турында таныклык яки башка берәр документ); вафат булучының пенсия таныклыгы яки пенсия билгеләнү турында Пенсия фондыннан алынган белешмә; вафат булучының теркәлүен раслаучы документ; уку йортыннан белешмә һәм акча күчерер өчен реквизитлар.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.02.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»